Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Республика газеталары Татарстан халыкларының туган телләрендә махсус кушымта чыгара

Беренче чыгарылыш мариларның традицион «Семык» бәйрәменә багышланган, ул 19 июньдә узачак.

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ», Лилия Шәйхетдинова). Республика газеталары Татарстан халыкларының туган телләрендә махсус чыгарылышлар сериясен әзерләячәк.

«Республика Татарстан» һәм «Ватаным Татарстан» газеталары Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган махсус кушымталар сериясен әзерләячәк. Аларның һәркайсы Татарстанда яшәүче халыкларның милли бәйрәме турында сөйләячәк. Бу хакта «Татар-информ»га Республика традицион мәдәният бәйрәмнәренә багышланган матбугат конференциясендә Татарстан Халыклары Дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов хәбәр итте.

«Газетада шундый һәр кушымтаның өстәмә тиражлары чыгарылачак, эш бик сыйфатлы башкарыла. Быел Татарстанның төрле районнарында узачак бәйрәмнәрдә катнашучылар беренче тапкыр кулларына газета алачак. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында мондый бүләкнең кыйммәте зур. Бу яхшы традиция алдагы елларда да дәвам итәчәгенә ышанам», — дип сөйләде Шәрипов.

Махсус чыгарылышта бәйрәм турында гына түгел, ә тарихы, әлеге халыкның мәдәнияте, гореф-гадәтләре турында да сөйләнелә. Анда шулай ук истәлекле урыннар, милли кухня, милли киемнәр, милләтнең Татарстаннан чыккан күренекле вәкилләре турында мәгълүмат табарга мөмкин.

Махсус чыгарылышларны әзерләү уртак эшендә Татарстан Халыклары ассамблеясы, Татарстан халыклары Дуслык йорты, Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының милли сәясәтен гамәлгә ашыру идарәсе, республиканың милли-мәдәни автономияләре актив катнашты. Текстларны әзерләүдә Мари Эл Республикасы, Мордовия Республикасы да ярдәм күрсәткән.

Реклама

Проект «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәмендә тормышка ашырыла. Бу кушымталарның үзенчәлеге шунда, алар бәйрәм белән бәйле халык телендә басыла. Һәр махсус чыгарылыш өстәмә тираж белән 1000 данә чыгарылыр дип көтелә.

«Бу материалларның зур күләмдә рус теленә тәрҗемә ителүе, ә аннары текстлар безнең газетада төрле халыкларның туган телләрендә бастырылуы - безнең республика тарихында моңарчы күрелмәгән очрак. Кыенлык шунда ки, безнең газета рус теленә җайлаштырылган. Бездә тәрҗемәчеләр штаты юк һәм шунлыктан башка республикалардагы хезмәттәшләр белән килешергә туры килә. Коллегаларыбыз безгә максималь рәвештә ярдәмгә килә һәм эшкә бик җаваплы карый», - дип сөйләде «Республика Татарстан» газетасы баш мөхәррире Александр Латышев.

Ул «Республика Татарстан» һәм «Ватаным Татарстан» газеталарының махсус чыгарылышлары тулаем аерылып торуын әйтте. Шуңа күрә теге яки бу халыкның мәдәнияте һәм үзенчәлеге турында мөмкин кадәр күбрәк кызыклы мәгълүматларны колачлау өчен ике газета кушымталары белән дә танышырга киңәш ителә.

«Безнең чыгарылышлар "Игелекле күршелек" дип атала. Аларда без төрле милләт кешеләрнең бер республикада кулга-кул тотынып яшәве турында сөйләячәкбез. Безнең бурыч - укучыларны Татарстанда яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре, аларның мәдәнияте белән таныштыру. Моның өчен без районнарга чыгабыз, геройлар табабыз, алар белән очрашабыз. Алар безне үз милли ризыкларын әзерләргә өйрәтә, милли киемнәрен күрсәтә. Бу бик кызыклы процесс. Барысы хакында да укучыларыбыз белән уртаклашабыз», - дип сөйләде «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире Гөлнара Сабирова.

Беренче чыгарылыш мариларның традицион «Семык» бәйрәменә багышланган, ул 19 июньдә узачак. Чираттагы саннарда кушымталар шундый ук Татарстан Республикасы халыклары телләрендә (чуваш, мордва, мокша, әрзя, удмурт) булачак. Анда «Балтай», «Валда шинясь», «Гырон быдтон» һәм «Уяв» кебек бәйрәмнәргә кагылышлы темалар яктыртылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев