Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Путин прокуратура хезмәткәрләренә азык-төлеккә бәяләрне контрольгә алырга кушты

Россия Президенты Генераль прокуратура коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты.

Россия Президенты Владимир Путин прокуратура хезмәткәрләренә доллар курсы үсеше фонында азык-төлеккә бәяләр формалаштыру һәм коронавирус таралу куркынычы өлешендә хокук бозуларга активрак чик куярга кушты. Бу хакта дәүләт башлыгы РФ Генераль прокуратурасы коллегиясе утырышында белдерде.

«Без барыбыз да коронавирус белән дә, энергия чыганакларына бәяләр белән дә килеп чыккан проблемаларны күрәбез, дөньякүләм биржа мәйданчыклары, валюта курсы нәтиҗәләрен күрәбез. Болар барысы да безнең икътисадта, аның эшчәнлегендә чагыла, шуңа күрә Монополиягә каршы федераль хезмәт белән эшне дәвам итү, азык — төлек продуктларына бәяләрне формалаштыру өлкәсендә хокук бозуларга каршы көрәш буенча Монополиягә каршы федераль хезмәт белән мәгълүмат алмашу бик мөһим», — диде Путин.

Бер үк вакытта дәүләт башлыгы илнең эшмәкәрлек активлыгына зыян килмәсен өчен күзәтчелек ведомствосы хезмәткәрләрен тикшерүләр үткәрүгә сак якын килергә чакырды.

Икътисадта чын - чынлап эшләүчеләргә, эш урыннары булдыручыларга һәм аны саклаучыларга, тиешле эш хакы белән тәэмин итүчеләргә һәм бөтен илгә кирәкле товарларны җитештерүне тәэмин итүчеләргә ярдәм итәргә кирәк», — дип искәртте Путин.

 

РФ Президенты үз чыгышында гомумроссия тавыш бирүенә ил Конституциясенә булган дәүләтнең социаль характерын көчәйтә торган төзәтмәләр чыгарылуын искәртте. Путин сүзләренчә, бу гражданнарның социаль хокукларын үтәүне контрольдә тоту өлешендә прокуратура хезмәткәрләренең ролен арттыра.

«Хезмәт законнарын үтәмәүгә, шул исәптән хезмәт хакларын түләмәү һәм пенсия алды яшендәге затларның хокукларын бозу фактлары буенча кичекмәстән реакция белдерүегезне сорыйм», — дип бурыч куйды дәүләт башлыгы.

 

Фото: https://yandex.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев