Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Ришат Төхвәтуллин: «Хыянәт аша үтәргә туры килде»

Ришат Төхвәтуллин инстагрмында өр яңа җырын тәкъдим итте. Һәм үзе тормышында булган хәл турында сөйләде.

«Үз гомеремдә миңа бик күп авырлыклар, сынаулар һәм хыянәт аша үтәргә туры килде. Бер миндә генә түгел инде ул, күп кешедә шулайдыр. Иң авыр минутларда бик зирәк кеше миңа: «Сиңа аяк чалучылар күп булыр. Беркайчан да үзеңнән һәм кешеләрдән өметеңне өзмә! Таш белән атканга, аш белән җавап кайтар» — дип киңәш бирде. Шул киңәшне истә тотып, мин әле дә үз юлымнан тайпылмыйча ныклы адымнар белән алга барам! Иң мөһиме мин яраткан, күңелемә якын эш белән шөгыльләнәм һәм ихластан аяк чалучыларга тик яхшылык телим! Берсенә дә ачу сакламыйм.

 

Реклама

Бу җырым да шул хакта…» — ди җырчы. 

Фото: скриншот инстаграм

tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев