Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Ришат Төхвәтуллин: «Булачак хатыным әниемә охшаган булырга тиеш»

Кичә Уфада Ришат Төхвәтуллин "Исеңдәме" программасын "япты". Ə көндез мәдәният сарае янындагы скверда йөгерү марафоны уздырды.

- Ришат Төхвәтуллин исемен йөрткән марафон икенче тапкыр уза. Былтыр җәй Казанда оештырган идек. Бәлки әлегә аны марафон итеп атау иртәрәктер дә, әмма киләчәктә ул зур чара булачак. Марафонның максаты - яшьләрне спортка әйдәү. Без бәләкәй чакта вакытны күпкә күңелле уздыра идек: чана шундык, велосипедта йөрдек... Ə хәзер балалар компьютер артында он-лайн уеннар уйный.

- Марафоннан тыш, һәр шәһәрдә тамашачыларың өчен кызыклы квест да уздырасың икән...
- Квест өчен махсус 2 билет калдырам. Аны концерт узачак шәһәрнең берәр урынында яшерәбез. Якынча кайда яшергәнен видеога төшерәбез һәм социаль челтәрләргә "эләбез". Кем беренче булып барып таба - билет шуныкы. Лотерея уздырып, болай гына билет таратсаң, аның кадере булмый. Бу алым тамашачыларның үзләренә дә ошый. Кичә, мәсәлән, Салават Юлаев һәйкәле янында яшердек һәм тиз арада аны фан-клубтагы кыз тапты. Аларга да күңелле, безгә дә рәхәт.

- Ришат, син эстраданың иң көнләшерлек буйдагы булгач, бу сорауны бирми булдыра алмыйм. Өйләнергә җыенмыйсыңмы?
- Өйләнсәм дә, моның хакта кычкырып йөрергә җыенмыйм. Алай итеп йөрү миңа килешми дә. Үзем нык яхшы гаиләдә тудым, тиешле тәрбия алдым. Минем өчен чын ир-ат идеалы - ул әтием. Шуңа күрә, булачак хатыным әнием кебек алыштыргысыз хатын-кыз булсын иде!

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев