Саба ТВ

Радик Юльякшин юл һәлакәтенә эләккән [+видео]

"Безне Уфа ничек каршы алдымы? Шәһәргә килеп керүгә үк, Үзәк базар яныннан барырга уйладык. Светофорга туктадык, шул вакыт берәү арттан килеп бәрелә... Юк урында килеп чыккан нәрсә!"- , дип сөйләде үзенең социаль битенә язылучыларга җырчы Радик Юльякшин.

"Татар-информ" хәбәр итүенчә, һәлакәт урынына дәүләт инспекциясе хезмәткәрләрен чакырырга туры килгән.
Җырчының машинасы әллә ни зыян күрмәгән, бераз гына бамперы бөгелгән.

Һәлакәттә гаепле булучы исә аңа, шаярып - сезнең белән танышасым килде, шуңа машина артыннан килеп кердем, дип белдергән.

http://matbugat.ru

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: