Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Ракушка токмачы эчендә ит

Кичке ашка ни пешерим икән дисәгез, шундый җайлы, тәмле ризык тәкъдим итәм.

Ингредиентлар: ракушка макароннары, ит фаршы, яңа өзелгән помидор, кишер, суган, май, сыр.
 
Ракушкаларны тоз салып, суда ярымәзер булганчы пешерергә. Суганнар кушып чыгарылган әзер фаршка бераз су салып болгатырга. Пешкән ракушкаларга фаршны тутырырга һәм табага тезергә
 
Суган, кишер, помидор турап, аерым табада бераз гына май салып пешерергә. Шуны сусыл килеш макарон өстенә агызырга һәм духовкага пешерергә куярга. Пешәргә бер-ике минут кала, өстенә сыр уып салырга. 
 
Тәмле булсын!
 
 
 
 
 

 

 

 

 

 
 
 
 
 
 
 
 

 

Кичке ашка ни пешерим икэн дисэгез, шундый жайлы, тэмле ризык. ИТ ФАРШЫНДА РАКУШКАЛАР Ракушки макароны Ит фаршы Помидор Кишер Суган Май Сыр Ракушкиларны тоз салып, суда пешерергэ. Бик нык пешереп бетермэскэ. Суганнар кушып чыгарылган эзер фаршка бераз су салып болгатырга. Пешкэн ракушкаларга фаршны тутырырга хэм табага тезергэ. Суган, кишер, помидорлар турап аерым табада бераз гына май салып пешерергэ. Хэм шуны сусыл килеш макарон остенэ агызырга хэм духовкага пешерергэ куярга, пешэргэ бер-ике минут кала остенэ сыр уып салырга. Тэмле булсын! #исэнсауашаргаязсын #исмегульрецептлары #ракушки

Публикация от Исмегуль (@ismegull)

 

 

Автор: Исмегөл Зәйнуллина
Фото: https://www.instagram.com/p/B0iqWihB9qw/?igshid=yl2v68ygmyca

https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев