Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Республикада яшүсмерләр арасында җинаятьчелек югары һәм түбән районнарны атадылар

Татарстанда яшүсмерләр кылган җинаятьләр 10,7 процентка кимегән.

(Казан, 12 декабрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). ТР Дәүләт Советында Социаль сәясәт комитеты утырышында яшүсмерләр җинаятьчелеге күрсәткечләре югары һәм түбән районнарны атадылар.

ТР Эчке эшләр министрлыгының полиция участок вәкилләре эшен һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәләр эшен оештыру идарәсе башлыгы урынбасары Лариса Осипова әйтүенчә, республикада яшүсмерләр җинаятьчелеге тулаем алганда кимесә дә, кайбер районнарда проблемалар әле бар.

"Казанның Идел буе районы, Яр Чаллы, Әлмәт, Азнакай, Алабуга, Биектау, Түбән Кама, Нурлат районнарында төнге вакытта эшләнгән җинаятьләр арткан. Балалар автомобильдән әйбер урлый, машина куып китә, төрле җәмәгать урыннарында әйбер талыйлар", - ди Лариса Осипова.

Шул ук вакытта, Мамадыш, Спас һәм Тәтеш районнарында, Яр Чаллыда, Казанның Авиатөзелеш, Яңа Савин районнарында яшүсмерләр җинаятьчелеге кимүе күзәтелә. ТР да яшүсмерләр кылган җинаятьләр 10,7 процентка кимегән. 736 дан 657 очракка калган. Төнлә кылган җинаятьләр 133 дән 117 гә кадәр кимегән.

Лариса Осипова балигъ булмаган балалар булуы тыелган яки чикләнгән җәмәгать урыннарына рейдларда быел законны бозган 3481 бала ачыкланганын әйтте. 3309 үсмер төнлә җәмәгать урыннарында, 26 сы күңел ачу һәм ял учреждениеләрендә, 67 се торак йортларның гомуми кулланыш урыннарында тоткарланган.

Ата-аналарга һәм вазифаи затларга полиция хезмәткәрләре 3595 административ документ төзегән. 1225 кешегә штраф салынган.

http://maratkabirov.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев