Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Район башлыгы Рәис Нургали улы Миннихановның 9 Май бәйрәме котлавы!

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары! Хөрмәтле райондашлар!

Сезне ихлас күңелдән халкыбызның Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 75 еллыгы белән тәбрик итәм! Бу – ХХ гасырның иң канкойгыч һәм каты сугышына нокта куйган чын геройлар хакында дан һәм мәңгелек хәтер көне.

9 Майда без Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен гомерен биргән һәркемне искә алабыз. Бу бәйрәмдә илебез тарихы, һәр гаиләдәге югалту ачысы чагыла.1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы Саба районы халкын да әйтеп бетергесез зур сынауларга дучар итте. Фронтка безнең районнан 8427 кеше алынып, шуларның 4989ы яу кырында ятып калды яки хәбәрсез югалды.

Кызганыч, сугыш юлларын үтеп, туган җиренә әйләнеп кайткан солдатларның да инде күбесе арабызда юк. Бүген районыбызда 8 сугыш ветераны һәм инвалиды, 364 тыл ветераны, 12 ирләре сугышта үлеп калган тол хатыннар яши. Ленинград блокадасында булган 1 ветеран исән-сау.
Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен 3767 райондашыбызның орден-медальләргә лаек булуы, 4 якташыбызга Советлар Союзы Герое исеме бирелү, 2 якташыбыз Дан орденнарының тулы кавалеры булуы – безнең олы горурлыгыбыз.
Сугыш елларында районыбыз оккупацияләнгән территорияләрдән күченгәннәрне үзенә сыендыра. Ул вакыттагы район биләмәсенә барысы 3346 кеше, шул исәптән 1247 бала эвакуацияләнә.

Җиңү көнен якынайту өчен райондашларыбыз тылда көнне-төнгә ялгап фидакарь хезмәт куя. Казандагы госпитальләргә шефлык итү оештырыла; сугышчыларга азык-төлек, кием-салым туплап җибәрелә, акчалата ярдәм күрсәтелә. Тылдагы батырлыгы өчен 5109 райондашыбыз “Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнә.

Хөрмәтле райондашлар! Быел Җиңү бәйрәмен илдәге эпидемиология вәзгыятенә бәйле үзгә шартларда билгеләп үтәбез. Әмма Бөек Җиңүнең җәмгыятьтә тоткан урыны, аңа карап, аз гына да югалмый. Аның кадере, ветераннарга булган хөрмәт арта гына. Илебез халкы 75 ел элек яулап алынган бу Җиңүнең дөньякүләм әһәмиятле җиңү булуына чын күңелдән ышана.

Хөрмәтле ветераннарыбыз, без Сездән күп нәрсәгә өйрәндек, эшләребездә һәм омтылышларыбызда Сезгә тигезләнергә тырыштык һәм киләчәктә дә ата-бабаларыбыз данын тагын да арттыру өчен барын да эшләрбез.
Сезгә исәнлек-саулык, иминлек һәм кадер-хөрмәттә яшәвегезне телим. Ә райондашларыбызга Бөек бәйрәмнең әһәмиятен киләчәк буынга дөрес итеп тапшыруны кайгыртыйк дигән теләктә калам!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев