Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Путин сайлауда җиңү белән котлаулар кабул итә башлады

Чит ил башлыклары Владимир Путинны сайлауда җиңүе белән котлый башлады. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте. Кытай башлыгы Си Цзиньпин Владимир Путинга котлау телеграммасы юллаган. Ул Кытай белән Россия арасындагы хезмәттәшлекне яңа типтагы халыкара мөнәсәбәтләрнең үрнәк ысулы дип атаган.

Бу мөнәсәбәтләр үзара хөрмәт, тигезлек, ике якка да файдалы хезмәттәшлек нигезендә корылган дип белдергән Кытай җитәкчесе.
Си Цзиньпин Россиядә дәүләт үсеше яңа уңышларга ирешәчәгенә ышануын да әйткән.
Владимир Путинны телефоннан Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев котлаган. Кубадан Рауль Кастро котлау хаты юллаган.
Шулай ук Сербия Президенты Александр Вучич, Сербия Премьер-министры Ана Брнабич, Венесуэла башлыгы Николас Мадуро, Абхазия җитәкчесе Рауль Хаджимба да Владимир Путинны котлаган.
Республика Үзәк сайлау комиссиясе бюллетеньнәрне эшкәрткән "Выборы" дәүләт автоматлаштырылган системасы күрсәткечләренә караганда, Татарстанда 19 март иртәсенә, сәгать 3кә, сайлаучылар иң күп тавышны Россиянең бүгенге Президенты Владимир Путинга биргән. Аңа 1 616 660 кеше үз тавышын тапшырган, бу - 82,90 процент дигән сүз.
Мәгълүм булганча, Россия Президенты вазифасына сигез кандидат дәгъва иткән иде, дип яза Татар-информ.
Татарстанда шулай ук 19 март иртәсенә булган мәгълүматлар буенча, Владимир Жириновский - 2,91 процент (56 716 сайлаучы тавыш биргән), Павел Грудинин - 8,62 процент (168 076), Сергей Бабурин - 0,57 процент (11 090), Максим Сурайкин - 1,76 процент (34 309), Ксения Собчак - 1,21 процент (23 557), Григорий Явлинский - 0,77 процент (15 091), Борис Титов - 0,56 процент (10 925) тавыш җыйган.
Татарстанда барлыгы 2 860 693 сайлаучы исәпләнә. Владимир Путин өчен иң күп тавышны Нурлат районында биргәннәр - 98,14 процент. Кайбыч районында - 97,08, Аксубай районындагы күрсәткеч - 95,73 процент.
Иң аз дигәндә: Түбән Кама шәһәрендә - 70,88 процент, Казанның Авиатөзелеш районында - 72,58, Азнакай шәһәрендә - 72,63.

---
Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев