Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Рифат Зарипов үзе турында: “Әйбәт атның кыңгыравы булырга тиеш”

- Рифат, инде бишенче сезонны үзең генә эшлисең. Авырмы? Салават Фәтхетдиновтан киткәнгә үкенмәдеңме? - Юк, үкенечләр булмады. "Аллага шөкер, Салават абыйда эшләгәнмен, күпме тәҗрибә җыйдым", - дип сөендем генә. 4 ел аңарда эшләү дәверендә 40 еллык тәҗрибә тупланды. Гел аның белән генә дә эшләп булмас иде, кайчан да булса үзеңә...

- Рифат, инде бишенче сезонны үзең генә эшлисең. Авырмы? Салават Фәтхетдиновтан киткәнгә үкенмәдеңме?

- Юк, үкенечләр булмады. "Аллага шөкер, Салават абыйда эшләгәнмен, күпме тәҗрибә җыйдым", - дип сөендем генә. 4 ел аңарда эшләү дәверендә 40 еллык тәҗрибә тупланды. Гел аның белән генә дә эшләп булмас иде, кайчан да булса үзеңә башка чыгарга кирәк бит. Чит кеше арбасына утырып җәннәткә кереп булмый. Әлегә авыр да димәс идем, әмма җиңел дә түгел. Башлаган вакытта 20-30 кешегә дә тамаша куеп йөрдек. Ул елларда зал тутыруы авыр булды. Аннары "Җомга киче"н күрсәтә башлаганнан соң, аншлаглар җыела башлады. Үземне зур йолдыз дип хис итеп, Башкортстан районнарына килеп кергән идек, анда да Татарстандагы сынауларны яңадан үтәргә туры килде. Хәзер Башкортстанда да хәлләр яхшырды, анда да аншлаглар белән тамаша куя башладык.

-Танылгач, фатир, яхшы машиналар алгач... Синең турыңда имеш-мимешләр сөйли башладылармы? Дус дигәннәрең качышып бетмәдеме?

-Әйбәт атның кыңгыравы була, диләр. Бернәрсә дә эшләмәсәм, сөйләмәсләр иде. Артык игътибар итмәскә өйрәндем инде. Ә дуска килгәндә, аның мәгънәсен аңларга кирәк. Дус берәү, иң күбе икәү була, ә калганнары - яхшы танышлар. Югалучылар күп булды. Башлаган елларны: "Нигә шулкадәр күп концерт куясың?" - дип, үзенчә киңәш бирергә теләүчеләр дә булды. Ә эстрададагы дуслыкка килгәндә, ул элек тә булмаган, хәзер дә юк. Сүз дә юк, ашап-эчеп утырганда, барыбыз да дус кебек. Әмма мин берәр артистка барып, үз планнарым, серләрем турында сөйләмичәкмен бит. Конкурент кеше сиңа дус була алмый. Әмма шуны истә тотарга кирәк: сиңа аяк чалсалар да, чалмасалар да - Ходайдан язган ризык барыбер синеке булачак.

-Сөйләшкәндә һәрвакыт Аллаһыны искә аласың. Әллә намаздасыңмы?

-"Әйе!" - дисәм, "Рифат мактану өчен яңа ысул уйлап тапкан", - диярләр. Шуңа күрә, бу сорауны җавапсыз калдырам. Аллаһы Тәгаләнең барлыгына, берлегенә ышанам. Бар әйберне дә үзең өчен эшлисең бит, монда кычкырып йөрү кирәкми. Ашау да үзең өчен, намазда булу да, ураза тоту да... "Мин ураза тоттым!" - дип кычкырып йөрүчеләр бар, әмма аларны мин аңлап бетермим.


http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев