Саба ТВ

Райондашлар, киләсе ун елда җылы җәй көтмәгез

Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хезмәткәрләре Россиядәге салкын җәй якындагы 10 елда гадәти хәлгә әйләнергә мөмкин, дип кисәтә. "Российская газета" язганча, бу үзгәрешләр глобаль җылыну сәбәпле килеп чыга.

Экватор һәм котыплар арасында температура аермасы кимү һава торышындагы үзгәрешләргә китерә. Россия киңлекләре өчен һәрчак һава агымының көнбатыштан көнчыгышка таба күчүе хас.

Хәзер исә илдә һава циркуляциясе билгеләнә. Ул Арктиканың салкын җилләреннән тора. Синоптиклар, әлеге вазгыять якындагы 10 елда күзәтеләчәк, дип фаразлый.

http://tatar-inform.tatar

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: