Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Авызда әле дә тәме саклана

Бүгенге тормышыбызга сөенеп туярлык түгел. Кибет киштәләре, табыннарыбыз ризыктан сыгылып тора. Дөрес, без бу көннәргә бик күп борчулар, газап-рәнҗешләр аша килдек, олыгайган саен, күңелдә шул балачак хатирәләре яктырып ала.

Сугышның соңгы елы. Икенче класста укыган чак. Абыем Гыйлфан белән, мәктәптән кайткач, бәрәңге басуына узган елгы черек бәрәңге җыярга йөрибез. Абыем, көрәк белән, өшеп мәлҗерәгән, апрель кояшында инде эрегән туфрактан көздән калган бәрәңге актара. Юк юкта, безнең бәхеткә, актарган саен булмаса да, инде крахмалга әйләнгән бәрәңге чыга. Чистартып юып, мич төбенә салып пешергәч, ул күмәчләрдән перәннек тәме килә иде. Алабута күмәченнән күпкә тәмлерәк.

Бу бәрәңге җире бик актарылган булганлыктан, «бәрәңге операциясен» елга аръягындагы басуга күчерергә булдык. Ул якка әле кеше чыкмаган. Боз өстенә аз гына су җәелә башлаган вакыт. Без, чабаталарны салып, су ерып боз өстенә кереп киттек. Су тубыктан гына, әлегә боз кузгалмаган.

…Эш әйбәт бара. Абыем юеш туфракны актара, мин, бәрәңгене чүпләп, балчыгыннан арындырам да, басу кырыена чыгарам. Ике-өч чиләк булгач, абыем: «Сеңлем, аякларың да туңгандыр, чирләрбез. Кич тә җитә, әйдә кайтыйк, теге өемне иртәгә килеп алырбыз», - ди. Без, бер чиләкне тутырып, кайтырга чыгабыз. Тамак ачканны да онытып, эшебезнең уң булганына куанып, өйгә ашыгабыз. Икенче көнгә эшебез - аргы яктагы бер өем бәрәңгене алып кайту.

…Ял көн, инде кояш күтәрелеп килә. Су буенда Сабан туе диярсең. Яше-карты, баласы-чагасы чыр-чу килә, гармун тавышлары ишетелә. Елганың бозы кузгалган икән. Элек авылда боз кузгалу зур тамашага әйләнә торган иде. Елгадагы бозлар, бер-берсен төртешеп, колакка ят авазлар чыгарып, түбәнгә ыргылалар. Абыемның гына боз китүдә эше юк. Әле тегендә, әле монда чабып, аргы якка чыгу чарасын эзли. Кемдер: «Гыйлфан, юләрләнмә! Кермә суга, үләргә йөрисең!» - дип кычкыра. Минем күзләр теге якта калган бәрәңге өстендә, абыем өчен дә, бәрәңге өчен дә үксеп елыйм. Бу вакыйгадан соң да әле черек бәрәңге дип, басуларны байтак актардык. Бу безнең - сугыш чоры балаларының ачлыктан качу ысулларының берсе иде. Алабута, әнис, кычыткан ашлары безне саклап калдыргандыр инде. 5-7нче классларда укыганда 3 чакрымдагы урманнан каен җиләге җыеп, Тәкәнеш базарына алып барып сата идек. 5 чакрым юлны табак белән җиләк күтәреп (чиләктән стакан белән алганда изелә) барып, һәр ял көнен базарда уздыра идек. Ул акчалар әнинең тормышын бераз гына булса да җиңеләйткәндер, китаплар алырга да ярады. Әниебез, без ачка үлмәсен, дип, кыз вакытта суккан-чиккән бер сандык әйберсен бәрәңгегә алыштырып, шуны «уфалла» арбасы белән ерактан алып кайта иде.

Тамагыбыз ач, дип елап утырмадык, тырыштык, үҗәт булдык һәм җиңдек. Бик яшьтән «уфаллага» җигелдек, әниләр белән утауга, уракка йөрдек. Утау печәнен «уфалла» белән ташып, сыер-сарык асрадык. Белемгә дә омтылдык, кеше булырга тырыштык.

Биштәр асып, белем сукмагыннан киттем. 7 кешелек конкурстан узып, 5ле билгеләренә генә укып, авыл хуҗалыгы институтын тәмамладым, агроном белгечлеге алдым. Гомерем буе бәрәңгегә хезмәт иттем.

Хәзерге көндә дә (81 яшь) 27 сутый бакчаның яртысына бәрәңге утыртам, барлык яшелчәләрне үзем үстерәм. Бәрәңгене агуламыйм, хәрәкәт тә кирәк, дип, көн саен коңгызларны чүпләп чыгам.

Яз килүен, бәрәңге, яшелчә утыртуны сөенеп көтеп алам. Узган тормышым белән горурланам. Авыл хуҗалыгында эшләп, орден-медальләргә ия булдым. Алай да ризыкка үрелгән саен, авызда балачактан калган черек бәрәңге күмәченең тәме яңара.

http://beznen.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев