Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Рәфинә Ганиуллина: "Әтине ничек бар - шулай кабул итәбез"

Аны башка бер җырчы белән дә бутап булмый. Тавышы, сәхнәдә үз-үзен тотышы, иҗаты башкалардан аерылып тора. Үзе чибәр. Тормышы, балачагы гыйбрәтле. Сүзем - җырчы Рәфинә Ганиуллина турында.

- Рәфинә, синең белән соңгы тапкыр менә-менә улың туарга торган көннәрнең берендә очрашып, озак кына сөйләшеп утырган идек. Шушы вакыт эчендә тормышың ничек үзгәрде?

- Сөләйманга да 3 яшь тулды. Тормышымда яңа кешем - улым барлыкка килгәч, дөньяга карашым нык үзгәрде. Без сабыйларны түгел, алар безне өйрәтә икән.

- Икегез дә концертларга чыгып киткәндә бала кем белән кала?

- Ярдәмчеләребез дә бар, хәзер күбрәк үзебез белән концертларга алырга тырышабыз. Кешене дә борчыйсы килми, бала янда булганда күңел дә тынычрак.

- Улыгызны ничек тәрбиялисез?

- Иң беренче чиратта, гаиләдә татулык, тынычлык һәм мәхәббәт булырга тиеш. Шушы мохиттә үскән балалар икенче төрле була дип саныйм. Танышларыбыз белән дә еш кына ул темага сөйләшәбез, хәзерге балалар бик рәхәттә үсә. Бөтен мөмкинлекләр бар. Үзебезнең балачак җиңел генә үтмәде. Әнидән теге яки бу әйберне алып бир, дип сораганыбыз да булмады. Чөнки акчасы юк икәнен белә идек. Ә хәзерге балалар кибеткә керү белән бер кулына киндер күкәен, икенчесенә машина-курчагын кыстырып куя. "Кичә генә алдык, улым, бүген алмыйбыз", - дип каршы төшсәң, өйгә кадәр елап кайта инде ул. Бала кечкенәдән акчаның каян килгәнен белеп, эш белән үсәргә тиеш дип саныйм. Бөтен теләгән әйберләрен алып, холыкларын бозарга ярамый.

- Матур гаилә булып яшәүнең сере нидә?

- Минемчә, бер-береңне тулыландырырга өйрәнсәң, ныклы гаилә төзеп була. Үземнең тормышымны бары тик иҗади кеше белән генә бәйләргә теләгән идем, Аллага шөкер, гармунчым (Рәзил Камалов - авт.) һәрвакыт үзем белән.

  • "Без әнкәйнең биш шатлыгы"

- Әниегез Зөлфия апаның хәлләре ничек (язучы, журналист Зөлфия Мансур)?

- Әниебез 2016 елның көзендә инсульт кичерде. Шундый авыр хәлдән соң аның әкренләп тормышка кайтуы үзе бер могҗиза! Әнине биш кыз чиратлап карыйбыз. Әле беребездә, әле икенчебездә кунак кызы булып йөри. Сөләйман белән мөнәсәбәтләре аеруча җылы. Ике бәби сыман, телевизор пульты өчен талашалар. Берсенә мультфильм, икенчесенә кино кирәк. Әни совет фильмнарын карарга ярата. Кич белән, һичшиксез, битенә, кулларына, аякларына крем сөртергә кирәк. Шунсыз йокларга яту юк. Әлбәттә, ул мондый тәрбиягә лаек! Актив, җир җимертеп эшләп йөргән кешенең шушы чир белән аяктан егылуы гына кызганыч. Хәзер күпне күргән, гомер иткән әнине санга сукмаган чакларны уйлап, үзәк өзелә…

Без әни белән икебез дә бишәр балалы гаиләдә өлкән бала булып дөньяга килгәнбез. Охшаш якларыбызны барлыйм, чагыштырам, "Син әниеңә охшагансың икән" дисәләр, үземне дөрес юлдан баручы батыр кеше итеп хис итәм. Бу миңа яшәү көче бирә! Әлегә мин дә биш бала алып кайтачакмын дип әйтә алмыйм, әмма бертуганнарың күп булу - зур бәхет икән.

- Балачагыгызның авыр үткәнен беләм. Әгәр шул елларга кайтсак, күз алдына иң еш килә торган күренеш?

- Без кечкенә вакытта җырлар сайлап, кичләрен өйдә репетицияләр ясап, концертларга әзерләнә идек. Ян-якларын песиебез Мырауҗан тырнап, җепләре чыккан чәчәкле диванда утырган бәхетле дә, шул ук вакытта әйтеп бетергесез моңлы да әни күз алдына килә...

Беренче класска укырга киттем. 4 сентябрьдә минем туган көн. Бөтен классташларымны җыеп, туган көнемне уздырабыз дип, өйгә алып кайтканым истә. Үзебездә дә өй тулы бала-чага. Бишенчебез - Гөлсу әле туган гына. Бер көтү баланы күргән әни ни орышырга белми, кире борып та җибәрә алмый. Шунда тиз генә пешкән чөгендер, бәрәңгедән бер табак винегрет салаты ясап ашаткан иде әни. Классташларым таралышкач, орышты инде: "Алдан кисәтмичә, әзерләнмичә туган көнгә чакырмыйлар", - диде. Хәзер винегрет ашаган саен шул туган көн искә төшә.

- Элек әтиегез белән бик аралашмый идегез бугай. Соңгы елларда ул сезнең клипларда да күренде, интернетта фотолары да күзгә ташланды. Хәзер араларыгыз ничек?

- Без әти белән һәрвакыт аралашып тордык. Аның ялгышы - үзен җиңә алмавында. Шуңа күрә безне үстерергә ярдәм итә алмады. Хәзер ул үзенең хатасын таный, ләкин гомер узган. Без аны ничек бар - шулай кабул итәбез. Күптән түгел күчтәнәчкә каз алып килгән иде, Сөләйманның туган көненә пешереп ашадык, рәхмәт үзенә!

- Каенанагыз белән мөнәсәбәтләр ничек?

- Асия әниебез Башкортстанның Тәтешле районында яши. Аралар ерак булса да, еш күрешеп, аралашып торабыз. Арабызга кысылмый, төпле киңәшләрен бирә. Яратып әйтә торган бер сүзе бар: "Талашып вакыт уздырмагыз!" Әлеге сүзләр гаилә тормышыбызда бер девиз булып тора. Арада әз генә талаш китсә дә, әнинең сүзләрен искә төшереп, туктарга тырышабыз.

- Еш елыйсыңмы?

- Булгалый. Гадәттә, елаган чакларда гаеплеләрне барлый башлыйсың. Барлый торгач, елатучысы да син - үзең булып чыгасың.

- Сәхнәдә генә түгел, тормышта да үзеңне бик зәвыклы тотасың. Бу табигый халәтме, әллә үз-үзеңне шулай тәрбиялисеңме?

- Күңел халәтем, табигатьтән киләдер дип уйлыйм. Кайвакыт ул сыйфат тамашачы белән минем араны ерагайтып та җибәрә сыман. Чөнки татар тамашачысы беренче чиратта гадилекне ярата. Зәвыкка төрелгән гадилегемне дә халыкка күрсәтә алсам, уңышка ирешермен дип саныйм.

- Ялганны ничек кабул итәсең?

- Беркемгә дә ышанмыйм, шуңа күрә кеше мине ялганлыймы, юкмы - мөһим түгел. Ялганы тотылса, ышаныч бетә, шуны истә тотып яшим. Ялган әйтте микән, юк микән дип, артыннан тикшереп йөрмим.

- Габделфәт Сафин белән эшли башлаган чорларыңны хәтерлисеңме? Иҗади тандем шулай дәвамлы булыр дип уйлаган идеңме?

- Эшли башлаган чорда, бәлки, аның нинди зур артист булуын аңлап та бетермәгәнмендер. Бер тапкыр дуэт җырларбыз да шуның белән хушлашырбыз дип тә уйлаганмындыр. Ә артка борылып карасаң, 10 ел вакыт узып та киткән. Габделфәт абый - халык җырчысы. Анда тоемлау хисе көчле, халык ишетергә теләгән темаларны күтәреп ала, әйтәсе фикерен җырлары аша җиткерә. Үземне аның дәвамчысы дип тә саный алам. Тәгаен бер нәрсәне әйтәм: аның юлыннан барсам, адашмаячакмын.




http://akcharlak.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев