Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

QR-кодларны куллану буенча киңәшләр эшләргә тәкъдим иттеләр

Федерация Советында өлкәннәр өчен QR-кодларны кәгазьдә бирү мәсьәләсен хәл итү карала.

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко сүзләренчә, смартфоннардан файдалану мөмкинлеге булмаган аз хәрәкәтләнә торган гражданнарга QR-кодларны кәгазьдә җибәрү мәсьәләсен хәл итәргә кирәк.

«Российская газета» хәбәр итүенчә, 10 ноябрьдә Федерация Советы утырышында Коми Республикасыннан сенатор Елена Шумилова ерак торак пунктлардан өлкән яшьтәге кешеләргә кибетләргә һәм хезмәт күрсәтә торган оешмаларга бару өчен QR-кодлар алу кыен булуын җиткерә.

«Әбиләргә QR-код кирәклеген һәм аны алу өчен 200 километр ераклыктагы район үзәгенә Күп функцияле үзәккә барырга кирәклеген, анда аны бастырып чыгарырга һәм соңыннан гына шуның белән азык-төлек алырга килеп булуын аңлату кыен», — диде ул.

Шумилова Федерация Советының Социаль сәясәт комитетына аз хәрәкәт итүче кешеләр өчен QR-кодларны кәгазьдә җибәрү мәсьәләсен хәл итүне йөкләргә тәкъдим итте.

«Безнең вазгыять ковидка бәйле, катлаулы һәм федерация субъектлары тарафыннан кабул ителә торган чикләүләр азмы, күпме дәрәҗәдә сакланачак. Мәсьәлә бик дөрес куелган», — дип җавап бирде Валентина Матвиенко.

Ул социаль сәясәт комитеты башлыгы Инна Святенкога әлеге мәсьәләне Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы белән эшләргә тәкъдим итте. «Безгә халыкның күпчелек өлешен проблемалар белән күзгә күз калдырмас өчен  аңлатмалар яки киңәш-тәкъдимнәр эшләргә кирәк», — дип өстәде Матвиенко. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев