Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Путин Россиядә Нәүрүз бәйрәм итүче халыкларны котлады

Россия Президенты Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтү буыннан-буынга тапшырыла торган мирас булуын да искә алды.

(Казан, 22 март, "Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путин Россиядә Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтүче халыкларны котлады. Бу турыда Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Нәүрүз - иран һәм төрек халыкларында Яңа ел ул. Котлау текстында Владимир Путин әлеге бәйрәмнең илдәге күп халыклар мирасының әһәмиятле өлеше булуын, табигатьнең язгы яңаруын, җанның чистаруын, яңа тормыш башлануын белдерүен әйтте.

Россия Президенты Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтү буыннан-буынга тапшырыла торган мирас булуын да искә алды.

"Мин сезгә уңышлар, гаилә бәхете, бай уңыш", - телим диде Владимир Путин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев