Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Рамил Шәмсетдиновка психиатр экспертизасы тәмамланган

Узган елның көзендә хәрби бүлектә сигез хезмәттәшен атып үтергән солдат Рамил Шәмсетдиновка карата мәхкәмә билгеләгән психология-психиатрия тикшерүе тәмамланган. Бу турыда Рамилнең әтисе Сәлим Шәмсетдинов Ura.ru басмасына әйткән.

Экспертизаны В.Сербский исемендәге Федераль медицина үзәге уздырган.

Хәзер Рамил Мәскәүнең 2нче тикшерү изоляторында ("Бутырка") тотыла. Аннан аны Читага озатачаклар. Экспертиза нәтиҗәләре март аенда билгеле булачак дигәннәр Сәлим Шәмсетдиновка.
 
14 февралдә Чита гарнизон хәрби мәхкәмәсе Рамил Шәмсетдинов хезмәт иткән хәрби бүлектә низамнамәгә сыешлы булмаган мөнәсәбәтләр хакында җинаять эшен карый башлады. Бу эш кысаларында зыян күрүче дип табылган җиде солдат арасында Рамил Шәмсетдинов та бар.
 
Рядовой Рамил Шәмсетдинов 2019 елның 25 октябрендә каравыл алышынган вакытта сигез хезмәттәшен атып үтерде. Хәзер аңа карата ике яки аннан артык кешене үтерү турында җинаять эше кузгатылган.
 
Рамил Шәмсетдиновның әтисе Сәлимҗан Шәмсетдинов Азатлыкка улының мондый адымга баруына бабайлык кына сәбәп була ала дип сөйләгән иде.
 
Декабрьдә Рамил Шәмсетдиновның бабайлык турындагы җинаять эшендә зыян күрүче буларак танылуы билгеле булды.
 
Шәмсетдиновны адвокатлар Равил Тугушев һәм Руслан Нагыев яклый.
 
Руслан Нагыев сөйләгәнчә, Рамил Шәмсетдинов фаҗига алдыннан өч сәгать йокламаган, чөнки сугышчан кизүдә торган. Офицерлар аңа йокларга кушмаган һәм башы белән унитазга чумдыру белән янаган. Нәгыев әйткәнчә, Шәмсетдинов нәрсә эшләгәнен аңламаган, хәтта җинаять урыныннан качкан вакытта ничек итеп чәнечкеле тимерчыбык аша сикергәне дә аның исендә түгел.
 
Гыйнварда Рамил Шәмсетдинов ачык хат язып, фаҗигага китергән адымының сәбәпләрен аңлатты.
 
Азатлык

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев