Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Район балалар Думасының яңа составына кандидатлар арасында дебатлар

Шушы көннәрдә Балалар иҗат үзәге базасында «Кояшкай» балалар район Думасының яңа составына кандидатлар арасында дебатлар булып узды.

Кандидатлар чират буенча үзләренең сайлау алды программасы һәм сайлау кампаниясе вакытында башкарылган «игелекле эшләре» турында сөйләделәр. Яшь булуларына карамастан, катнашучылар җитди һәм актуаль темаларны күтәрделәр. Экология, спорт, мәдәният – балаларны иң борчыган темалар иде.  Алар төрле мәдәни һәм спорт чаралары, социаль акцияләр, флешмоблар үткәрү, волонтерлар хәрәкәтен камилләштерү тәкъдимнәре белән чыктылар.

Кандидатлар үзләре белән таныштырганнан соң, аларга экспертлар һәм тамашачылар үзләрен борчыган сорауларны бирделәр: мәктәптә үзидарә нәтиҗәле эшләсен өчен нәрсә кирәк; лидер нинди сыйфатларга ия булырга тиеш; укучыларны актив эшчәнлеккә җәлеп итү өчен ниләр эшлисез. Кандидатлар барлык сорауларга да уңышлы җавап бирделәр.

Реклама

25 октябрьгә кадәр лаеклы кандидат өчен онлайн тавыш бирү дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев