Саба ТВ

Радик Юльякшин белән Гөлназ Асаевага күз тигән

Гөлназ белән Радик соңгы арада татар эстрадасының тамашачы тарафыннан иң яратып "тикшерелә" торган җырчылары. "Тиздән өйләнәләр", - дип тә язды массакүләм матбугат чаралары, әмма шул ук вакытта Гөлназны Ришат Төхвәтуллинга да "кияүгә" бирделәр. Кыскасы, әлеге җырчылар һәрвакыт игътибар үзәгендә. Шуңа да, күз тиепме, бүген алар икесе дә дәвалану курсын үтеп...

Гөлназ белән Радик соңгы арада татар эстрадасының тамашачы тарафыннан иң яратып "тикшерелә" торган җырчылары. "Тиздән өйләнәләр", - дип тә язды массакүләм матбугат чаралары, әмма шул ук вакытта Гөлназны Ришат Төхвәтуллинга да "кияүгә" бирделәр. Кыскасы, әлеге җырчылар һәрвакыт игътибар үзәгендә. Шуңа да, күз тиепме, бүген алар икесе дә дәвалану курсын үтеп йөри.

10 май көнне иртән Радикны йөрәк авыртуы борчуга сала. Якыннары шундук ашыгыч ярдәмне чакыра. Җырчыны дәваханәгә алып китәләр һәм шундук ЭКГ ясап, диагноз куялар. Бүгенге көндә җырчы дәвалана һәм Башкортстанның берничә районында концертларын җәйгә күчерергә мәҗбүр булган. Радик тамашачылары белән һәрвакыт бәйләнештә һәм үзенең хәлләрен "Инстаграм" аша һәрдаими хәбәр итеп тора. "Дуслар, бар да әйбәт. Тагы бер-ике көн генә дәваланам да", - дип язган соңгы постларының берсендә.



Ә Гөлназга салкын тигән. Авырган килеш, температура белән концертларкуеп йөргәч, авыруы тагы да көчәйгән.

- Авыру сәбәпле, Казанда узачак Ваһапов фестиваленә бара алмыйм. Аллага шөкер, дәваханәдә табиблар һәм шәфкать туташлары бик яхшы, аларның ягымлы сүзләре дә шундук аякка бастыра. Әти-әнием дә бирегә килеп йөргәч, мине таныдылар, - ди җырчы.

http://shahrikazan.com


 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: