Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Референдумга барлык сайлаучыларның 10 проценты гына килде – Биектау авыл җирлеге башлыгы

Тавыш бирүчеләр саны 50 проценттан ким булганга күрә, җирлектә референдум үтмәгән санала.

Биектау районының Биектау муниципаль берәмлегендә үзара салым җыю буенча референдум узмаган. Бу хакта "Татар-информ"га авыл җирлеге башлыгы Илдар Минһаҗев әйтте.

"Җирлеккә 6 авыл һәм Биектау район үзәге керә. Узган ел референдум оешкан төстә узып, үзара салым акчасы җыелган иде. Аны юллар ремонтлау, тротуарлар ясау, урамнарны яктыртуга тоттык. Быел да шул эшләрне дәвам итәрбез дип уйлаган идек. Тик халык моңа каршы, күрәсең. Тавыш бирергә килмәделәр. Быелгы референдумга килүчеләрнең саны, сайлаучыларның 10 процентын тәшкил итә", - диде ул.

Искәртеп узабыз, 19 ноябрь көнне Татарстанның 858 җирлегендә референдум үткән санала. Монда тавыш бирергә килүчеләр саны 50 %тан артып китә. 856 җирлектә "әйе" дип тавыш биргәннәр. 2 муниципаль берәмлек үзарасалым җыюга каршы тавыш биргән. Болар Югары Ослан районының Шеланга һәм Чирмешән районының Яңа Чирмешән җирлекләре. Ә менә 14 җирлектә референдум узмаган. Болар - Биектау районының Усад, Биектау; Яшел Үзән районының Октябрькое, Осиново, Әйшә, Раифа, Түбән Вязовые шәһәр тибындагы бистәсе; Питрәч районының Богородское, Ленино-Кокушкино, Шигали, Питрәч; Тәтеш районының Монастырское, Чирмешән районының Чирмешән җирлекләре.

Җирле референдумда 589 мең кешенең 569ы катнашкан. Бу исемлеккә кергән сайлаучыларның 66,26 процентын тәшкил итә.

Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы мәгълүматлары буенча, узган ел үзара салым акчасы җыюда иң актив районнар:

• Мөслим ( барлыгы 87,3 миллион сум алган, шуның 17,5 миллионы - халыктан җыелган акча);
• Кукмара (74,4 миллион сум барлыгы, 14,9 миллион халыктан җыелган);
• Арча (63,4 миллион сум барлыгы, 12,3 миллионы халыктан җыелган)
• Балтач (45,3 миллион сум барлыгы, 9,3 миллионы халыкныкы).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев