Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Район балалар Думасы активы һәм Мәктәп Думасы спикерлары утырышы

13 нче сентябрь көнне, Балалар иҗат үзәге базасында район балалар Думасы активы, Мәктәп Думалары спикерлары һәм педагог-оештыручылар катнашында киңәшмә булып узды. Утырыш Балалар Думасы спикеры Халикова Энҗенең чыгышы белән башланып китте. Ул 2017-2018 нче уку елында уздырылган акцияләргә, чараларга нәтиҗә ясады.

Энҗенең чыгышыннан соң, балалар хәрәкәтен үстерү буенча бүлек мөдире Фаляхова Гөлия Рамилевна, активистлар өчен “Мин Лидер” дип исемләнгән трениг уздырды. Әлеге тренинг ярдәмендә укучылар бер-берсе белән якынрак таныштылар, үзләрендә булган лидерлык сыйфатларын күрсәттеләр.  Әлеге тренингның нәтиҗәләреннән чыгып, үзләрен актив күрсәткән укучылар, Думаның яңа составына комитет рәисләре һәм урынбасарлар итеп сайландылар.

Укучылар, ачык тавыш бирү ысулы белән, Саба гимназиясенең 9 сыйныф укучысы Шакирҗанова Алсуны район балалар Думасының спикеры итеп сайладылар. Утырыш барышында агымдагы елга эш планы, акция – конкурслар расланды, бурычлар билгеләнде.

  Соңыннан укучылар Сабаның үзәк урамында “Без терроризмга каршы” дип исемләнгән акция уздырдылар. Әлеге акциядә активистлар “Без – тынычлык яклы!” дип аталган плакат ясадылар һәм экстремизмның зыяны турында язылган буклетлар тараттылар.

 

saby.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев