Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Рифат Зарипов: Артистларның сәхнәдәге гомерләре кыска, шуңа һәр биш ел саен юбилей концерты уздырып калырга ашыгалар

Популяр артист Рифат Зарипов, сәхнәдә инде дүрт ел эшләсә дә, бишенче сезонын юбилей итеп, зурлап оештырырга җыенмый. Гомумән, җырчының юбилей концертларына мөнәсәбәте бик үк уңай түгел. "Хәзер һәр артист биш еллыкны да юбилей итеп уздыра башлады бит. Әллә сәхнәдәге гомерләре кыска булганга тиз-тиз генә уздырып калырга ашыгалармы шунда!" - ди...

"Быел менә дүртенче сезонны тәмамладык. Бишенчегә керәбез. Тик без аны юбилей буларак уздырмабыз инде. Шушы дүрт ел эчендә бераз булса да шомарып киттек, азмы-күпме сәхнәне аңлый башладык. Бу безнең зур адымнар белән ныклап башланган беренче зур сезон булачак, аны шулай дип атарбыз да. Безгә әле бишенче сезон дип әйтергә иртәрәктер, чөнки халык белән таныша гына барабыз. Халык күңеленә ныклап кергәннән соң гына саный башларга кирәктер ул сезоннарны дип саныйм. Бу минем фикер. Кемдер беренче, икенче сезон дип чыгыш ясый да, өченче сезоны бөтенләй булмый. Андыйларны халык тиз оныта. Шуңа күрә юбилейлар уздырыр өчен эшләргә дә эшләргә әле!" - диде җырчы.

Реклама

http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев