Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Казан мәктәбенә һөҗүм вакытында һәлак булучыларны бүген җирлиләр

Фаҗигадә тугыз кеше һәлак булды, 21 кеше яраланды.

Казанның 175нче мәктәбенә һөҗүм вакытында һәлак булган кешеләрне бүген, 12 майда, җирлиләр. Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына бу мәгълүматны раслады.

Кичә Казанда яшәүче 19 яшьлек егет мәктәптә атыш оештырды. Тугыз кеше фаҗига корбаны булды. Бу — җиде бала, ике укытучы. 21 кеше яраланды, алар хастаханәдә.

Һөҗүм итүче тоткарланды, җинаять эше ачылды.

Реклама

Бүген Татарстанда матәм көне игълан ителде. 

 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев