Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Радик Юлъякшин: "Концерт бирү өчен тавыш кирәкми..."

Ул БСТ каналы журналисты Рөстәм Зарафетдиновка интервью биргән.

Журналист Радик Юльякшиннан акустик травмасының нәтиҗәләре турында сораштырудан башлый.
-Мин хәзер элекке кебек ишетмим. Колаклар томаланган бит. Шулай булды. Әмма бераздан соң ул җибәрә. Хәзер мин югары тавышларны бөтенләй ишетмим. Дәваханәгә барган идем, шунда ук салдылар. Бу музыка язарга комачаулый, - ди җырчы.

Ул “Элвин Грей” феноменының төп сәбәбе хезмәт дип атый. “Барысы да нульдән башланды, - ди җырчы. - Мин җырлаганда яшь кызлар гына иде. Тормыш турында җырлап карадым, егетләр барлыкка килде. Аннары мужиклар өчен язып карадым. Соңыннан продюсерлар чакыра башлады. Биш ел Мәскәүдә утырып альбомнар яздырдым. Шунда Элвин Грей барлыкка килде”, - ди ул.

- Сезне күпләр тавышсыз дип саный. Шул исәптән мин дә вокал күрсәткечләрегез югары дип санамыйм, - дип сорый журналист.

- Тулысынча риза.

- Ничек инде? Җырчыны сайлаганда мин тавышны сайлыйм.

- Күңел җырлый. Концерт бирү өчен тавыш кирәк дип санамыйм. Музыкаль мәктәптә уку мәҗбүри түгел. Мин классик җыр башкара алмыйм. Миңа кирәк тә түгел.

- Тавышсыз Элвин Грей дигәнгә үпкәләмисезме?

- Теләсә ни әйтсеннәр.

- "Уфа Арена"да концерт күпме тора?

- 3 миллион.

- Ә күпме җыеп аласың?

- Ике, бәлки өч тапкыр күбрәктер.

Автор: Резеда Галикәева

https://kiziltan.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев