Күптән түгел Башкортстанның атказанган артисты исеменә лаек булган популяр җырчы Радик Юльякшин үз инстаграммында төп концертларын турында әйткән.
(Казан, 10 сентябрь, "Татар-информ"). Күптән түгел Башкортстанның атказанган артисты исеменә лаек булган популяр башкаручы Радик Юльякшин (Elvin Grey) үз инстаграммында ел ахырына кадәр булачак төп концертларын күрсәткән. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә.
25 ноябрьдә җырчы Казан Спорт сараенда чыгыш ясаячак. 7 декабрьдә ул Уфа тамашачысын сөендерәчәк. 10 декабрьдә ул Первопрестольныйның "Москвич " концерт залында чыгыш ясарга ниятли.
Җырчы бу көннәрдә дә бик актив. Пермь, Екатеринбург, Төмән, Вагай, Тубыл, Омск, Сургут, Нефтеюганск, Лангепас, Нижневартовск һәм башка шәһәрләрдә аның концертлары бара.
Безнең Вконтаке челтәренә языл!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз
Нет комментариев