Саба ТВ

Равил Шәрәфиев Алмаз Хәмзинның юбилеена нигә 1000 сум акча белән килгән? [+фотолар]

16 декабрь көнне Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор һәм сүз остазы Алмаз Хәмзин 70 яшьлек юбилеена багышланган "Татарның хуҗасы" кичәсенә тамашачыларын җыйды. //Интертат//

Гади хуҗа Алмаз, Алмаз Хәмзетдин!

Филармониянең залын шыгрым тутырган тамашачылар бәйрәмнең башлануын түземсезлек белән көтеп торды. Барысы да: «Алмаз Хәмзин гади инде», дип сөйләштеләр.

Пәрдә ачылуга, "Мирас" инструменталь ансамбленең көйләре яңгырады. Аллы-гөлле чәчәкләр белән бизәлгән сәхнәне кыйбатлы хушбуй исенә күмеп, яшь егетләрдәй биеп чыккан Алмаз Хәмзинне тамашачы җылы кабул итеп, бертуктамый кул чапты. Аннан соң аның белән бергә "Алмаз, Алмаз Хәмзетдин" дип җырлап утырдылар.

Галстугын «курай итеп», микрофонны әллә ни төрле итеп әйләндереп, халыкның игътибарын тиз җәлеп итте юбиляр.

Сәхнәгә алып баручы Зәмирә Рәҗәпова чыгып, кызыклы сораулар яудырды.

- Сезне нәрсә елмаерга мәҗбүр итә? - дип сорады Зәмирә.

- Бездә байлар бик күп бит инде. Менә шуларның "бу тормыш шулхәтле шәп булачак" - дигән сүзләреннән тәгәрәп көләсе килә, - дип җавап бирде Алмаз Хәмзин.

«Сезне елата ала торган әйбер нәрсә» дигәч, юмор остасы иң кадерле кешеләрнең бу дөньядан китүен атады. "Иң шатлыклы вакыйга?" дигән сорауга шигырь юллары белән җавап кайтарды:

Инде менә хәзер туды -

Сәит, Сәбинә оныкларым,

Пенсиягә чыктым -

Сөртергә борыннарын.

"Разилны җырларга өйрәттем, ләкин ул мине депутат итә алмады"

Юбилярны котларга Татарстанның Дәүләт Советы фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстанның халык шагыйре, Алмаз Хәмзин белән бергә уйнап үскән Разил Вәлиев чыкты. Ул Фәрит Мөхәммәтшиннең тәбрикләү сүзләрен укып, Татарстан Дәүләт Советы исеменнән алтын медален тапшыргач, балачак елларын исенә төшереп узды:

- Төрле җирләргә командировкага барганда миннән: "Син кайдан килдең?" дип сорыйлар. Күпме аңлатып та аңламагач, "Мин Алмаз Хәмзиннең авылыннан" дигәч, "Аңлашылды" дип җавап бирәләр. 70 ел буена бергә үсеп, уйнап, бер тапкыр да ачуланышмавыбыз искиткеч гаҗәп! Без бер-беребезгә шундый охшаганбыз, бер мәктәптә укыдык. Ул шигырь яза иде, ә мин җырлый идем. Шулай ук гармунда уйнарга да аннан өйрәндем. Депутатлыкка кандидатлыкка килгәндә дә аннан аерылмадым. Без аның белән авылдан-авылга йөрибез. Алмаз бии-җырлый, ә мин сөйлим. Яки, киресенчә. Берзаман бер әби чыкты да сорый: "Улым, сезнең кайсыгызны сайлыйк соң без?" ди. Алмаз шунда: "Икебезне дә сайлагыз инде!" дип шаяртты.

Алмаз - 11 нче сыйныфны тәмамлаганда иншасын шигырь юллары белән язган кеше. Соңгы вакытта Түбән Камада "Җидегән чишмә" исемле әдәби берләшмәнең тарихына багышлап шәп китап чыгарды ул. Бу - бер институт эшләрлек эш, югыйсә. Алмазга шуның өчен без бик рәхмәтле.

Разил Вәлиев китапның беренче битендә басылган шигырен укыды. Ул Алмаз Хәмзингә багышланган. Хәмзин, шаяруын дәвам итеп: "Мин Разилны җырларга өйрәттем, ләкин ул мине депутат итә алмады" диде. Дуслыкларын Һади Такташ белән Мокамай дуслыгына охшатып, үзләренә багышлап язган шигырен укып үтте.

Сәхнәгә Зәмирә чыгып, Алмаз Хәмзиннең «Атказанган» исеменнән үз теләге белән баш тарткан бердәнбер татар артисты булуын искәртте. Юбилярның Хуҗа Насретдин кебек үтемле фикер иясе булуы сәбәпле, кичәнең дә шулай аталганан әйтте.

Алия Хәмзина алкасы төшкәнче җырлады

Алмаз Хәмзинның кызы Алия: "Әтидән миңа сүз остасы таланты күчмәгән", диде. Тамашачы белән бергә җырлап, үзе әйтмешли "Әтисенең күңелен күрде". Идәнгә алкасы төшеп киткәнче җырлады Алия. Аннары, алкасын табып, тагып та куйды.

Сәхнәгә Рифат Зарипов чыкты. Ул сүз әйткәнче бабайларын котларга сәхнәгә Алмаз Хәмзиннең оныклары да менеп җитте. "Сәхнәдән төшәсегез килми мәллә?" дип, оныкларын озатып куйгач, Рифат: "Мин дә атылып чыктым әле," дип, үзенең барлыгын сиздерде. Аннан соң тамашчыны аяктан екканчы көлдерерлек мәзәкләр сөйләде. "Кычыткан чыпчыгы" җырына сәхнәне тутырып берүзе дәртләнә-дәртләнә биеде. Музыка дөрес куелмаса да, югалып калмады, юктан сүз тапты.

Юбилярны котларга Илназ Баһ, Зөлфия Минһаҗева, Дилә Нигъмәтуллина, Раяз Фасихов, Фәридә-Алсу, Илсаф, Алинә Шәрипҗанова, Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар килгән иде. Зөлфия Минһаҗева башкарган "Миләшкәем" җыры тарихына Алмаз Хәмзин аерым тукталып үтте:

- Әнинең энесе өй каршына миләш утыртты. Шул миләш бик матур булып үсеп китте. Нигәдер авылдагы иң матур миләш кебек иде ул. Шул арада бөтен авыл миләш белән тулды. Без утыртканы картаеп, киссәк тә, җыры калды. Һәр кешенең күңелендә үз миләшкәе бар.

"Юмор тозлы булырга тиеш"

Сәхнәгә килеп чыккан Раил Садриев кичәнең исеменә бәйләнде. Алмаз аңа җайлы итеп кенә: "Ул сүзләрне мин түгел, ә халык язган" дип җавап бирде. Аннан соң шаяртып, Раилне "Татарның нужасы" дип атады. Раил берничә мәзәге белән халыкны көлдергәннән соң, уйландыргыч шигырь сөйләде.

"Алмаз Хәмзин президент булса, бөтен Русия татарча укыр иде"

Юмор остасы Шәмси Закир сүзен туры тотты: "Сине һәрвакыт түбәнсетергә тырыштылар, без аны сизеп яшәдек. Ләкин син алардан өстен идең!" диде. Аннары Алмаз Хәмзиннең "Имгәк" әсәрен укыды. Шуның эчтәлегенә бәйләп, "Син президент булсаң, бөтен Русия татарча укыр иде," дип көлдерде.

Тәнәфес вакытында "Мунча ташлары" артистлары янына кереп чыгарга булдым. Алар икенче бүлеккә әзерләнү белән мәшгуль иделәр. Алмаз Хәмзин турында сүз чыккач, Гамил Әсхәдулла: "Ул универсальный кеше, 70 төрле һөнәр дә аз аңа," дип бәяләде.

- Ул шагыйрь дә, композитор да, җырчы да. Аны алыштырырдай яшьләр хәзер юк! Шагыйрьләрдән Рүзәл дә картаеп килә инде, бер яшь шагыйрь юк хәзер…

"Халык нинди юморны ярата?" дигән сорау биргәч, барысы да җавап бирергә ашкынды. Беренче булып Гамил Әсхәдулла өлгерде:

- Куркак юмор сөйләсәң, кеше бөтенләй яратмый хәзер. Юмор тозлы булырга тиеш. Тоз - дөреслекне күрсәтү дигән сүз. Ләкин аның да чиге була. Хәзер сәясәт турында шаярту бигрәк тә зарур. Илгә авыр вакытта, мөмкинлектән кулланып, дөреслекне дөрес итеп күрсәтә белергә кирәк халыкка. Алмаз ул шундый яхшы шигырьләр дә яза. Бүген Разил Вәлиев белән дуслыгы турында сөйләгән шигырендә сәясәт тә катнаша бит.

Аның сүзенә Искәндәр Мотыйгулла да кушылды:

- Алыштыргысыз кешеләр юк, әмма Алмазны алыштыручы кеше юк.

Шулай ук Рөстәм Козгынчинский Алмазның иҗат юлы авыр булганына басым ясады:

- Хәзер аның кебек тырышып эшләгән кеше әз. Бөтенесе мәзәк кенә сөйләп көлдермәкче була. Рәхәт бит! Сәхнәгә чыгып гәҗиттән мәзәк кенә сөйлисең дә көлдерәсең. Хәзер халыкка юмор гына түгел, сатира да кирәк. Халык җәмгыятьтә җитешсез җирләрне күрсә, юмор белән бергә аның авырткан җиренә тисәң, шул кызык.

Равил Шәрәфиевтән юбилярга бүләк - мең сум акча

Сәхнәгә Равил Шәрәфиев чыкты. Халык аны күрүгә алкышларга күмде. Ул сүзен шаяртудан башлады:

- Хатын белән монда килер алдыннан, сиңа бүләк алырга Колхоз базарына чыктык. Бик зурлап, чәчәк тотып киләбез дип, 1000 сум акча тотып чыктым. Карыйбыз, карыйбыз, мең сумга бернинди матур чәчәк алып булмый икән. Бик кыйммәт икән алар. Шулчак Әлфия Авзалова искә төште. Ул әйтә торган булган икән: "Чәчәк чыгарганчы, шуның акчасын чыгарсалар, яхшырак булыр иде," дип. Чыннан да, ул чәчәк бит әле өшегән дә булырга мөмкин… Мин дә, шул акча кесәсен тишмәс әле дип, акча алып килдем.

Кесәсеннән алган меңлеген Алмаз Хәмзин кесәсенә тыгып куйганыннан халык шар ярып көлергә тотынды. Равил Шәрәфиев шаяруын дәвам итте:

- Алмаз - берүзе биш татар булып йөри ала торган кеше. "Биш татар"ны ул алып барды. Сәхнәдә үзенекен җырлый, ә без артта "кер чайкаган" кебек селкенә идек. Аның миңа ошый торган ягы шул - Алмаз интеллигент кеше. Ул бервакытта да кимсетми дә, соранып та йөрми. Минем өчен Алмаз - Алмаз ул!

"Алмаз Хәмзиннең һөнәрләре күп. Ул яшь чагында төзелештә дә эшли. Казансу ярындагы цирк бинаны төзүдә Алмазның да өлеше бар. Анда да кысылырга өлгерә" дип, Зәмирә бәйрәмне дәвам итте.

"Алмаз Хәмзин - безнең Әтиебез"

Сәхнәгә Алинә Шәрипҗанова йөгереп чыкты. Ник йөгереп чыкканын да аңлатты - бөкедә утырган. Алмаз Хәмзин аны сәхнәнең уртасына хәтле озатып куйды. Алинә Әлфис Кыямов репертуарыннан "Кил син" җырын башкарып, халыкны елатты. Алинә, үзе дә күз яшьләрен тыя алмыйча, Алмаз Хәмзингә әлеге җыры өчен зур рәхмәтләрен җиткерде. Аннан соң алар икесе бергә "Кайда син" җырын җырлады.

Сәхнәгә чыккан җырчыларның күбесе Алмазны "Әтиебез" диеп атады. Алинә Шәрипҗанова Хәмзинне кочаклап кына торды.

Ата каз белән сөйләшү: Как? - Никак!

Алмаз Хәмзинне котларга Казан шәһәр филармониясе директоры Рәис Шакиров та сәхнәгә менде. Ул сүзен: "Алмаз Хәмзин кичәсе ниндидер бер аерым кичә була" дип башлады.

- Мин үзем бөтен юбилейлар белән дә килешеп бетә алмыйм. Чөнки юбилей бөтен кешегә килешми. Сәхнә уртасында чыгыш ясап, чаршау кырыена җиткәч, күбебезнең исемебезне оныталар. Ә Алмаз Хәмзин безнең йөрәк түрендә торган кеше. Аңа юбилей да, башка концертлар да килешә. Алмаз - асылташ, вулкан ташы ул. Мин бүген вулканда утырган кебек утырдым. Алмаз безнең җәмгыятьнең бөтен кимчелекләрен, барып җитмәгән җирләрен юмор-сатира аша безгә күрсәтеп тора.

Рәис Шакиров, халыкны көлдереп, тормышта булган кызык хәл белән уртаклашты:

- Вафирә Гыйззәтуллина концертлар куйганда Алмаз абый бөтен эшкә мастер иде. Вафирә апа: "Йөз кешегә тулмыйча, авылда концертны башламыйбыз" дигән. Алмаз абый ишек төбендә билет ертып тора икән. Урам бит инде, караңгы көзге көн, берни күренми. Шулчак проектор төбенә ак ата каз килә дә: "Как!" ди икән. Алмаз: "Никак!» дип җавап биргән.

"Юбилейга үзең киләсеңме?»

Концерт азагында Алмаз Хәмзин, "Туган көн" җырын башкарып, халыкка рәхмәтен җиткерде.

- Мин беркайчан да үземне күрсәтү өчен эшләмәдем. Бары тик үз фикерләремне сезнең белән уртаклашам. Сез минем җырларым белән яшисез. Мине монда кунакка гына чакырдылар. Бөтенесен оештырдылар да, "Үзең киләсеңме?" дип сорадылар.

http://www.intertat.ru/

 

 

Безнең соц. челтәрләргә кушыл ===>>> Инстаграм, ТикТок

__________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: