Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Рәфис Кашапов кырыс шартлы камерага күчерелде: анда лезвие тапканнар

Коми республикасындагы төрмәдә утыручы милләтпәрвәр Рәфис Кашапов, аяк киемендә «лезвие табылу» сәбәпле, ике айга кырыс шартлы камерага ябылган. Адвокат сүзләренчә, шартларны кырыслату өчен, Кашаповка лезвиены махсус куйган булырга мөмкиннәр. Коми республикасының Ухта шәһәрендәге ИК-19 төрмәсендә утыручы Чаллы Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) рәисе Рәфис Кашаповның аяк киеме эченә лезвиене ашказанын тикшертү...

Коми республикасындагы төрмәдә утыручы милләтпәрвәр Рәфис Кашапов, аяк киемендә «лезвие табылу» сәбәпле, ике айга кырыс шартлы камерага ябылган. Адвокат сүзләренчә, шартларны кырыслату өчен, Кашаповка лезвиены махсус куйган булырга мөмкиннәр.

Коми республикасының Ухта шәһәрендәге ИК-19 төрмәсендә утыручы Чаллы Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) рәисе Рәфис Кашаповның аяк киеме эченә лезвиене ашказанын тикшертү өчен шәһәрнең махсус хастаханәсенә алып баргач тапканнар. Аны хастаханәгә көчле сак астында китергәннәр. Төрмәдә чишендереп тикшергән булсалар да, хастаханәгә баргач, кабат тикшергәннәр. Менә шунда Кашаповның аяк кием олтырагы астыннан биш лезвие килеп чыккан, диелә. Нәтиҗәдә, төрмә идарәсе аны тагын ике айга кырыс шартлы ЕПКТга (единое помещение камерного типа) япкан.

Күптән түгел Кашапов янында булып кайткан адвокат Руслан Гарифуллин лезвиены төрмә кешеләре махсус куйган булырга мөмкин дип саный.

- Рәфис Кашаповка лезвиенең бөтенләй кирәге юк. Әйе, тикшеренүләр алдыннан ул аяк киемен салгандыр. Төрмә хезмәткәре алдан ук лезвиеләрнең кайда ятканын белеп, аның аяк киемен дә тикшергәндер. Лезвиеләрне төрмә хезмәткәрләренең үзләре салу ихтималын күз уңында тоту кирәк. Буйсынмаган тоткынны административ җаваплылыкка тарту өчен тыелган әйберләр, лезвие кисәгеме, кырынгычмы ул һәм башка шундый әйберләр «саклаган» өчен җәза бирү Русия төрмәләрендә киң кулланыла.

- Руслан әфәнде, төрмәләрдә тоткыннар лезвие, пыяла кисәге белән кан тамырын, башка җирен кискән, гарип калган, дигән хәбәрләр ишетелеп тора. Бу лезвиеләр Кашаповныкы булса, ул алар белән нишләргә җыенган дип уйлыйсыз?

- Чыннан да, төрмә җитәкчелеге кайбер очракларда тоткыннар өчен түзә алмаслык шартлар булдыра. Тоткыннар арасында да низаглы ситуацияләр, провокацияләр тудырып, төрмәчеләр кемнәрнедер ниндидер киселү, гарипләнү юлына этәрергә мөмкин. Ләкин Рәфис Кашапов нык, ихтыярлы кеше. Ул мондый юлларга беркайчан да бармаячак. Ул биш тапкыр намаз укый, ислам юлында.

Шушы «табылган» лезвиеләр ярдәмендә алар Рәфисне штраф изоляторына ябуларын кануни итеп күрсәтергә телиләр. Гомуми камералардан аермалы буларак, Кашапов ябылган камераларда шартлар кырыс, чикләнгән.

- Быелның декабрь аенда азат ителергә тиешле Рәфис Кашаповка ни өчен төрмәдә дә каныгалар соң?

- Кашапов төрмәдә утыруына карамастан, бик актив эшчәнлек алып бара. Ул бик күп хокук, күзәтчелек оешмаларына төрмәләрдәге бик күп тәртипсезлекләр турында җиткерде. Президент Путинга да төрмә шартларында кеше хокуклары бозылу, тоткыннарга интернеттан файдалану рөхсәтен бирү буенча да петиция юллады. Аны төрмәдә эзәрлекләүләре дә менә шушы сәяси активлыгы белән бәйледер.

Узган елның Рамазан аенда Кашапов утырган Микунь төрмәсендә мөселманнарга биреләсе ашларга дуңгыз ите, чучка мае салганнар. Шушы гамәлләр буенча да Русия прокуратурасына, тикшерү комитетына, Диния нәзарәтенә мөрәҗәгатьләр юллаганнар.

Мәгълүм булганча, Ухта шәһәре мәхкәмәсе Рәфис Кашаповның төрмәдән азат ителгәч тә сигез ел органнар күзәтүе астында булырга тиешлеге хакында карар чыгарган иде. Адвокатлар бу карарны шикаять итте. Гарифуллин бу шикаятьнең кайчан каралачагы якын көннәрдә билгеле булачагын әйтте.

Рәфис Кашаповны, Коми төрмәсенә китергәннән бирле, төрле сәбәпләр табып, даими рәвештә штраф изоляторларына, кешенең рухын сындырырлык камераларга ябалар. 2015нче елның язында Ухта шәһәренең ИК-19 төрмәсенә китерелгәч, карантиннан шундук штраф изоляторына озаталар. Мондый хәл өч ай эчендә өч тапкыр кабатлана. Шундый җәзалардан соң төрмә хакимияте аны алты айга Коминың Микунь шәһәре төрмәсендәге кырыс шартлы ЕПКТга (единое помещение камерного типа) озата. Аннан Ухта шәһәре төрмәсенә кайтарылгач, ул тагын штраф изоляторларына ябыла.

Белешмә

Чаллының ТИҮе рәисе Рәфис Кашапов сепаратизмга өндәү маддәсе нигезендә гаепләнеп, 2015нче елның сентябрендә өч елга иректән мәхрүм итү җәзасы алды. Ул интернетка чыгарган мәкаләләрендә кырымтатарларның хокуклары бозылуын, Кырымны аннексияләүне хөкем итте, Русия Президенты Владимир Путинның тышкы сәясәтен гаепләп, Русиянең Донбасстагы гамәлләренә каршы чыкты.

Русиянең «Мемориал» кеше хокукларын яклау оешмасы Рәфис Кашаповны сәяси тоткыннар исемлегенә керткән иде.

Гафиулла ГАЗИЗ

«Бүген шартнамә имзаланмый, иртәгә президент атамасын тартып алачаклар»

Сәясәт белгече, КФУ профессоры Мидхәт Фарукшин шартнамә имзалануына өметләнергә кирәкми, федераль үзәк үз фикерен ачыктан-ачык әйтте, дип саный. Галим фикеренчә, Татарстан җитәкчеләре үзләре дә шартнамә имзалану өчен тырышмады, алар федераль үзәкнең өркетүенә буйсына. Галимнән, Казан Мәскәүгә ничек җавап бирергә тиеш, дип сораштык.

- Мидхәт әфәнде, Русия президенты идарәсе башлыгы урынбасары Сергей Кириенко, Казан белән Мәскәү арасында вәкаләтләр бүлешү турындагы шартнамә үзенең тарихи ролен үтәде, Русия дәүләтчелеге килешүләр нигезендә төзелми, дип белдерде. Бу нәрсәне аңлата? Мәсьәләгә нокта куелдымы?

- Килешүнең имзалануын көтеп утырырга кирәкми. Әйе, Сергей Кириенко югары вазифа били, әмма килешү имзаланырга тиешме-юкмы, бу кайчан була - аның вазифасындагы вәкаләтләр түгел. Ул тәкъдим итә, фикер белдерә ала. Иманым камил, Кириенконың бу сүзләре Русия Президенты Владимир Путин белән килешенгән. Мәсьәлә инде иң югары даирәләрдә хәл ителеп, Кириенко аша җиткерелде. Русия шартнамәне имзаларга теләми, бу булмаячак.

- Шартнамә юк икән, Русия федерациясендә Татарстанның урыны нинди булачак? Хокукый коллизия барлыкка киләчәк, дип әйттеләр. Бу нидән гыйбарәт булачак?

- Бернинди дә коллизия юк. Русия һәм Татарстан Конституциясе нигезендә, Татарстан - субъект диелгән. Федераль үзәк белән субъектлар арасында килешү төзү мөмкинлеге бар. Әмма ул кәгазьдә генә. Моңа кадәр ничек булды, шулай булачак. Татарстан - Русиянең субъекты. Ул Русиядән бәйсез, аның кануннарына буйсынмый дигән бер генә хокукый норма юк. Һәрхәлдә, халыкара хокук ягыннан бу хакта берни әйтелми. Татарстан Русия кануннарыннан тыш хәрәкәт итә дип әйтеп булмый. Тарихи факт - бәйсезлек юк. Килешүгә килгәндә, 2007нче елгы килешү 1994нче елгысы белән чагыштырырлык та түгел. Соңгы «имидж» шартнамәсендә ниләр бар соң? Төрле мәсьләләрне хәл итү өчен Татарстан федераль үзәкнең хакимият органнары белән килешүләр имзалый ала, диелгән. Алар Русия Дәүләт Думасы тарафыннан расланырга тиеш. 10 ел эчендә андый бер генә очрак та булмады. Татарстаннан читтә яшәүче татарларга ярдәм күрсәтә ала, дип язылган. Рәхим итегез! Кем тыя? Русия буйлап вәкиллекләр оештырырга берни комачауламый. Бу эшләр Татарстан бюджеты нигезендә башкарыла. Татарстан Президенты булырга дәгъва кылучы намзәтләр ике дәүләт телен белергә тиеш дип язылган. Бусы - кирәкле, мөһим маддә. Килешүдә шулай ук паспортларга Татарстанның рәсми билгеләре белән татар телендә кушымта беркетү дип язылган. Моны зур казаныш дип санап булмый, ничек кенә булмасын ул - Русия паспорты.

Татарстан хакимиятенең зур хатасы - федераль үзәккә нинди өлкәдә вәкаләтләр бүлешергә кирәклеге хакында берни әйтмәде. Бер генә тәкъдим яңгыратмады. Кирәк, мөһим дигән гомум сүзләрдән ары китмәделәр.

- Мәсәлән, Татарстан нәрсә тәкъдим итәргә тиеш иде?

- Беренче чиратта вәкаләтләр бүлешү мәгариф өлкәсенә кагылырга тиеш иде. Әлегә барлык вәкаләтләр федераль үзәктә тупланган. Ничек, күпме укытуны Мәскәү хәл итүе дөрес түгел. Тел сәясәте - республикалар вәкаләте. Федераль стандартларга төбәк компонентын тыгып кара! Татарстан тарихын да, татарлар тарихын да укытып булмый. Килешү төзергә теләгән кеше барысын да аңлатырга тиеш иде.

- Федераль үзәк шартнамәдән курка дип әйтергә нигез бармы?

- Аны имзаламауның беренче сәбәбе - төгәл кайсы тармакта вәкаләтләр бүлешү турында сөйләшмәү булса, икенчесе - Татарстанның начар үрнәк күрсәтү мөмкинлеге. Татарстан сорый икән, тигез хокуклар принциплары нигезендә, башкалар да килешүләргә дәгъва итә ала. Федераль үзәккә болар кирәкме? Юктыр дип уйлыйм. Дөрес, вәкаләтләр таләп итү, килешү нигезендә эш итү - нормаль күренеш. Әмма тагын бер тапкыр кабатлыйм, төгәллек булмады. Республика элиталарының бары тик менә Татарстанның килешүе бар, без менә нинди тәти дип күрсәтү омтылышы гына сизелде.

- Татарстан хакимияте шартнамә имзалансын дип артык тырышмады кебек. Бу сорауны беренче булып матбугат күтәрде, республика җитәкчеләренә азмы-күпме бу хакта белдерүләр ясарга туры килде, депутатлар кымшана башлады…

- Дөп-дөрес. Ачыктан-ачык белдерүләр булмады. Татарстан Дәүләт шурасы мөрәҗәгатендә хокукый сорауларны хәл итәр өчен эшче комиссия булдырырга кирәк диелгән. Шартнамә турында бер сүз булса иде! Тот та әйт бит, әмма ләм-мим. Миңа калса, аларга өстән, Русия хакимиятеннән бу теманы күтәрмәскә дигән күрсәтмә булган. Татар конгрессын искә төшерегез, шартнамә турында курка-курка әйтелде. Рәсмиләр аның мөһимлеге турында гына авыз чайкады. Чыгыш ясарга рөхсәт ителмәгән, Бу - хакимият хатасы. Кирәк икән, шартнамә турында ачыктан-ачык әйт, таләп ит. Дәшми калу шартнамәнең булмавы белән килешәбез дигәнне аңлата.

- Бүген килешүгә «юк» диелде, иртәгә ни көтәсе? Татарстанның җавабы нинди булырга тиеш?

- Бернинди дә адымнар ясалмаячак. Татарстан элитасының федераль үзәккә басым ясарлык коралы юк. 2000нче елларда федераль үзәктән Татарстанга карата һөҗүм башланды. Башта суверенитетны танырга теләмәделәр, бу хакта Русия конституция мәхкәмәсе карары бар. Аннары татарларга латин имласын куллануны тыйдылар. Федераль стандартлар кертеп, төбәк милли компонентын куллану да канунга буйсынмау дип аталды. Бүген килешү булмаячак диелде, бу да тыелды. Киләсе һөҗүм татар теленә булачак. Туган телдә белем алу, татар телендә укыту мөмкинлеге һавада эленеп калды. Йошкар-Олада Владимир Путин, рус телен барысы да белергә, укырга тиеш, әмма туган тел булмаган телләрне мәҗбүр итәргә кирәкми, диде. Татарстанда президент институты мәсьәләсе дә хәл ителмәгән. Путин, халык хәл итә, диде, әмма ахыр чиктә аның сүземе, әллә федераль канун өстен чыгармы - билгесез. Хәлләр кайсы якка барыр - белмим, әмма безнең файдага түгел. Федераль үзәк Татарстан инициативаларын гел кире сукалый. Ул Татарстанга киртә куйганда республика җитәкчелеге дәшмәде, гел, әйе, дип риза булды, башын иде.

Халык та битараф. 2007нче елдагы килешүдә халык мәнфәгате исәпкә алынмады, шуңа да ул битараф.

Белешмә өчен. Мидхәт Фарукшин - 1939нчы елда туган, фәлсәфә фәннәре докторы, профессор, Татарстан фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, Русия сәяси фәннәр, гуманитар фәннәр академияләре академигы. Русия, чит илләрдә федерализм күренешләрен, фиркаләр системасы, җәмгыять үсеше вакытында демократия каршылыкларын өйрәнгән галим.

Римма ӘБДРӘШИТОВА

БСТның турыдан туры эфирында Рөстәм Хәмитовны вазифасыннан китәргә өндәделәр

21нче август көнне Башкортстанның БСТ дәүләт телеканалында республика башлыгы Рөстәм Хәмитовка вазифасыннан китү тәкъдиме яңгырады. «Бер-ике-өч, Хәмитов, кит!» («Раз-два-три, Хамитов, уходи!») сүзләре туры эфирда яңгырады.

Әлеге аудиоязма Хәмитовка каршы митингта яздырылган. Аудио торак-коммуналь темасына тапшыру азагында яңгыраган.

Телеканал җитәкчелеге фикеренчә, «яман ниятле кешеләр, каналның саклау системасын узып, хәбәрләрдәге сюжет тавышы трегын махсус үзгәрткән».

Телеканал бу хәлне тикшерүне сорап, тәртип саклау оешмаларына мөрәҗәгать иткән.

http://beznen.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев