Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Республикада ял көннәренә һава торышы

Шимбә-якшәмбедә Татарстанда һәм Казанда алмашынучан болытлы һава торышы сакланачак.

(Казан, 11 август, «Татар-информ»). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 12 һәм 13 августта Татарстанда һәм Казанда алмашынучан болытлы һава торышы сакланачак.
12 августта урыны белән кыска вакытлы яңгыр, аерым районнарда яшенле яңгыр явуы фаразлана. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, яшен вакытында тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк көчле җил көтелә. Төнлә һаваның минималь температурасы республика буенча +12..+17, ә көндез максималь температура +20..+25 градусны тәшкил итәчәк.
Башкалада төнлә һаваның минималь температурасы +14..+16, көндезге сәгатьләрдә максималь температура +20..+22 градус булачак, дип фаразлый синоптиклар.
13 августта республикада явым-төшемнәр көтелми, төньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнлә +9..+14, көндезге сәгатьләрдә +20..+25 градус җылы булачак.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев