Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Район үзәк шифаханәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, районыбызда Сovid-19 чире белән авыручы 1 кеше теркәлгән

Авыру җиңел формада уза, пациент табиблар күзәтүе астында өендә дәвалана.

Аның белән контактта булган 26 кеше күзәтү астында. Бүгенге көндә  чит илләрдән кайткан кеше юк.

Ә безнең Саба районына Россия Федерациясенең башка өлкәләреннән килгән 22 кеше исәптә тора. Район үзәк хастаханәсеннән хәбәр итүләренчә, пациентларны өйгә килеп дәвалау режимы дәвам итә. Коронавирус билгеләре күзәтелгән очракта, бу югары температура,  ютәл, тән ватылу, тамак авырту билгеләре булганда, участок табибына яисә 2-35-40 телефоны буенча регистратурага хәбәр итүләре сорала.

Шулай ук, гигиена таләпләрен катгый үтәү, маска, перчатка киеп йөрү сорала.

 

Фото: https://ukrainianwall.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев