Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Путинга Россия халкына чиплы пластик паспорт кайчан бирелә башлаячагын хәбәр иттеләр

Россия Президенты, гражданнарны мәҗбүр итмичә генә, паспортларны шәхес таныклыгына алмаштыруны оештырырга кушты.

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Шәхеснең беренче пластик таныклыкларын Россиядә 2020 елның беренче яртысында бастыралар, аларны бирү паспортны алыштыру вакыты җиткәч яки гражданин теләге буенча башкарылачак. Бу хакта Россия вице-премьеры Максим Акимов Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда хәбәр итте.

«Проект ике формада гамәлгә ашырылачак – бу Россия чипы булган пластик карта һәм мобиль кушымта, аны гражданнар гамәлләрнең юридик әһәмиятен аеруча раслау таләп ителмәгән урыннарда кулланачак, – дип сөйләде Акимов. - Без сертификацияне төгәлләдек, елның беренче яртысында 100 мең басма әзерләнәчәк».

Вице-премьер сүзләренчә, паспортлар урынына таныклыклар бирү гражданнарны мәҗбүр итмичә башкарылачак.

Реклама

«Без моны, сез йөкләгәнчә, җайлап, кеше паспортны алыштыру вакыты җиткәч яисә үз теләге белән ала торган сервис булсын өчен, мәҗбүри булмаган рәвештә эшләргә ниятлибез», - диде Акимов.

Россия Президенты белән очрашу вакытында вице-премьер, россиялеләр цифрлы мохиттән дәүләт органнары белән хезмәттәшлек итү өчен активрак файдалана башлады, аерым алганда, соңгы елда электрон рәвештә күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре күләме икеләтә артты, дип хәбәр итте.

Акимов белдергәнчә, Россия дәүләт хезмәтләре порталына керү буенча дөньяда икенче урында тора.

Фото:https://www.rbc.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев