Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Путин Татарстан гаиләсен «Ата-ана даны» орден медале белән бүләкләде

Минзәлә районыннан Хуҗагалиевлар гаилә институтын ныгыту үрнәген күрсәтеп, дүрт бала тәрбияләп үстерәләр.

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Россия Дәүләт бүләкләре белән бүләкләү турындагы указны имзалады. Бүләкләнүчеләр арасында Татарстанның Минзәлә районыннан күп балалы Гөлнар һәм Фәиз Хуҗагалиевлар гаиләсе дә күрсәтелде. Документ Россия хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында басылып чыкты.

Хуҗагалиевлар гаиләсе дүрт бала тәрбияләп үстерә. 2016 елда гаилә башлыгы «Ел әтисе» Бөтенроссия конкурсында «Иң яхшы гаиләче» категориясендә катнашты.

Конкурска тәкъдим итү ролигында Гөлнар Хуҗагалиева ире тырышлыгы ярдәмендә улларының чын ир була белүләрен әйтте. «Синең ярдәмең белән алар иҗади, спорт яратучан, игелекле, акыллы, ачык кешеләр булып үсәләр», – диде ул.

Реклама

«Ата-ана даны» ордены медале белән сәламәт яшәү рәвеше алып барган, балаларның физик, рухи һәм әхлакый үсеше турында кайгырткан, гаилә институтын ныгытуда үрнәк күрсәткән дүрт һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче әти-әниләрне бүләклиләр.
 

 

 

Фото: скриншот видео из соц сетей

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев