Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Рамил Шәрәповны суга батырмакчы булганнар [интервью-видео]

Рамил Шәрәпов тамашачы игътибарына үзенең "Кил утыр яныма" дип исемләнгән җырына төшерелгән беренче клибын тәкъдим итте. Идея авторы - җырчы үзе. Клип кайда һәм ничек төшерелгән? Съемка барышында нинди кызыклы хәлләр булган? Шушы сораулар белән шоуменның үзенә мөрәҗәгать иттек. //Tatar-today//

- Рамил, премьерагыз белән сезне! Беренче клибыгызның идеясе ничек туды, шул турыда сөйләп китсәгез иде.

Идеясе аның күптәннән бар иде. Җырга клип төшерергә тели идем, әмма ничектер килеп чыкмады. "Кил, утыр яныма" дигән яңа җырым чыкканнан бирле башымда кызыклы персонажлар әйләнеп йөри иде инде. Соңрак шул персонажларгы туры килүчеләрне сайлый, җыя башладык. Клипның иң башында мин артыннан чапкан кыз - Илүзә Гайсина Башкортстаннан махсус кайтты. Икенче кыз - Рәзилә Динмөхәммәтова театр училищесы бетергән, "Мунча ташы"нда да эшләп алган кеше, аны Интернеттан таптым. Үзем клипта укучы ролен башкарам. Иң элек мин дә укытучы булырмын дигән идем, аннары үземнең йөземә карадым да, артык яшь, дип уйлап, укучы гына булып калырга уйладым.

- Клип төшерү урыны итеп Әтнә районы Яңа Шашы авылын сайлагансыз. Үзегез Буадан бит, нигә нәкъ менә Әтнә районын сайларга булдыгыз?

- Якын тирә авыл кирәк иде. Узган елны Яңа Шашыда Сабан туе үткәргән идек, шуңа күрә барысын да беләбез. Халкы бик әйбәт. Мәктәп директорына, колхоз рәисенә, укытучыларга зур рәхмәт. Нәни таланталарга - балаларга да рәхмәтемне белдерәм. Клипта төшәргә шатланып ризалаштылар, бертөрле футболкалар киеп, әзерләнеп тордылар.

- Съемкалар озакка сузылдымы?

- 12 сәгатьтә төшереп бетердек. 17 июнь көнне сигезенче яртыда чыгып киттек. Быел һава торышлары начар, ләкин съемка көнне һава торышы бик әйбәт иде, җылы булды.

- Клип барышында велосипедтан да егыласыз, суга да төртеп төшерәләр үзегезне. Җәрәхәтләр алмадыгызмы, сәламәтлелегезгә зыян килерлек булмадымы?

- Велосипедтан егылуны төшерү өчен бер 6-7 дубль кирәк булгандыр. Җайсыз төшкән вакытлар булды, әлбәттә, әмма җитди итеп бер җиремне дә авырттырмадым. Ә суга сикерү бер дубль белән генә эшләнелде. Яхшы иттереп уйнарга кирәк иде, чөнки коры кием бер генә. Әле ул көнне су да җылынып өлгермәгән, салкын. Беренче ярдәм күрсәткәнне төшергәндә калтырата иде, дерелдәп яттым, ләкин, шөкер, салкын тидермәдем. Суда яткан вакытта велосипедта бер абзый узып бара. Мине күреп алды да: "Шәрәпов, чык инде, суга киенеп кермиләр, җылы дип белдеңме әллә? Бүтән вакытта керерсең!" - ди ( көлә).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Рамил Шәрәповны суга батырмакчы булганнар [интервью-видео]

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев