Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Район җитәкчесе үсмерне коткарырга суга сикергән

Малай янына йөзеп барып җитә җитүен, тик шул вакытта аның үзенең дә хәле начарая, көче бетә һәм һушын югалта.

Ләкин алар икесе дә батып үлгән.

Кемерово өлкәсендәге Яй елгасында су коенырга уйлаган 16 яшьлек үсмернең ялы фаҗигале тәмамлана. Елганың тирән урынына йөзеп кергән малайны кинәт су аска тарта башлый.

Бу вакытта Яй районы башлыгы урынбасарының яр буена килеп туктаган чагы була. Ул, үсмернең кычкыруын ишетеп, аңа ярдәмгә ташлана.

Малай янына йөзеп барып җитә җитүен, тик шул вакытта аның үзенең дә хәле начарая, көче бетә һәм һушын югалта. Ярга алып чыкканда ир үлгән була, ашыгыч килеп җиткән табиблар да аңа ярдәм итә алмый.

Үсмернең гәүдәсен берничә сәгать эзлиләр. Иң аянычы - аларның икесенең дә гомере вакытсыз өзелә. Елганың бу урынында бөтенләй су керергә ярамаган була, шуңа да якында коткаручылар булмый.

Елга-күлләргә су коенырга барган кешеләр шуны искә алсын иде: беренчедән, ул су коену өчен тәгаенләнгән урын, икенчедән, якында коткаручылар булырга тиеш, дип яза Кызыл таң.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев