Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Рамил Шәмсетдинов эше буенча яңалык бар

Чита шәһәрендәге хәрби мәхкәмә 2019 елда сигез хезмәттәшен атып үтергән рядовой Рамил Шәмсетдиновның сак астында калу вакытын 25 сентябрьгә кадәр озайтты. Бу турыда мәхкәмәнең матбугат хезмәте мәгълүматына сылтанып РБК хәбәр итә.

“Озайту турында үтенеч өч айга – 25 сентябрьгә кадәр канәгатьләнерелде” дигәннәр матбугат хезмәтендә.
 
Аңа кадәр Шәмсетдиновны сак астында тоту дүрт айга озайтылган иде. Аның адвокаты Равил Тугушев коронавирус эпидемиясе сәбәпле тикшерү гамәлләре вакытлыча туктатылды дип белдерде.
 
Рамилнең әтисе Сәлим Шәмсетдинов улына психология-психиатрия экспертизасы вакытында табиблар аның белән тупас мөгаләмәдә булган дип белдергән. “Аңа мыскыллау сүзләре әйткәнннәр, ул анда мөдир беләнме, эксперт беләнме ызгышып та алган. Бик начар мөнәсәбәт күрсәткәннәр, кешегә караган кебек түгел, җинаятьчегә караган кебек. Күрәсең, рәнҗерлек сүзләр әйткәннәр”, дип сөйләгән Сәлим Шәмсетдинов.
 
Ул экспериза материалларында берничә сорауның чагылыш тапмавын да әйткән. “Аңлавымча, эспертиза тулысынча уздырылмаган” дигән егетнең әтисе. Аның сүзләренчә, 16 июньдә тикшерүчеләр Рамилдән психиатр экспертизасы нигезендә тагын бер кат сорау алганнар.
 
Адвокат Равил Тугушев экспертизага карата сораулары булуын, документны рецензиягә җибәрергә җыенганнарын әйткән.
 
Экспертизаны Шәмсетдинов гыйнвар-февраль айларында Мәскәүдә Сербский исемендәге институтта узган иде.
 
Рядовой Рамил Шәмсетдинов 2019 елның 25 октябрендә каравыл алышынган вакытта сигез хезмәттәшен атып үтерде. Хәзер аңа карата ике яки аннан артык кешене үтерү турында җинаять эше кузгатылган.
 
Җинаятькә бару сәбәбен Шәмсетдинов олырак хезмәттәшләренең аны җәберләве белән аңлатты. Шәмсетдиновның әтисе Сәлимҗан Шәмсетдинов Азатлыкка улының мондый адымга баруына бабайлык кына сәбәп була ала дип сөйләде.
 
Декабрьдә Рамил Шәмсетдиновның бабайлык турындагы җинаять эшендә зыян күрүче буларак танылуы билгеле булды. Март башында мәхкәмә Рамилне һәм тагын берничә хезмәттәшен җәберләгән Руслан Мухатовны ике айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итте.
 
Июньдә Рамилнең адвокаты Руслан Нәгыев Шәмсетдинов хезмәт иткән хәрби бүлектә бабайлыкка зарланып Путинга язды.
 
 
Фото: https://chita.bezformata.com/listnews/ramilya-shamsutdinova-etapirovali-v-chitu/82419570/?amp=1
Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев