Саба дулкыннары

Ришат Төхвәтуллинның әти-әнисе: “Шул көннән улыбыз үзен кулга күтәртеп кенә йөртә башлады” [+фото]

Ришат Төхвәтуллин эстрадабызга язгы ташкын кебек ургылып килеп керде. 2008 елда "Дуслык моңы" конкурсында тәүге тапкыр зур сәхнәгә чыккан Ришатның иҗатын тамашачы башта "БСТ" каналы аша зәңгәр экраннарга чыккан - "Гәлсәр сандугач" проекты, аннары "ТНВ"да күрсәтелүче Р. Ваһапов фонды фестиваль-концертлары һәм башка бихисап музыкаль проектлар-бәйгеләр аша күзәтеп барды. Хәзер инде...

Ришат Төхвәтуллин эстрадабызга язгы ташкын кебек ургылып килеп керде. 2008 елда "Дуслык моңы" конкурсында тәүге тапкыр зур сәхнәгә чыккан Ришатның иҗатын тамашачы башта "БСТ" каналы аша зәңгәр экраннарга чыккан - "Гәлсәр сандугач" проекты, аннары "ТНВ"да күрсәтелүче Р. Ваһапов фонды фестиваль-концертлары һәм башка бихисап музыкаль проектлар-бәйгеләр аша күзәтеп барды.

Хәзер инде тамашачы Ришатның мөстәкыйль концертларына йөри алу бәхетенә ия. Аның кабатланмас моңлы тавышын тыңларга яше дә, карты да бик теләп килә. Кайсы гына төбәктә оештырылса да, концертлары зур аншлаг белән уза. Билетлар ик-өч көн дигәндә үк сатылып бетә.

Бу популярлыкның сере нидә? Кабатланмас моң чишмәсенең башы, чыганаклары кайда? Әби-бабалары, әти-әнисе, туганнары кемнәр? Әнә шул сорауларга җавап табу уе мине Ришатның туган төбәгенә - Туймазы районының Карамалы-Гөбәй авылына китерде дә инде.

Карамалы-Гөбәйгә баруым Ришатның Башкортстан буйлап гастрольләрдә йөргән чагына туры килде. Шунлыктан, туган йортында әтисе Айрат Сөләйман улы, әнисе Розалия Нурулла кызы, абыйсы Ренат белән генә түгел, турыдан-туры аның үзе белән дә әңгәмәләшергә мөмкинлек туды. Алты сәгатьлек әңгәмә барышында Ришатның тормыш һәм сәнгать юлы белән бәйле моңа кадәр билгеле булмаган бик күп фактлар һәм детальләр ачыкланды.

Бу әңгәмә Ришатның тормыш һәм сәнгать юлы белән кызыксынучы бер генә кешене дә битараф калдырмас, аның иҗатына булган кызыксынуны тагын да арттыра төшәр, дип ышанам.

Венера МӘҖИТОВА (ары таба В. М.): - Һәр чишмәнең үз чыганагы, үз башы була. Ришат талантының да, чишмәләрнеке кебек үк, үз чыганаклары бардыр. Аның җыр-моңга сәләте кемнәрдән килә, моң чишмәсенең башы кайларга барып тоташа? Иң тәүдә шул сорауны бирим әле сезгә, Розалия Нурулла кызы һәм Айрат Сөләйман улы?

Моң чишмәсе чыганагы

Розалия Нурулла кызы: - Улыбызның җыр-моңга сәләте әби-бабайларыннан ук килә. Әнием Галимә дә, әтием Нурулла да табыннарда бик матур итеп озын көйләр җырлыйлар иде. Аларны "мәҗлес җырлары" дип тә атап йөртәләр иде. Мин үзем дә шуларны тыңлап, шуларны җырлап үстем. Клуб мөдире булып эшләгәндә дә әти-әнием үрнәгендә гел халык җырларын, озын көйләрне башкара торган идем. Башкорт халык җыры "Уел"ны, "Мәтрүшкәләр" җырын яратып башкара идем Алар гел минем янда - сәхнә тирәсендә бөтерелүче Ришатның колагына да керми калмагандыр инде, шәт.

Әниемнең әтисе Сираҗетдин тирә-якта киң билгеле гармунчы булган. Минем дә балачакта уйнарга өйрәнергә теләп гармун тарткалап утырган чакларым еш була иде. Әнием: "Хатын-кызга гармунда уйнау килешми", - дигәч, бу шөгылемне туктатырга туры килде. Аның каравы, абыйларымның барысы да гармунда уйнап үстеләр. Олысы - Наил исемлесе бүгенге көндә Калмыкиядә, уртанчысы - Шамиле Октябрьскийда яши. Рамил абыем -Мәтәүтамакта төпләнде, гомере буе авыл клубында гармунчы булып эшләде, соңгы елларда гына Себер якларына эшкә чыгып китте.

Айрат Сөләйман улы: -Мин дә җырлы-моңлы нәселдәнмен. Әтием Сөләйман гармунда уйный, инәкәем Әминә аңа кушылып бик матур итеп җырлый иде. Без гаиләдә өч бала үстек. Әткәйдәге гармунда уйнау сәләте, нишләптер, беребезгә дә күчмәгән. Дөрес, 3нче сыйныфта укыганда әткәйләрдән гармун алдырып караган идем каравын. Кулда гармун булса да, анда уйнарга өйрәнә алмадым. Көн-төн эштә булганлыктан, әткәйнең безне гармун уйнарга өйрәтеп утырырга вакыты да булмагандыр. Ул өйрәтмәгәч, минем дә кызыксынуым сүрелгәндер инде, күрәсең. Абыйларым Валерик белән Ирекнең дә гармун шыгырдатып утырганнарын хәтерләмим. Аның каравы, әнкәйгә охшап, алар җыр-моңга осталар. Минем үземдә анысы да юк. Мин - җырлаган кешене тыңларга гына яратам.

В. М. - Җавапларыгыздан күренүенчә, икегез дә җырлы- моңлы гаиләдә туып-үскәнсез. Әллә кавышуыгызга да җыр-моң сәбәпче булдымы?

Розалия Нурулла кызы: - Юк, безне мәктәп кавыштырды дисәк, дөрес булыр. Күршедәге Мәтәүтамак авылында 8 еллык мәктәпне тәмамлаганнан соң 9нчыга мин Карамалы-Гөбәйгә укырга килдем. Беренче тапкыр Айратны шунда күрдем. Менә шул көннән башлап без бергәбез. 1986 елда тәүге мәхәббәт җимешебез Ренатыбыз дөньяга килде. 1989 елда Ришатыбыз туды. Ул туып төгәл 8 ел узгач төпчек кызыбыз Айгөлебезне алып кайттык. Бүген инде ике онык сөеп куанабыз. Ренатның олы улы Илдарга - 8, кечесе Динарга 3 яшь тулып узды.

Ришатыбыз турында беләсез инде, Ренат - күрше йортта гына үз гаиләсе белән яши, Себер тарафларында эшләп йөри, Айгөл Казан дәүләт университетының икътисад факультетында белем ала.

Быел кавышуыбызга 31 ел булды. 31 ел - 31 көн кебек сизелми дә узып китте. Шөкер, гомеребез тынгысыз хезмәттә үтте. Айрат 29 ел буена механизатор һөнәрен башкарды, мин үзем ике дистә елдан артык клуб мөдире булып хезмәт салдым. Әле мал асрау, оныклар тәрбияләү белән шөгыльләнәбез. Моннан тыш, Айрат белән Ренатның шәхси автосервислары бар. Алар бөтен буш вакытларын шунда үткәрәләр. Ялга кайткан чакларында Ришат та аларга булыша.

Балачак хатирәләре

В.М. - Розалия апа, Ришат туган көн хәтерегездә ничегрәк уелып калган?

Розалия Нурулла кызы: - Бу сорауга җавап биргәнче башта Ришатны алып кайту вакыйгасы турында сөйлим әле. Ренатка ике яшь тулганда Айрат трактор тәгәрмәченнән генә егылып төшеп аягын сындырды. Яшь чак булгангадырмы, мине бу вакыйга тәмам куркуга салды. Ирем белән бер-бер хәл булыр да, Ренатым берүзе генә калыр кебек тоелды. Шуңа Ренатка иптәшкә алып кайтырга булдым. Бу уемны иремә дә әйттем.

Уртанчы улыбыз Ришатыбыз 1989 елның 3 мартында язның тәүге кояшлы көннәренең берсендә дөньяга килде. 7се көнне безне дәваханәдән чыгардылар. Чыксак, әтисе кып-кызыл кәнәфер чәчәкләре күтәреп басып тора. Ышанасызмы, шул чәчәкләр ай буена берни эшләмичә, яңа өзгәндәге кебек тордылар. Аларга карап Ришатыма да мин шушы чәчәкләрдәй матур тормыш юрадым. Аллаһка шөкер, юраганым юш килде. Һәр концерты саен тамашчысы Ришатыбызны чәчәкләргә күмә. Инде улыбызның киләчәк тормышы да шушы чәчәкләрдәй матур булсын иде димен.

В. М. - Амин, шулай була күрсен! Розалия апа, бәләкәй чагында Ришат нинди иде: шук идеме, тыңлаучанмы, әллә бөтенләй башка төрлеме?

Розалия Нурулла кызы: - Бәләкәй чагында бик очынгыч иде ул, кеше килгәнне ярата иде. Кеше килсә, тагын да ныграк очына, сикергәли башлый, ярый әле андый чакларда бастырыбрак, чүкебрәк торырга абыйсы бар иде.

Шуклыгына килгәндә, бәләкәй чагында булган бер вакыйганы әле дә көлеп искә алабыз. Өч яшьлек чагы иде булса кирәк. Бакчада уйнап йөргәндә тактага баскан да табанына шырпы кергән моның. Шырпысын алдык алуын, тик шул мизгелдән башлап улыбызны аягына гына бастыра алмадык. "Аягым авырта", - дип, күтәртеп кенә йөртә башлады бу. Бер көн үтте шулай, ике, өч. Дүртенче көнгә дә аягына басмагач, шырпы белән бергә әллә берәр черек керде микән дип үзем дә хафалана башладым. Төшке ашка кайткач, әтисенә дә бу хакта әйттем: "Дәваханәгә алып барыйк", - дидем. Шушы сүзне ишетүгә, "Юк, бармыйм!", - дип, җән-фәрманга чабып китмәсенме улыбыз. Бәләкәйдән үк менә шундый хитрилеге дә бар иде аның.

Сигез елдан соң кыз апай алып кайткач, Ришатыбыз күзгә күренеп җитдиләнеп китте. Җитдиләнмәс иде дә, бәлки, абый булуын аңлады.

В. М. - Җыр-моңга булган сәләте кайчанрак төсмерләнә башлады?

Розалия Нурулла кызы: -Әле дә истә, бәләкәй чакларында абыйсы белән икесен "кәнфит бирәбез", дип җырлата торган идек. Ул вакытта Айдар Галимов җырларының чыккан гына чагы иде. Бигрәк тә аның "Әйт, авылым" җыры популяр иде. Теле дә ачылып бетмәгән килеш Ришат, абыйсына ияреп, өстәл астында гел шул җырны җырлап утыра иде.

Балалар бакчасына йөргәндә аерым гына чыгып җырлаганын хәтерләмим, ә менә гармунда уйнаганын беренче тапкыр 3нче сыйныфта укыган чагында күрдем. Бер көнне эш белән мәктәпкә килеп керсәм, анда концерт бара. Аю костюмы кигән Ришат үзе хәтле гармунда "Каз канаты"н уйнап утыра. Гармунда уйнарга каян өйрәнде икән бу бала, дип, үзем дә аптырап киттем. Соңыннан белдем, җәйге каникулда Мәтәүтамакка (минем туган авылыма) кунакка барган чакларында гармунда уйнарга Рамил абыемнан өйрәнгән булган икән ул.

Айрат Сөләйман улы: - Хәтерлисеңдер әле, Розалия, әткәй "Шахта" көен уйнап җибәрсә, Ришат һушлары китеп карап тора иде. Гармунда уйнау теләге күңелендә менә шул чакларда ук бөреләнгән булгандыр әле аның.

Розалия Нурулла кызы: - Шулайдыр, күрәсең. Ләкин шунысы да бар, клубта эшләгән чакта мин аны беркайчан да гармунда уйната алмадым. Абыйсы ни кушсаң - шуны үти иде. Ә менә Ришатны тыңлатуы бик авыр иде. Бәлки, гармун күтәреп сәхнәдә басып торырга оялгандыр, бәлки, башка берәр сәбәбе булгандыр?!

Дөрес, клуб мөдире булып эшләгән елларда чараларда катнашырга бар гаиләне җәлеп итәргә туры килә: Айрат - тавыш операторы булып утыра, Ренат - алып баручы була, Ришат - синтезаторда уйный, Айгөл - бии, мин җырлый идем. Шунысы да бар, Ришат күмәк чыгышларда катнаша, тик менә аерым концерт номерлары, әйтик, җыр, гармун белән сәхнәгә чыкмый иде. Аның сәхнәдә җыр башкарганын мин бары тик 9нчы сыйныфта укыган чагында - чыгарылыш кичәсендә генә ишеттем.

Мәктәп еллары

В. М. - Ришат мәктәптә ничек укыды?

Розалия Нурулла кызы: - 7нче класска кадәр уртача гына укыды. 8не бетергәндә: "Әни, минем бер генә "өчле"м чыкты", - дип кайтып керде. Аның бу сүзләрен ишетүгә: "И, Ходаем, калганнары "икеле" мени?" - дип соравымны сизми дә калдым. Ул ап-ак тешләрен май кояшыдай балкытып елмайды да: "Юк, әни, син ялгышасың, калганнары "4" һәм "5" !"- дип җаваплады. Кайда да булса укырга керер өчен тырышып укырга кирәклеген үзе аңлагандырмы, бу хакта ул вакытта Стәрлетамактагы Урал дәүләт физкультура академиясендә белем алучы Ренат абыйсы әйткәндерме, 9нчы сыйныфны ул "4", "5" билгеләренә генә тәмамлады.

В. М. - Ата-аналар җыелышларында Ришат турында ниндирәк сүзләр әйтәләр иде?

Розалия Нурулла кызы: - Беркайчан да улыгыз әйбәт, дип әйтмиләр, киресенчә, шаяра-чаша, диләр иде. Таркау иде ул Ришат: я көндәлеген, я китап-дәфтәрләрен өйдә онытып калдыра иде. Көндәлеге дә Яңа елга кадәр үк тула иде. Тулмас иде дә, бәлки, безгә күрсәтмәскә була, "икеле"ле битләрен ертып алып бетерә иде.

Ата-аналар җыелышыннан кайтканны Ренат сабыр гына көтеп тора, кайту белән: "Минем хакта ни дип әйттеләр?" - дип сораштыра башлый , ә Ришат мин кайтканчы ук юрганын башыннан ук бөркәнеп йокларга ята торган иде. Шул рәвешле, Ришатны әрләрмен инде дип кайтып кергән җирдән аңа ачулана алмыйча кала идем. Иртән инде, үзегез беләсез, кичтәнге кызу сүрелгән була, Ришатка да әрләү әзрәк эләгә иде.

Кайсы юлдан китәргә?

В. М. - Сәнгать юлыннан китәчәген Ришат сезгә кайчан әйтте һәм сез аны ничек кабул иттегез?

- Бик үк әйбәт укымагач, шуграк булгач, "Ришат җырчы булып китәр әле", дигән уйның беркайчан да күңелгә кереп чыкканы булмады. Техникага әвәслеген белгәнгә күрә, әтисе кебек я механизатор, я эретеп-ябыштыручы, я шофер булыр, дип уйлый идем.

9нчы сыйныфта укыганда ул: "Мин Октябрьскийдагы музыка училищесына укырга барам", - дип сөйләнә башлады. Мин аның бу уен бер дә хупламадым. "Берәр юньлерәк һөнәр ал", - дип киңәш бирдем. Бер көнне авылга райондагы музыка мәктәбеннән концерт белән килделәр. Концерт беткәч, шунда катнашкан укытучылардан: "Безнең авылда бер талантлы егет бар. Тик аның башлангыч музыкаль белеме юк. Ул укырга керә алырмы икән?", - дип сорадым. Алар миңа: "100 проценты белән юк. Музыка мәктәбен тәмамлаучылар да укырга керә алмый кайтып китәләр әле", - дип җавап бирделәр. Алар шулай дигәч, бу бала укырга керә алмас инде, дигән уем тагын да арта гына төште. Ришатка да бу хакта әйттем. Ә ул: "Мин - керәм!" -дип кенә җавап бирде дә , имтиханнарын тапшырырга китте һәм, берничә көн үтүгә, "Мин укырга кердем!" - дип шатланып кайтып керде. Укырга кердем, дигәч тә. шактый вакыт ышанмыйча йөрдем әле.

Училищеда уку бер дә җиңелләрдән булмады. Көннең кайсы гына вакытында шалтыратканда да Ришат: "Без әле укуда!", - дип җаваплый иде. Укуы авыр булса да, төпле белемне ул шуннан - училищедан алып чыкты.

Мәктәптәге кебек үк, түбәнрәк курсларда укыганда Ришатны бик мактап бармадылар. Укытучысы Галия Закир кызы бары тик пөхтәлеген генә аерып әйтә торган иде. Ата-аналар җыелышына баргач: "Минем концерт костюмнарына җитди карашлы булган бер генә укучым бар: ул да булса - Ришат Төхвәтуллин", - дигәч үзем дә аптырап киткән идем. Аптырарлык та иде шул: өйдә чакта Ришат бер генә дә пөхтәлеге белән аерылып тормый: кайда салса - киеме шунда төшеп кала торган иде. Алга китеп шуны да әйтим инде, Ришатның училищедагы бу матур гадәте әле дәвам итә: сәхнә костюмнарын ул өф-өф итеп кенә тота.

9нчыда укыганда укуы яхшыланган кебек, Ришатны да азаккы курсларда мактап телгә ала башладылар. Монысы, иң беренче чиратта, укытучысы Галия Закир кызы Мусинаның тырышлыгына бәйле булгандыр. Соңгы курсларда укыганда ул Ришатны төрле җыр конкурсларына әзерли һәм катнаштыра башлады. Нәтиҗәдә, 4нче курста укыганда ул татар һәм башкорт җырын башкаручыларның "Дуслык моңы" төбәкара конкурсында 2нче урынны яулады. "Әни, чыгышымны телевизордан күрсәтәчәкләр!" - дип шатланып кайтып кергәне бүген дә исемдә әле.

В. М. - Ришат бүгенге көндә иң күп тамашачы җыя торган иң популяр җырчыларның берсе. Тагын да төгәлрәк итеп әйтсәк, милләтебез горурлыгы һәм хәзинәсе. Популяр җырчы булуыннан тыш, сез аның белән тагын нинди сыйфатлары өчен горурланасыз?

- Розалия Нурулла кызы: - Кемдер аны, сез әйткәнчә, милләтебез хәзинәсе дип саныйдыр, кемдер матур җырлаганы өчен яратадыр, безнең өчен ул туган вакытыннан башлап дөньядагы иң газиз җан - бала булып кала.

Ришат турында сөйләгәндә иң беренче шунысын әйтергә кирәк: ул бик игелекле күңелле, ата-ана, туган җанлы бала. Клуб мөдирлегеннән китеп Серафимовкага сменалы эшкә йөри башлагач та: "Әни, үзеңне җәфалама. Төнлә йокламау сәламәтлегеңә зыян салачак бит", - дип эшемнән туктатты. Әле менә безгә яңа йорт салдыра башлады. Улыбызның безгә кылган игелекле гамәлләрен сөйләп-язып кына да бетерерлек түгел. Безгә генә түгел, абыйсының, сеңлесенең дә иң олы терәк-таянычы ул. Әти, әни, абыем, сеңелем, җиңгәчәем, бәләкәч туганнарым, дип өзелеп тора. Әле безгә малларны да бетерергә куша. Аларны да бетерсәк тик кенә утырырга туры киләчәк бит, дип, әле бу тәкъдименә каршы торабыз.

Ришатның игелекле булуы турында сүз чыккач, тагын бер нәрсә турында әйтеп китим әле. 2008 елда "Гәлсәр сандугач" конкурсында катнашып, "Өмет" номинациясендә җиңгәч, аңа 10 мең сум акчалата премия бирделәр. Ул шул акчага күп итеп памперслар алып балалар йортына юлланды. Ул аны без кушканга түгел, күңеле кушканга эшләде. Шуңа да аның бу гамәле өчен әле дә сөенеп бетә алмыйм. Моннан тыш, тәүге ике елда Карамалы-Гөбәйдә уздырган концертларыннан кергән акчаны мәчет төзелешенә бирде.

В. М. . - Балаларыгызны тәрбияләгәндә нинди принципларга таяндыгыз?

Розалия Нурулла кызы: - Без бер кайчан да тегеләй булыгыз, болай булыгыз, дип балаларга акыл өйрәтеп утырмадык. Бары тик эш белән генә тәрбияләргә тырыштык. Әле дә исемдә, улларыбыз, мәктәптән кайтып тамак ялгап алуга ук, абзарга маллар янына кереп китәләр, андагы эшне бетергәч кенә мәктәптәге түгәрәкләренә юлланалар иде.

Эштән тыш, без аларны шәхси үрнәк белән тәрбияләргә тырыштык. Балалар каршында беркайчан да тавышны күтәрмәдек, начар гамәлләр кылмадык. Балалар да шуны күреп-белеп үстеләр.

В. М. - Ришат башка җырчылардан зыялы булуы белән дә аерылып тора. Бу сыйфат аңа кемнән килә?

Розалия Нурулла кызы: - Монысы да әби-бабайларыннан, тагын да төгәлрәге, Айратның әти-әниләреннән күчкән сыйфат. Бианам, гомере буе сыер савучы гына булып эшләсә дә, үтә дә нык сабыр, тыйнак зат иде. Әңгәмәдәшен беркайчан да бүлдермәс, сабыр гына тыңлый белер иде. Биатам да шундый иде. Халкыбызның бу күркәм сыйфатларының балаларыбызга күчүенә без үзебез дә шатланып бетә алмыйбыз, димәк, тәрбиябез дөрес булгандыр, дибез.

В. М. - Ришат зыялы булуы белән генә түгел, чибәрлеге, мөләемлеге, төз буй-сыны белән дә күпләрнең игътибарын җәлеп итә. Белүемчә, күренекле татар ир-егетләре арасында чибәрлек буенча ул беренче бишлеккә керә.

Розалия Нурулла кызы: - Ришатыбызга чибәрлек - әтисеннән, гәүдәсенең төзлеге миннән һәм абыйларымнан күчкәндер, дип уйлыйм.

В. М. -Димәк, Ришат нәселегездәге иң күркәм сыйфатларны үзенә җыеп алган булып чыга инде.

Розалия Нурулла кызы: - Шулай дип әйтсәк, мактану булмасмы соң?

В. М: - Булмас, әлбәттә. Берсе дә ялган түгел, барысы да күз алдында бит! Розалия ханым! Улыгыз Карамалы-Гөбәй исемен татар-башкортлар яшәгән бөтен төбәкләрдә дә танытты. Ул җырның сүзләрен сез язгансыз дип беләм. Сез аны Ришатның махсус соравы буенча яздыгызмы?

Розалия Нурулла кызы: - Нәкъ шулай. Ришат авылга бер кайтуында: "Миндә дәртле генә бер көй бар. Әни, шуңа сүзләр язып бирә алмассыңмы?" - дип сорады. Моңа кадәр дә иҗат эше белән шөгыльләнгәнем булганлыктан, шундук улым сораган шигырьне язарга утырдым. Ул аның күңеленә бик хуш килде. Бүген килеп инде тамашачы да аны яратты, дип әйтергә була.

Карамалы-Гөбәй, чыннан да, бик популяр җыр булды. Ришат аны һәр концерты саен башкармый калмый. Соңгы вакытта шушы җыр аркасында Ришатның туган йортын күреп китик әле дип кунакка кереп чыгучылар да күбәеп китте. Аларның барысы да авыл аша узып баручы моңача таныш булмаган кешеләр. Улың популяр кеше булгач берни эшләр хәл юк инде, һәркайсын ачык йөз белән каршы алып, булганы белән кунак итеп җибәрергә тырышабыз.

В. М. - Авылыгызга кергәндә Карамалы-Гөбәйнең исеме уелган элмә такта, чыннан да, күзгә бәрелеп тора шул. Шуңа күрә дә бу юлдан узучылар сезнең авылга кереп чыкмыйча китә алмыйлардыр инде. Ришат авылга еш кайтамы? Биредә вакытын ничегрәк уздырырга ярата?

Айрат Сөләйман улы: - Гел Розалия сөйли дә, Розалия сөйли, бу юлы үзем җавап бирим әле. Буш вакытының барысын да диярлек Ришат авылда уздыра. Өйдә нинди эш бар - барысын да эшли: абзарын да тазарта, печәнен дә хәзерләшә, чөгендер-бәрәңгесен дә алыша. Беркайчан да "Мин- йолдыз!" дип борын чөеп утырмый.

Ришат, иң беренче чиратта, авылның тынычлыгын ярата. Кайткан саен: "Сез бит оҗмахта яшисез", - дип китә. Өлкәнәйгәч үзе дә шушында - туган төяккә кайтып төпләнергә ниятли.

Иң шәп энекәш

В. М. - Узган сезондагы концертында Ришат "Абыема" дигән бик матур җыр башкарды. Бу җыр аның репертуарында юктан гына барлыкка килмәгәндер, ул нәкъ сезгә - абыйсына багышлап башкарылгандыр. Бу чыннан да шулаймы, Ренат?

Ренат Айрат улы: - Нәкъ шулай. Безнең йорт әниләрнеке кебек янәш кенә урнашкан. Шуңа да якын-тирәдә гастрольләрдә булганда, әни белән әтине уятып, борчып йөрмәскә була, Ришат төнлә туп-туры безгә кайта.

29 яшем тулар көн аның Башкортстандагы гастрольләре чорына туры килде. Ришат та, ул төнне, гадәттәгечә, концертыннан соң безгә кайтып йокларга яткан иде. Иртән мин үземнең машинаны гараждан чыгарып тормадым, аныкы белән генә улларымны балалар бакчасына илтеп килергә уйладым. Машинаны кабызып җибәрүем булды -диск Ришат тавышы белән:
"Абыең кем?" - дип сорыйлар,
Исемеңне үк әйтүгә
Энеңә хөрмәт инде.
Балачакта якланырлык
Абыйлы булып үсәргә
Миңа зур бәхет тиде
Тормыш урамнарында,
Кышның бураннарында
Таянырлык абыем бар,
Ышанычлы абыем бар,
Дип яшим яннарымда"
дип җырлап та җибәрде.

Бу җырны ишеткәч, шундук күзләргә яшь тулды, аның нәкъ миңа атап язылганлыгы аңлашылды. Соңыннан белдем, популяр композитор Зифа Нагаевадан нәкъ минем туган көнемдә башкарыр өчен махсус яздырып алган булган икән ул аны.

Шул вакыттан башлап йөз, мең кат тыңлаганмындыр инде бу җырны, тик әле булса аны тыңлап туя алганым юк. Күңелнең иң нечкә кылларына кагылып уза торган җыр булган ул. Туган көнемдә җырлар өчен генә яздырса да, соңыннан Ришат аны репертуарына да кертте. Халык та бу җырны бик җылы кабул итте. Мөгаен, бик күпләрнең күңел халәтенә якын булганга күрә бу җыр халык арасында популярлашып китәндер, димен. Бу җыр өчен аның авторы Зифа Нагаевага бик рәхмәтлемен.

В. М. - Аның каравы, шушы җыр аркасында Ришатның абыйсы да барлыгын бөтен татар-башкорт белде. Абый-энекәш арасындагы бу дуслык, иң якын туганнар арасында гына була торган бу күркәм мөнәсәбәтләр балачактан ук киләме?

Ренат: - Ришат белән безнең яшь аермасы ике генә ел. Яшь аермасы зур булмаганлыктан, башка бертуган малайлар кебек үк, без дә бергә уйнап үстек. Очынып бармадык, "Тегене алып бирегез, моны алыгыз", -дип, әти белән әнине җәфаламадык, аларның әйткәннәрен төгәл үтәргә тырыштык. Бер-беребезгә бик якын, кирәк кешеләр икәнлегебезне мин Стәрлетамакка югары уку йортына киткәч ныграк аңлый башладык. Күрешү мизгелләрен икебез дә сагынышып көтеп ала идек.

Институтны тәмамлауга мин туган авылыма кайтып төпләндем, гаилә кордым. Ришат бу вакытта инде училищеның соңгы курсларында укып йөри иде. Бер көнне кич белән: "Костюм тектерергә 6000 сум акча кирәк. Иртәгә иртәнгә үк", - дип кайтып керде бу. Без ул вакытта гаиләм белән төп йортта яши, әтиләрдә дә, бездә дә акчаның юк чагы иде. Ни дип җавап бирим икән дип торган мизгелдә карашым улымның копилкасына төште. Мин анда берәр зуррак әйбер сатып алырбыз, дип, Себердән кайткан саен берешәр мең сум салып бара идем. Ике дә уйламыйча копилканы ватып, энемә шундагы акчаларны алып бирдем. Ришат шул гамәлемне әле дә онытмый: "Минем өчен улыңның копилкасын ваттың бит син, абый!", - дип кат-кат рәхмәт әйтә.

Хәзер инде Ришат үзе безгә акчалата ярдәм итә. Зуррак әйберләр сатып алганда да, автосервис эшчәнлеген алып барганда да аның матди ярдәме тия. Ләкин шунысы хак: Ришат өчен матди байлык үзмаксат түгел. Матди яктан тотрыклылыкка ул бар тик тырышлыгы белән генә иреште. Бүгенгедәй исемдә, "БСТ"дагы "Гәлсәр сандугач" проекты аша телевизор экраннарында күренә башлауга ул Уфа районы авыллары буйлап үзенең тәүге концертларын бирә башлады. Ул вакытта әле мин Карамалы- Гөбәйдә физкультура укытучысы булып эшли идем. Әтинең 6нчы модельле "Жигули"енә, Ришатның якын дусты Рамилның "7"лесенә утырып, шунда ук музыкаль аппаратураларны төяп, гастрольләргә чыгып китә идек. Кайбер вакытларда концертларга 10-15 кенә кеше килә, аннан кергән акча бензингә дә җитми иде. Ләкин моңа карап кына Ришат борынын төшермәде. Иҗади үсешен дәвам итте. Тырышкан - табар, ташка кадак кагар, диләр бит. Ришат очрагында да нәкъ шулай булды: заллар әкренләп тулылана, халык аны белә, җырларын яратып тыңлый башлады.

Аннан мин Себер якларына эшкә чыгып киттем. Шул рәвешле, шофер буларак, гастрольләргә дә йөри алмый башладым. Шулай булса да, Ришатның иҗади эшчәнлегеннән тулысынча хәбәрдармын. Чөнки ул бөтен сораулар белән дә, әти-әниләрдән кала, миңа мөрәҗәгать итә. Яңа җыры чыкса, "Матурмы?" - дип, иң беренчеләрдән булып миннән сорый. "Ватсап"та гаиләбезнең төркеме бар. Әти, әни, Ришат, Айгөл, мин, тормыш иптәшем, яңа җырларын тыңлап, башта вак иләк аша уздырабыз, шуннан соң гына Ришат аларны тамашачы хөкеменә чыгара.

В. М. - Сүзләрегездән, күзләрегездән күренеп тора, сез Ришат энегез белән бик горурланасыздыр инде. Шулаймы, Ренат?

Ренат: - Горурланмаган кая инде! Җырларын радиодан һәм телевизордан тыңлаган саен йөрәк: "Минем энекәш җырлый бит!" - дип җилкенеп куя. Чын менә! Кайчакларда "Тыңлагыз! Минем энекәш җырлый бит!", - дип бар дөньяга ишетелерлек итеп кычкырасы килә. Ләкин әби-бабайлардан, әти-әнидән килгән тәрбиялелек, әдәплелек кенә моны эшләргә ирек бирми.

Нәкъ шул чагында Ришат та, йокысын туйдырып, үзләренә килеп керде һәм мин әңгәмәмәне аның белән дәвам иттем.

Халык җырларына Филүс гашыйк иттерде!

В. М. - Ришат, без синең әти-әниең һәм абыең белән нәсел-тамырларың һәм балачагың турында әңгәмә корырга өлгердек инде. Шуңа синең белән әңгәмәне училищеда уку чорыннан башлыйк. Үземнән чыгып әйтә алам, училищеда уку - энә белән кое казуга тиң, институтта белем алуга караганда күпкә катлаулырак, күпкә авыррак. Биредә укыган еллар синең күңелеңдә ничегрәк уелып калды?

Ришат: - Училищеда укыган дүрт елны мин әле дә сагынып искә алам, чөнки мин биредә ныклы һәм төпле белем алдым. Халык җырларына чын-чынлап гашыйк булдым. Мин укырга кергәндә бүген көндә татарның иң талантлы җырчыларының берсе булган Филүс Каһиров 3нче курста укып йөри иде. Бер көнне училище күләмендәге ниндидер концерт барышында ул бер халык җырын сузып җибәрде. Аның күңелне айкалдыра-чайкалдыра торган моңлы тавышын ишеткәч, тәннәр чымырдап куйгандай булды. "Халык җырларын нәкъ Филүс кебек башкарачакмын!" дигән уй да нәкъ шул чагында күңелдә бөреләнде.

Мин, Филүс кебек үк, училищеның хор бүлегендә иң көчле укытучыларның берсе Галия Закир кызы Мусинада белем алдым. Хор бүлеге дип аталса да, биредә безне бөтен нәрсәгә дә: биергә дә, җырларга да, фольклор ансамблендә чыгыш ясарга да өйрәтәләр иде. Ул вакытта вокалга атнасына бер генә сәгать бүленә, ә бу миңа бик аз тоела иде. Галия Закир кызыннан сорап, килми калган кешеләр урынына да вокал дәресләренә керә идем. Галия Закир кызы үзе дә тырыш студентларны бик ярата иде. Шуңа да, өстәмә дәресләргә керим әле дигәнгә һич кенә дә каршы килми иде.

Училище диюгә, әле дә күз алдыма каты тәртип килеп баса. Хор дәресләре, гадәттә, иртәнге 8дә башлана, безгә 8 тула биш минутта ук әзер булып басып торырга кушыла иде. Бүген үз-үземә һәм минем белән бер командада эшләүчеләргә карата булган таләпчәнлегем дә шуннан - училищеда алынган гадәтләрдән киләдер, димен.

Әни әйткәндер инде, авылдагы чаралар барышында мин, гадәттә, синтезатор артында басып тора иде. Ул бик гади генә синтезатор иде. Училищега баргач, профессиональ синтезатор барлыгын белдем. Шундук анда уйнап карыйсы килү теләге туды. Синтезатор торган бүлмәгә укытучылардан башкаларга керергә ярамый дип, бу теләгемне дә бик тиз сүрелдереп куйдылар. Ләкин мин бу очракта да югалып калмый: укытучылар күрмәгәндә еш кына шул бүлмәгә кереп бикләнеп калып, төн буе синтезаторда уйнап утыра идем. Иртән инде беренчеләрдән булып хорга килеп баса идем. Без капчыкта ятамыни инде?! Көннәрдән бер көнне бу хилафлыгым да ачылды. Билгеле: тиргәделәр инде. "Бүтән кермә анда", да диделәр. Ярамыйга карамыйча аннан соң да шул бүлмәгә кереп бик күп тапкырлар синтезаторда уйнап утырганым булды. Синтезаторда уйнарга әнә шул чакта ныклап өйрәндем дисәң дә була.

Училище турында сөйлгәндә тагын бер нәрсәгә аерым тукталып узасым килә. Бездә укыган шәһәр егетләре трико белән туфли киеп килгән авыл егетләренә түбәнсетебрәк карыйлар иде. Минем белән, нишләптер, тиң күреп сөйләшәләр иде. Соңыннан аңладым, алар сыман зәвык белән киенә белүем сәбәпче булган икән моңа. Ә зәвык белән киенергә безне - авыл малайларын - Октябрьскийдан күршегә кунакка кайтып йөрүче Ленар исемле дустыбыз өйрәтте. Эш шунда, без - дүрт дус: күршеләрем - Нәркиз, Рамил, Ленар һәм мин гел бергә йөри идек. Кайвакытларда Ленар безне: "Болай итеп киенмиләр бит инде. Икенче юлы килешлерәк итеп киенеп чыгыгыз әле, яме", - дип шелтәли иде. Шул чакта күңелгә салынган кием зәвыге әле дә дәвам итә. Мин беркем дә кимәгән сәхнә костюмнары кияргә, аларда үзебезнең миллилекне-татарлыкны чагылдырырга тырышам.

4нче курста укыганда Галия Закир кызына сиздерми генә төнге клубта эшли башладым. Анда да үзенә күрә зур тәҗрибә тупладым. Дискотека булгач, анда шул вакыт өчен иң популяр булган җырларны куярга туры килә иде. Ул исә миндә яшьләр күңеленә хуш килә торган җырны тою зәвыген тәрбияләде. Нәкъ шул чакта музыкаль аппратураны да техник яктан ныклап өйрәндем. Клубтагы хезмәт хакы да студент өчен бик әйбәт иде. Училищены тәмамлап Уфага укырга киткәндә үземнең урынга авылдаш егетне калдырып киттем.

В. М. - Интервьюларыңда еш кына вокал буенча укытучың, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, "Русиянең мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен" билгесе иясе Галия Закир кызы Мусинага рәхмәтле булуыңны әйтәсең. Син моны бүген "Тулпар" журналы аша да эшли аласың.

Ришат: - Әлбәттә, бик рәхәтләнеп. Галия Закир кызы кебек укытучы дөньяда башка юктыр ул дисәм, һич арттыру булмастыр. Аның кебек укытучыларны минем Казан һәм Уфа сәнгать училищеларында күргәнем булмады. Миңа еш кына шул уку йортларында белем алучы студентлар белән сөйләшергә туры килә. Алар укытучыларына бирелә торган акчалар, айпадлар, айфоннар турында сөйли башласалар, минем чәчләр үрә тора. Ирексездән, без -студентлары өчен кесәсендәге соңгы тиенен дә чыгарып бирергә әзер Галия Закир кызы күз алдына килә. Ул безне вокал нечкәлекләренә генә өйрәтеп калмыйча, костюмнарның дизайннарын да уйлаша, аларга тукымаларны, стразыларны да сайлаша, еш кына аларны тектерүгә үз акчасын да бирә иде. Ә инде төрле конкурс-бәйгеләргә барыр алдыннан ни рәвешле итеп җыр сайлауны сөйли башласам, анысын язарга кәгазь бите генә дә җитмәстер, мөгаен. Башта җырның тарихын өйрәнәбез, аннан аның һәр нотасын тарткалап-тикшереп чыгабыз , бары шуннан соң гына җырны бүлекләп өйрәнә башлыйбыз.

Галия Закир кызының: "Җырны бар күңелеңне биреп башкарырга кирәк, бары шул чагында гына ул тамашачыга барып җитәчәк", - дигән сүзләре әле дә колак та чыңлап тора. Галия Закир кызы белән берлектә мин җыр сәнгатендәге тәүге зур уңышымны - татар-башкорт җырын башкаручыларның "Дуслык моңы" бәйгесендә икенче урынны яуладым. Бу конкурста җиңү яулаганнан соң күңелдә ниндидер талмас канатлар үсеп чыккандай булды. Бу бәйгедә икенче урын яулавымда миңа җырлар сайлашкан укытучымның да өлеше зур булды. Шуның өчен мин аңа чын күңелемнән рәхмәтлемен.

Галия Закир кызы турында бик күп һәм бик озак итеп сөйләп булыр иде. Аның турында кыска гына итеп мин шуны гына әйтә алам: ул - чын Укытучы, чын Кеше һәм шушы сүзләр аның турында барысын да әйтеп бирә торгандыр.

Казангамы? Уфамы?

В. М. - Училищены тәмамлауга синең алдыңа: "Казанга китәргәме, Уфага барыргамы?" дигән сорау килеп баскандыр. Ни өчен Филүс Каһиров кебек Казанга китмәдең, ә Уфаны сайладың, Ришат?

Ришат: - Уфаны сайлавым очраклы гына булмады, әлбәттә. Ул елларда Галия Закир кызының барлык сәләтле укучылары да диярлек училищены тәмамлау белән Казан ягына чыгып китәләр иде. Нәкъ шул чакта училище җитәкчелегенә "Башкортстанда музыка белгечләре әзерлисез дә, арытаба аларны Казанга озатып җибәрәсез", дигән шелтәләр белдерелә башлады. Аның сәясирәк төсмер алуы нәкъ мин 4нче курсны тәмамлаган чакка туры килде. Галия Закир кызының:"Син булса да Казанга китмә инде" дигәнен истә тотып, югары белем алуымны З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясендә дәвам итәргә булдым.

Бүген килеп, шул вакытта дөрес карар кабул иткәнмендер, дип уйлыйм. Чөнки институттагы укытучылар тавышымны да, тембрымны да үзгәртмәделәр: ничек бар - шулай калдырдылар. Бу җәһәттән бигрәк тә вокал буенча укытучым, Уфа дәүләт сәнгать академиясенең вокла сәнгате кафедрасы мөдире, профессор, Русиянең һәм Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрзәнә Фәтхулла кызы Сәгыйтовага рәхмәтлемен. Ул беренче көнне үк: "Сиңа үз тавышыңны югалтырга ярамый", - дип киңәш бирде һәм без Галия Закир кызында алынган курсны дәвам гына итеп киттек.

Ике укытучым да мине бер үк юлдан, бер үк эздән алып бардылар: уңга, сулга тайпылырга ирек бирмәделәр. Бүгенге уңышларымда Галия Закир кызы белән Фәрзәнә Фәтхулла кызының да шактый өлешләре бар. Алар шул вакытта миңа төпле белем бирсә, җыр сәнгате өлкәсендәге юнәлештә мин, бүгенге уңышларыма, бәлки, ирешә дә алмаган булыр идем. Шуның өчен мин аларга бик рәхмәтлемен.

В. М. - Җыр бәйгеләрендәге иң зур җиңүне Нефтекамада яулаган булсаң, Уфада укыган елларың да бу уңайдан бик җимешле булды кебек. Шул турыда да сөйлә әле, Ришат?

Ришат: - Әйе, нәкъ шулай булды. Ул вакытта бик популяр булган "Гәлсәр сандугач" проектында 1нче курстан ук катнаша башладым. 2008 елда "Гармун моңы" җыры белән "Өмет" номинациясендә җиңү яуладым. Ике елдан "На крыльях таланта" дигән бәйгедә Гран-при алдым.
Студент елларында "Гәлсәр сандугач" концертлары белән республиканың бар шәһәр-районнарын урап чыктык. Шуннан халык та "Ришат Төхвәтуллин" дигән исемне әзрәк белә-таный башлады. 4нче курста инде үзем дә аерым концертлар белән тамашачы каршына чыга башладым, дискымны чыгардым. Гомумән алганда, "Гәлсәр сандугач" проекты - ул зур тәҗрибә мәктәбе булды. Аның белән хезмәттәшлек итү студент чакның иң матур хатирәсе булып әле дә күңел түрендә саклана.

В. М. -Уфадан соң Казанны ни рәвешлерәк яулый башладың?

Ришат: - 4нче курста укыганда укытучым Фәрзәнә Сәгыйтованың киңәше белән "Татар моңы" конкурсында катнаштым. Анда катнашырга барлыгы 400 кеше гариза биргән иде. Икенче турга - 200, өченчесенә 40 кешене үткәрделәр. Шулар арасына ничек килеп эләккәнемне бер Ходай гына белә инде. Мин үзем шунысын төгәл беләм: безне - конкурсантларны бик көчле жюри әгъзалары бәяләделәр. Мин анда башкорт халык җыры "Элмәлек"не һәм татар халык җыры "Әллүки"не башкардым. Тамашачылар гөрләтеп кул чаптылар. Чыгышым жюри әгъзаларына да ошагандыр инде, күрәсең. Югыйсә, өченче урынны ук бирмәсләр иде. Менә шул конкурстагы өченче урын Казандагы җиңүләргә юл ачты дисәң дә хата булмас. Әкренләп мине Татарстанда узучы концертларга чакыра башладылар. Тәүге тапкыр Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы даими вәкиле Алик Локманов август ахырында билгеләнүче Татарстан республикасы көненә алып барды. Икенче юлы сабакташым Филүс Каһировның Казанда узачак концертына чакыру алдым. Казанда мине Филүснең продюсеры Рифат Фәттахов үзе каршы алды. Концерттагы чыгышымны караганнан соң Рәшит Ваһапов исемендәге фестивальдә катнашырга чакырды. Мин бик теләп риза булдым. 2011 елда шул фестивальдә катнашып, 1нче дәрәҗә диплом белән бүләкләндем.

В. М. - Ришат, ничек уйлыйсың, җырчы тамашачы артыннан иярергә тиешме, әллә җырчы тамашачыны үзе артыннан ияртергә тиешме?

Ришат: - Әлбәттә, икенчесе. Мин үзем тамашачы артыннан бармыйм, аны үзем тәрбияләргә тырышам. Ничек итепме? Игътибар иткәнегез бардыр, концертларымда халык җырлары шактый гына урын алып тора. Баштагы мәлләрдә тамашачылар арасында: "Нигә шул сузып җырлана торган җырларны репертуарыңа кертәсең?" - дип шелтә белдерүчеләр дә бар иде. Әлбәттә, тамашачы соравын искә алып, мин концертның буеннан-буена тиз ритмлы эстрада җырларын гына башкара ала идем. Ләкин мин бу адымга бармадым. Ни өченме? 90 нчы еллардан башлап, бигрәк тә заман техникасы - синтезаторлар пәйда булгач, татар-башкорт сәнгатенең дәрәҗәсе төшә башлады: сәхнәне өч тиенлек җырлар басты. Дөрес, арада халык җырларын башкарырга тырышып караучылар да булды булулыкка. Тик алар да милли сәхнәне баскан эстрада җырларына каршы тора алмадылар: әкренләп төшеп калдылар. Шул сәбәпле, концертларда классик әсәрләр, ягъни халык җырлары бөтенләй диярлек яңгырамый башлады. Яңгырар иде дә, бәлки, классик әсәрләр язучы композиторлар, аларны тиешле дәрәҗәдә башкаручы җырчылар , көйләрне профессиональ дәрәҗәдә уйнаучы музыкантлар калмады. Мин бүген эшне нәкъ шушы юнәлештәрәк алып барырга тырышым. Бар өлкәдә дә: җырда булсынмы ул, музыкаль аппаратурадамы, сәхнәне яктыртудамы, костюмнардамы - 100 процентлы камиллеккә, профессиональлеккә омтылам. Боларның барысын да мин тамашачыны тәрбияләү, аның зәвыгын күтәрү өчен эшлим. Мин моның өчен махсус уку йортларында алган белемемне дә, акчамны да кызганмыйм. Шунысын да әйтим, концертлардан кергән средстволарның 90 процентын мин киредән эшкә салам, ягъни сыйфатлы җырлар яздырам, клиплар төшерәм, яктырту корылмалары, музыкаль аппаратура алам. Бер сүз белән әйткәндә, акчаны үсешкә салам.

Тамашачылар да моны күрәләр. Сузып җырлана торган җырлар репертуарымда шактый гына урынны алып торса да, концертларыма йөрүдән туктамыйлар. Бу - без салган юл дөрес дигәнне аңлата. Халык та соңгы вакытта профессиональ сәнгатькә тартыла. Сыйфатлы җырларны сыйфатсызыннан аера. Аны бүген өч тиенлек җырлар белән генә алдап булмый.

Бу урында күңелне кырган бер әйбер турында да әйтеп китим әле. Кайбер җырчылар халык җырларын сәхнәгә кроссовки киеп чыгып башкарырга тырышалар. Менә шундый җырчыларны мин бөтенләй аңламыйм. Бу бит, беренчедән, үзеңне, икенчедән, халкыбызның милли хәзинәсе булган халык җырын хөрмәт итмәү, дигән сүз! Халык җырларын бар күңелеңне биреп башкарганда гына ул тамашачы күңеленә юл таба, бары шул чакта гына классик әсәрләрне репертуарга кертеп тә уңышка ирешеп була.

Киләчәктә халык җырларын сәхнәгә алып менүчеләр булса, мин моңа сөенер генә идем. Кайберләренә хәтта матди яктан ярдәм дә итәр идем. Чөнки берүземә генә бик авыр. Минем кебек уйлаучылар күбрәк булсын иде дигән теләгем бар.

В. М. - Син шулай дисең дә ул, Ришат, кайберәүләр бит сәхнәдән лөгатькә язмаган сүз сөйләп тамашачыны үзенә каратырга тырыша. Син, мәсәлән, концертка җыр тыңларга киләсең, ә ул эче киткәнне сөйләп вакытны уздыра. Синең концертларың әнә шул билдән түбән юморның, сәхнә өчен ят булган лөгатьсез сүзнең булмавы белән дә аерылып тора. Бу уңайдан фикерең ничек?

Ришат: - Теләгем бер генә: башка җырчылар да тамашачыны тәрбияләү юлына бассыннар, заманча җырларны да зәвык белән башкарсыннар иде. Сез телгә алган кебек анекдотларны мин дә меңнән артыкны беләм. Концертларым барышында аларны сөйләсәм - тәк тә көләрләр иде. Тик бу дөрес юл түгел. Мәгънәсез анекдотлар белән тамашачыны тәрбияләп булмый. Аны тәрбиялим, үз артымнан ияртәм дисәң, бая мин әйткән юлны сайларга кирәк!

В. М. - Концертларың барышында сиңа ничәмә-ничә күз карый. Алар арасында сокланып караганнары да, ак көнләшү белән бакканнары да, чынлап торып көнләшкәннәре дә бардыр? Күз тиюдән ничек сакланасың?

Ришат: - Мин бәләкәйдән үк Аллаһы Тәгаләгә ышанам. Шуңа да машинама чыгып утыру белән Аллаһы Тәгаләдән исәнлек-иминлек, сәламәтлек, хәерле юллар, хәерле гомер сорыйм. Сез әйтмешли, соңгы вакытта тамашачы тарафыннан, чыннан да, зур игътибар тоям. Минем урында башка берәү булса, әллә кайчан инде "йолдыз чире" белән дә чирләр, борынын да чөеберәк җибәрер иде. Әти-әнидән алган күркәм тәрбия миңа боларның берсен эшләргә дә ирек бирми. Мин нинди генә очракта да гади кеше булып калырга тырышам.

В. М. - Ришат, синең концертларыңның һәр өтере, һәр ноктасы, һәр сүзе нәкъ үз урынында. Сер булмаса әйт әле: сценарийларыңны кем яза?

Ришат: - Ике сезондагы концертларның сценариен да Туймазыдан Эмиль Уелданов язды. Командабызга шундый креатив карашлы кеше кушылуына мин үзем дә сөенеп бетә алмыйм. Аның белән эшләү бәхете биргәне өчен Аллаһы Тәгаләгә эчемнән генә рәхмәт укыйм.

В. М. - Синең белән бер командада эшләү җиңелме, Ришат?

Ришат: - Түгелдер. Чөнки минем бар яклап та тәҗрибәм бар: алда әйткәнемчә, училищеда укып, төнлә диджей булып эшләгәндә -аппаратураны, "Гәлсәр сандугач"та йөргәндә - оператор хезмәтен, Р. Ваһапов фондында - концертларны оештыру нечкәлекләрен үзләштердем. Шуңа күрә дә минем белән бер командада эшләүче егет-кызларга икеләтә авырга туры килә.

Дөресен әйтергә кирәк, артык таләпчәнсең дип, алар арасында да башта тискәреләнебрәк алучылар булды. Бераз эшләүгә барысы да үз урынына утырды. Минем белән эшләүче егет-кызларның һәммәсе бер урында гына торырга ярамаганлыгын, гел үсештә булырга кирәклеген аңлады. Бүгенге көндә аларның һәммәсе белән үзара аңлашып эшлибез.

В. М. - Ришат, син шундый чибәр, мөлаем егетсең. Ике сезондагы чыгышыңны караганда да махсус игътибар итеп утырдым: концертларыңа кызларга караганда әбиләр күбрәк килә бит. Кичә Югары Яркәйдә узган концертыңда Груздевка авылыннан килгән 80 яшьлек бер таныш апаны очраттым. "Ярый Ришат концерт куйды әле. Югыйсә, район мәдәният йортын үз гомеремдә бер генә тапкыр да күргәнем юк иде", - дип сөйләп торды. Иртәгә Туймазыга - Ришатларга барам дигәч, шәптән-шәп концертың өчен сиңа зур рәхмәт әйтергә кушты.

Ришат: - Сез алай ук димәгез, әбиләр генә түгел, яшь кызлар да, урта яшьләрдәге ханымнар да бик күп йөри ул минем концертларга (көлә). Өлкән яшьтәге әбиләр чыгышларымны ни өчен үз итә икән, дип, үземнең дә еш кына уйланганым бар. Мөгаен, алар, иң беренче чиратта, әнә шул халык җырларын тыңларга киләләрдер?

Ни генә дисәң дә, өлкән яшьтәге әби-апалар бөтен дә концертларга йөрмиләр бит. Алар, зур тормыш тәҗрибәсенә ия булганлыктан, акны -карадан, сыйфатлы тавышны сыйфатсызыннан аера беләләр. Шуңа күрә , иң затлы тамашачылар - алар өлкән буын тамашачылары. Мин аларны бик хөрмәт итәм һәм концертларымда һәрвакыт көтеп калам.

В. М. - Әле менә фотоларыңны карап утырам да, анда да ак яулыклы әби-апалары белән төшкәннәреңнең шактый гына булуын күрәм. Әллә фанатларың арасында да өлкән яшьтәге әби-апалар күпчелекне алып торамы?

Ришат: - Минем иҗатымны үз итүче өлкән яшьтәге әби-апалар, чыннан да, бик күп. Шуларның берсе - Чувашиянең Батыр районы Кызыл Чишмә авылыннан Дания әби Сафина турында аерым әйтеп үтәсем килә. Дания әби белән без беренче тапкыр Казандагы Санбантуйда күрештек. Концерттан соң: "Сине карар өчен генә Чувашиядән ук килдем", - дип, үзе мине эзләп тапты. Менә шул көннән башлап без аның белән бәйләнештә. Радио-телевидениедән берәрсе минем тарафка берәр начар сүз әйтсә, иң беренче булып Дания апа күтәрелеп чыга, иң беренче булып ул мине якларга алына: Президентка хатлар яза, Татарстан Мәдәният министрлыгына шалтырата. Кайвакыт Мәдәният министрлыгында эшләүчеләр шалтыратып: "Тый әле шул әбиеңне!" - дип шелтә дә белдерәләр. "Тегеңә шалтыратмагыз, моңа хат язмагыз!", - дип мин аңа ничек әйтим инде?! Ул бит боларның барысын да үз инициативасы белән эшли.

Минем ике яклап та картәниләрем исән түгел. Шуңадырмы, Дания әби миңа хәзер якын әбием кебек тә. Ничек кенә булса да, синең һәр уңышына куанып, һәр уңышсызлыгың өчен җан атып торган шундый кешеләрнең булуы күңелгә рәхәтлек бирә. Дания әбигә дә, концертларымда миңа чәкчәкләр, үзләре бәйләгән оекбаш-биялиләр бүләк итүче башка ак яулыклы әби-апаларга да бик рәхмәтлемен. Аллаһы Тәгалә исәнлектән һәм сәламәтлектән аермасын үзләрен.

В. М. - Ике ел эчендә Русиянең татар-башкортлар яшәгән төбәкләрне концертларың белән йөреп чыктың булса кирәк. Киләчәктә моңа кадәр үзең булмаган төбәкләргә чыгарга да уең юкмы?

Ришат: - Бар андый уем да. Быел, Аллаһ теләсә, Казахстанга, Үзбәкстанга, Кырымга барырга, андагы милләттәшләребез белән очрашырга җыенабыз.

В. М. - Бүген кемнәр белән хезмәттәшлек итәсең? Кемнәрнең иҗаты ныграк ошый? Минем җырымны башкар әле, дип мөрәҗәгать итүчеләр күпме?

Ришат:- Бик күп. Электрон почтама яисә социаль челтәрдәге битемә көн саен 7-8 җыр килә. Җыр килә, дип дөрес әйтмәдем, башта аның хакы килә. Үзен композиторга санаучы "Җырның хакы - 10000", дип сүз башласа, мин ул җырны тыңлап та тормыйм. Ни өченме? Минем уемча, композитор булыр өчен башта халык арасында киң билгеле булган җыр язарга кирәк. Элекке буыннан - мәшһүр Сара Садыйковалар, Рөстәм Яхиннар, Салават Низаметдиновлар, бүгенгеләрдән - Ризван Хәкимовлар, Альфред Якшембәтовлар, Зифа Нагаевалар кебек. Менә кемнәр алар чын композиторлар, менә кемнәр алар үз эшенең осталары! Чиле-пешле көй язып, алар янында үзеңне композитор дип санау - ул зур хатадыр, минемчә. Чын дөресен генә әйткәндә, андый гына җырларны без үзебез дә яза алабыз.

В. М. - Үзебез дә яза алабыз дигәннән, репертуарыңда әниең Розалия Төхвәтуллина сүзләренә язылган җырлар шактый урынны алып тора. "Карамалы-Гөбәй", "Ямьле җәй", "Синнән башка", мисалга. Кайбер җырларны Зифа Нагаевадан махсус сорап яздырткан кебек, "Шигырь язып бир әле" - дип, әниеңә үзең мөрәҗәгать итәсеңме?

Ришат: - Нәкъ шулай. Алда телгә алынган җырларның барысының да сүзләрен әни бер төн эчендә язып бирде. Аларның барысын да халык бик җылы кабул итте. Бүген мин аларны - 20, хәтта 30 меңгә дә сатып җибәрә алам. Үзен композитор дип санаучыларга да әйтер сүзем шул: сез башта ул җырны языгыз, үзегез башкарып популярлаштырыгыз, шуннан соң гына кемгәдер тәкъдим итегез. Бары шул чагында гына уңышка ирешерсез. Әгәр дә инде халык арасында үзегезнең башкаруда популярлашып киткән җыр белән:" Шушыны ал инде", дип килсәгез, 10 мең дә, 20се дә, хәтта 30 меңе дә жәл булмас.

В. М. - Ришат, җырың аша күкләргә чөеп күтәргән Карамалы- Гөбәең белән бәйләнешең ничек?

Ришат: - Бик әйбәт. Авылны мин һәрчак сагынып кайтам. Безнең Карамалы-Гөбәй авылы - иң матур җирдә урнашкан. Безнең тауларыбыз да, елга-күлләребез дә бар. Карамалы Гөбәй - минем өчен дөньядагы иң матур авыл! Җиденче ел рәттән инде мин биредә шәхси концертларымны оештырам. Беренче концертка нибары 200 кеше килгән булса, агымдагы елда анда килүчеләрнең саны 5000 меңнән артып китте. Менә шулай авылның һәр сулышын тоеп яшәргә тырышам, авыл юлына беркайчан да тузан төшермим.

В. М.: - Ришат! Әле синең төп яшәү урының кайда? Киләчәктә кайда төпләнергә уйлыйсың?

Ришат. - Әле мин Казанда кеше фатирына түләп яшим. Елына 150әр концерт бирергә туры килә. Шуңа да гомерем күбрәк тәгәрмәч өстендә - гастрольләрдә үтә, дисәм һич тә хата булмас.

Әгәр инде үз иркемдә генә булса, мин урманда - тыныч җирдә яшәр идем. Чөнки мин тынычлыкны, саф һаваны яратам. Ләкин бу әлегә буй җитмәслек хыял булып кына кала.

В. М.: - Ришат, белүемчә, син спорт белән дә бик актив шөгыльләнәсең, сәламәт тормыш алып барасың. Бу яклап та син яшьләргә бик матур үрнәк күрсәтәсең. Шул хакта да сөйләп кит әле?

Ришат: - Спортка булган мәхәббәт миндә бәләкәй чактан ук килә. Абый белән икәү мәктәптән кайтып малларны карап бетерүгә кире шунда юллана, анда - волейбол , теннис, чаңгы секцяиләрендә шөгыльләнә идек. Моннан тыш, мәктәп һәм район күләмендә узучы ярышларда катнаша һәм призлы урыннар ала идек.

Даими рәвештә спорт белән шөгыльләнү абыйга аеруча нык йогынты ясады. Ул мәктәпне тәмамлауга Стәрлетамактагы физкультура академиясенә укырга керде. Аны тәмамлап кайткач, үзебезнең авыл мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшләде. Аңа кадәр мәктәптә әтинең бертуган абыйсы Валерик физкультура фәненнән укыткан иде. Әти үзе дә кайчакларда безнең белән бергә мәктәптәге спорт түгәрәкләренә йөри иде. Шулай булгач, спортка булган сөю каннан ук килә, дип әйтергә дә буладыр.

Спортка булган мәхәббәт әле дә дәвам итә. Бигрәк тә яз-җәй айларында иртән йөгерергә чыгарга яратам. Авылда булганда, Өсән елгасы буйлап, Тукайга хәтле йөгереп барам. Һәр чыгуда унышар чакрым араны узарга тырышам. Казанда чакта паркта йөгерәм. Быел беренче тапкыр анда йөгерү марафоны да уздырдым. Әйткәндәй, аны мин һәр ел елны оештырырга җыенам.

Шунысына куанам, спорт белән шөгыльләнү һәм сәламәт тормыш алып бару соңгы вакытта модага әйләнеп бара. Бу бик әйбәт күренеш, минемчә. Бүгенге начар экологияле заманда шунсыз булмый да. Ни генә дисәң дә, сәламәтлекнең төп нигезе - сәламәт тормыш алып баруга һәм спорт белән дус булуга кайтып кала.

В. М. - Синең иҗатыңны үз иткән тамашачыларга журнал аша нинди әйтер сүзләрең бар?

Ришат: - Тамашачыларга булган рәхмәтләремне гади сүз белән генә әйтеп бетерә алмамдыр да, мөгаен. Шундый вакытлар булды, җырларымны радио-телевидениедән алып ташладылар, хәтта концерт залларына кертмәделәр. Аннан тыш та проблемалар күп иде. Менә шул чагында мине нәкъ тамашачылар күтәреп калдылар, сынарга, борынны салындырырга ирек бирмәделәр. Нинди концерт залына килсәм дә, заллар шыгрым тулы булды. Шушы хәлләрдән соң тамашачыларның миңа карата булган игътибары һәм ихтирамы тагын да артты. Менә шул чагында мин "Тамашачы җырчыны күкләргә күтәрә дә, җиргә төшерә дә ала", дигән сүзләрнең хаклыгына тагын бер кат инандым. Тамашачы мине хөрмәт итә, концертларыма йөри икән, димәк, минем урыным сәхнәдә булырга тиештер, дип уйлыйм. Мин - тамашачымны хөрмәт итәм, мин бүген аңа хезмәт итәм. Менә шул гына.

В.М. - Илдә - икътисадый көрчек хөкем сөрүенә, билетларыңның чагыштырмача кыйммәт булуына карамастан, халык концертларыңа агылып килә. Моның сере нидә икән, Ришат?

Ришат: - Минем уемча, кризис вакытында җырчыларның җырчы булмаганнары - төшеп, чын җырчы булганнары ныгаеп кына кала. Бу инде тормыш тарафыннан мең кат расланган факт. Иң мөһиме - күңелләрдә кризис булмасын ул!

Тамашачының җырларымны үз итүе турында үземнең дә еш кына уйланганым бар. Ни өчен дигәндә, миннән дә әйбәтрәк тавышлы, миннән дә әйбәтрәк җырлаган җырчылар бар. Нигәдер, аларның күпләренең җырлары тамашачы күңеленә үтеп керми. Ә тамашачы күңеленә үтеп керү өчен җырны бар күңелең белән тоярга, анда халкыбызга таныш булган халәтләрне - кайгыны да, шатлыкны да дөрес итеп җиткерә һәм күрсәтә белергә кирәк. Ә моның өчен күңелеңнең моңга бай булуы кирәк. Моң ул - мелизм гына да, тавышның диапозоны гына да түгел, ә тавыш эчендә булган тагын бер тавыш ул. Урыслар аны "крик души", - да диләр, бездә ул "күңел тавышы" дип йөртелә. Күңел тавышы белән җырлап кына тамашачы күңеленә үтеп кереп була. Тик, шунысы да бар: күңел тавышы белән җырларга бер генә укытучы да өйрәтә алмый, син аны үзең дә эчеңнән тартып чыгара алмыйсың, ул бары тик Аллаһы Тәгалә тарафыннан гына бирелә. Я - бар ул, я - юк.

Сүз уңаеннан шунысын да әйтим әле, нинди дә булса сәбәпләр аркасында моң сөючеләр концертларыма йөрми башласалар да мин һич кенә дә кайгырмыйм. Чөнки мин үземне башка өлкәләрдә дә таба алам.

В. М.: - Мәсәлән?

Ришат: - Продюсер эшен алып бара, аранжировка эшли, студиядә җырлар яздыра, музыкаль җиһазларны прокатка биреп тора алам. Шулар белән беррәттән, балалар тәрбияләп үстерү дә зур эш булыр иде. Минем өчен бер генә нәрсә акча белән генә үлчәнми. Эшләгән эшнең күңел халәтеңә тап килүе барыннан да мөһимрәк.

В. М. - Һәр концерт алдыннан дулкынлану тойгысы була торгандыр инде. Аны җиңәргә нәрсә ярдәм итә?

Ришат: - Тәүге елларны мин, чыннан да, нык дулкынлана идем. Хәзер инде сәхнәгә ашкынып чыгам. Кайвакытларда шулай була, концерт башланганда тавыш булмый. Ләкин, берникадәр вакыттан соң, ул үзеннән-үзе килеп чыга. Аллаһы Тәгаләнең бер хикмәтедер инде бу. Моңа башкача аңлатма биреп тә булмыйдыр.

В. М. - Гастрольләр вакытында кызык һәм кызганыч хәлләр дә булгалыйдыр инде. Шулар турында да сөйлә әле, Ришат?

Ришат: -Ырынбур өлкәсендә узучы концертка килдек. Килсәк, костюмнар юк: 400 чакрым ераклыктагы Казанда калганнар. Костюм килеп җитмәгән дип кенә концертны өзеп булмый бит инде. Алып баручының җиңе - терсәк буеннан булган, чалбар балагы җитмичәрәк торган костюмын, бер үлчәмгә бәләкәйрәк аяк киемен киеп сәхнәгә чыгып бастым. Үзем - җырлыйм, үзем туфлиемнең кысуына түзә алмыйм. Концерт азагына, ниһаять, костюмнар да килеп җитте. Иң соңыннан: "Менә шушы костюм белән мин - беренче бүлектә чыгыш ясарга тиеш идем, менә монысы белән икенчесендә", - дип һәркайсын тамашачыга алып чыгып күрсәттем. Залдан: "Синең киемең түгел, җырың кирәк безгә", дигән тавышлар ишетелгәч кенә бераз тынычландым. Менә шундый хәлләр дә була ул гастрольләрдә.

В. М. - Ришат, мин синең корпоротивларда чыгыш ясарга яратмавыңны беләм. Бу - принципиальлекме, әллә монда башка берәр сәбәп бармы?

Ришат: - Сез дөрес әйтәсез, корпоротивларда-юбилейларда чыгыш ясарга бөтенләй яратмыйм. Ләкин, шундый кешеләр була, аларга "юк" дип әйтергә бөтенләй тел әйләнми. Элегрәк шундый очракларда "яра" диештергәли идем. Соңгы вакытта анысыннан да баш тарттым. Минем уемча, корпоротивта я юбилейда җырлап китү җырчының бәясен нык түбән төшерә. Күз алдына китерегез, син - җырлыйсың, кемдер ашап утыра. Ара-тирә ул: "Үзеңне хөрмәт итмәгәч җырлыйсың инде", дигән сыманрак сиңа карап куя. Менә бу әйбер миңа һич кенә дә ошамый. Җырчының урыны - банкет залы түгел, ә сәхнә, минемчә.

Мин үзем җырчыларны ике төргә бүлек карыйм: бар - сәхнә җырчылары, бар - банкетныкылар. Мин үзем калын кесәле абзыйлар алдында мунчаларда җырлап йөргән бик күп җырчыларны беләм. Белүен беләм, тик аларның кичтән - мунчада, икенче көнгә сәхнәгә чыгып җырлауларын гына һич кенә дә аңлап бетерә алмыйм. Кайда монда горурлык хисе, кайда үз -үзеңне хөрмәт итү?!

Бар дөнья халкы "икътисадый көрчек", дип чаң какса да, әле дә корпоротивларга-юбилейларга чакыручылар саны кимеми. Андыйларга "корпоротив-юбилей" сүзен ишетү белән "юк" димен, я булмаса, күтәрә алмастай зур хак сорыйм. Бәлки, арада Ришат борынын чөйгән була, дип уйлаучылар да бардыр. Андыйлар өчен журнал аша җавап бирәм : акча - минем өчен бөтенләй мөһим түгел! Мин, тәү чиратта, тамашачымны хөрмәт итәм. Аның концертыма килеп утыргач: "Бу бит кичә без ашап-эчеп утырганда килеп җырлап киткән иде", - дип әйтүен теләмим.

В. М. - Бер биш ел үткәч үзеңне ничегрәк итеп күз алдына китерәсең?

Ришат: - Минем бик матур һәм якты хыялларым бар. Шуларга әкренләп кенә ирешәсем килә. Гаилә корырга да вакыт җиткәндер, димен.

В. М. - Гаилә корырга вакыт җитте, дисең. Чираттагы сорау да шуңа аваздаш. Кичәгенәк сезгә киләсемне әйткәч, күршеләрем: "Йөргән кызың бармы ?" - дип сорамый кайта күрмә", - дип калдылар. Монысына ни дип җавап бирерсең икән, Ришат?

Ришат: - Кызганыч, тик бу сорауны мин һәрвакыт ачык калдырам. Шуңа берни дип тә җавап бирә алмыйм.

В. М. - Берни дип тә җавап бирә алмасаң да, күңелнең иң нечкә кылларын кузгата торган "Пар аккошлар" җыры синең репертуарыңа юктан гына килеп кермәгәндер, "Аккошлардай пар булалсаң, мәңге тугры яр булалсаң чык минем юлларыма", - дип син тикмәгә генә җырламыйсыңдыр инде, шулаймы?

Ришат: - Ул җыр репертуарга юктан гына килеп кермәде әлбәттә. Аны мин Зифа Нагаевадан махсус сорап яздырттым. "Сәхнәгә чыгам да, ялгыз аккош турында җырлыйм, бәлки, шундый җырлар башкарганга күрә мин һаман ялгызым йөримендер", - дидем. Ул ике-өч көн эчендә миңа сез әйткән җырны язып бирде. Аны тамашачылар да яратты.

Әлбәттә, һәр егет үзенең булачак кәләшен әнисенә охшатып сайларга тырышадыр. Мин дә булачак хәләл җефетемнең әниемә охшавын, аш- суга оста, минем белән бер уйда булуын теләр идем.

В. М. - Татар юрап китерә, диләр бит. Синең очракта да шулай булсын, тормыш юлыңда үзеңә тиң яр очрасын, аның белән кулга-кул тотынышып матур тормыш юлы үтәргә язсын, Ришат!

Ришат: - Амин, шулай булсын! Изге тәләкләрегезгә зур рәхмәт!

Венера МӘҖИТОВА,
Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлеге әгъзасы.

Рәсемдә: авторның һәм гаилә архивыннан алынган фотолар.

Блиц-интервью
Туган елы: 3 март 1989 ел.
Гаиләсе: Әтисе - Айрат Сөләйман улы, әнисе - Розалия Нурулла кызы, абыйсы - Ренат, сеңлесе - Айгөл.
Музыкаль бәйгеләрдә яуланган үрләре:
"Тугал тел - 2007" - дипломант,
Татар-башкорт җырларын башкаручыларның " Дуслык моңы - 2008" бәйгесе - 2нче урын,
"Гәлсәр сандугач -2008" бәйгесендә "Өмет" номинациясе җиңүчесе,
"Татар моңы - 2010" - 3нче урын,
"Р. Ваһапов фестивале-2011"дә- 1нче урын.
"Юлдаш-хит - 2016" лауреаты,
"Болгар радиосы" музыкаль премиясенең - 2014, 2015, 2016 елгы лауреаты.
Яраткан ризыгы: Әнисе пешергән бөтен ашлар да.
Кешеләрдә өнәмәгәне: Ялкаулык, икейөзлелек

Венера МӘҖИТОВА
Матбугат.ру

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: