Саба ТВ

Һәр авылның... үз герое

Быелның август ае иде. Нормадагы җирле үзидарә бинасын ачу тантанасында катнашкан Татарстан му­ни­ципаль берәм­лек­ләр советы рәисе Минсә­гыйть Шакиров уйландырырлык, бик тә мәгънәле, тирән фикерләр белән чыгыш ясады. "Тарих бездән башлана", дип, үткәнне санга сукмаган, камил­лек­кә, рәхәтлеккә тәмам күнегеп җит­кән, зарлану-канәгатьсезлекне га­дәт иткән, уйлау-уйлану сәләтен югалта барган барчабызны да тып-тын калып...

Юкса кешеләр мөнәсәбәтенә кагылышлы, кеше кадере турында гади генә сүзләр сөйләде кебек. Менә шунда яңгыраган фикернең берсе: "Хезмәте белән макталган, танылган кешеләрегез онытылмадымы, алар хезмәте тиешенчә бәя­ләндеме? Исемнәрен мәңге­ләш­терү буенча ниләр эшләнә? Бездә бит, гадәттә, кешенең хезмәтенә бәя бирү өчен аның үлгәнен көтә­ләр. Үзе исән вакытта онытмауларын, олылауларын күрү бөтенләй башка лабаса".
Бәлки шушыннан соң туган идеядер: быел районда Өлкәннәр көне уңаеннан үткәрелә торган иң төп чарага мактаулы исемнәргә, хөкүмәт бүләкләренә лаек булган ветераннарны чакырып хөрмәт­ләделәр (хәер, болай да бу чарага ел саен нинди дә булса үзгә категорияне чакыралар иде). Күпме инде сездә андыйлар дисезме? Аягында йөреп, район үзәгенә кадәр бәй­рәмгә килә алырдайлары гына да 400ләп (!) булып чыкты! Һәм алар­ның зур күпчелеге гади хезмәт кешеләре - сыер савучылар, механизаторлар иде.


Бар иде шул сыер саву­чылар­ның, механизаторларның кадерле еллары! Хәзер алар кирәксез димим, әмма "теге" еллардагы - үт­кән гасырның җитмешенче-сиксә­нен­че елларындагы кебек аларга мактаулы исемнәр, хөкүмәт бүләк­ләре бирү бик күпкә кимеде түгел­ме? Бервакыт Яңгулда яшәүче элекке данлыклы сыер савучы, Ленин ордены, "Хезмәт Кызыл Байрагы" ордены, ВДНХ медале, истә­лек ме­дальләре, "ТАССРның атказанган тер­лекчесе", Татарстан Пре­зи­ден­тының Рәх­мәт хаты иясе Гөлфирә апа Зыятдинова белән сөйләшергә туры килде. "Кырык ел сыерлар савып, ял алганым, эш калдырганым булмады. Өч тапкыр бушлай юллама белән санаторийга барганмын икән әле. Калганы гел фермада. Өйдәгесен дә шул эш арасында гына эшләп күнеккән идек шул инде без, - дип сөйләгән иде ул. - Үзем гел алдынгы булдым, ничә председатель белән эшләсәм дә, барысы да хезмәтемне күр­деләр, гел бү­ләкләп, кызыксындырып тордылар. Ул чактагы район җитәкчеләре дә танып, исемләп белә иде. Рай­комның беренче секретаре Фәйс­ханов, Яң­гул аша үтсә, фермага кереп, хәлебезне белеп чыга иде. Дания Гаязова (тагын бер легенда - Г.Х.) белән бергә эшли идек. "Сез­нең янга кереп, бер сөй­ләшеп чыксам, бөтен ачу-борчу­ла­рым юкка чыга", - дип үсендерә иде без­не... Әле дә бик кадерле мин. Менә күптән түгел 80 яшем тулды, котламаган бер генә кеше дә калмады".


- Өлкәннәр көне уңаеннан район газетасында "Балтачны таныткан якташлар" дигән рубрика ачтык. Кайбер чакта, өлкән­нәр турында күбрәк язасыз дип, шалтыратулар да булгалый, ә бу юлы... "Һәр авылның - үз герое" дигәндәй, әле бер, әле икенче авылдан, бездә дә шун­дый кеше яши, шуның турында языгыз әле, дип шалтыраттылар. Ар­­башта да Ленин орденлы сыер савучы Оркыя апа Шакирова яши, Смәелдә кырык елга якын сыерлар сауган, "Почет билгесе" ордены кавалеры Габделхәй Әхмә­ди­ев бар, Яңгулда сигез бала үс­тер­гән, бик данлыклы терлекче Нурия Газыйм­җанова яши, ди­ләр... Шалтыраталар икән, ди­мәк, авылларда әле үз­ләренең геройларын беләләр, - ди район газетасы мөхәррире Вакыйф Зәкиев.


Килешәсездер, бүген геройлар җитми. Авыл кешесе генә түгел, го­мумән, кешелек бе­лән акча идарә итә башлаганнан алып, адәм баласы башка кыйм­мәтләр турында уйланмый, хез­мәте бәяләнмәүгә, кадере калмауга бөтенләй битараф кебек тоела башлады. Хәер, кырык ел эшләп, кырык димим, үз гоме­рендә бер тапкыр мактау кәгазе алып карамаган кеше (орден-ме­даль, мактаулы исем турында әйт­мим дә) аның тәмен, үзе турында зур сәхнәдән әйтелгән яки язылган мактау сүз­ләренең рәхәтен каян белсен?! Элек тә бөтен кешегә бирмәгәннәр аны дисезме? Киле­шәм дә, килешмим дә. Бөтен кешегә дә түгел, әмма күпчелеккә. Үзе дә кырык елдан артык гомерен балалар тәр­бия­ләүгә багышлаган, ничә буын балалар өчен мактаулы пионервожатый булган, "РСФСРның халык мәга­рифе отличнигы", "Та­тар­стан­ның атказанган мәдәният хез­мәт­кәре" исем­нәренә, Муса Җә­лил премия­сенә ия булган Җәмилә апа Сибә­гатуллинадан Иске Салавычтагы шундый исемгә-бүләккә лаек булучылар турында сорашам. Уй­ламый-нитми генә, хә­теренә кил­­гәннәрне дә дис­тәләп санады.


Дөрес, хәзер дә хезмәт кешесен олылау бар. Ел саен бер тапкыр булса да, алдынгылар бәйрәме, терлекчеләр слеты, терлекчеләр Сабан туе ише гомуми бәйрәм­нәр­не зурдан кубып үткәреп киләләр. Әмма бу гына аз. Бүген эшләүчеләр арасында да орден-медальгә, мактаулы исемнәргә лаек булучылар бик күп. Хөкүмәт бүләкләре җи­тәк­челәргә генә түгел, гади авыл апасына, агаена, бүген авылның алтын баганасы булган, аны яшәтүче егет-кызларга да бик кирәк.

("Ватаным Татарстан", /№ 155, 20.10.2017/)

 

 

Безнең соц. челтәрләргә кушыл ===>>> Инстаграм, ТикТок

__________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: