Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Путин һәм Миңнеханов WorldSkills чемпионатының ябылу тантанасында катнашачак

Россия Президенты Казанда һөнәри осталык буенча Россия җыелма командасы әгъзалары белән очрашачак һәм чемпионатның ябылу тантанасында катнашачак.

(Казан, 27 август, “Татар-информ”). Бүген Россия дәүләте башлыгы Владимир Путин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшче һөнәрләр буенча 45нче WorldSkills дөнья чемпионаты ябылу тантанасында катнашачак. Чара “Казан Арена” стадионында узачак. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Президентының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Иртән республика җитәкчесе Кытай Халык сәяси консультатив советы рәисе урынбасары Ван Юнцин белән очрашырга планлаштыра. Ул кичә Казанга Кытай Халык Республикасы делегациясе составында килгән. Кытай кунаклары сәфәренең төп максаты – WorldSkills чемпионатының ябылу тантанасында катнашу. Анда Кытай вәкилләренә дөнья беренчелеге әләме тапшырылачак. Кытайның Шанхай шәһәре 2021 елда эшче һөнәрләр буенча 46 нчы дөнья чемпионатын уздырачак.

Көн дәвамында Татарстан Президенты WorldSkills International Генераль ассамблеясы утырышында катнашачак. Ул “Казан Экспо” күргәзмә комплексы территориясендә узачак. Ә кич Рөстәм Миңнеханов “Казан Арена” стадионында эшче һөнәрләре чемпионатының ябылу тантанасында катнашачак.

Россия Президентының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, тантаналы чарага ил президенты Владимир Путин да киләчәк. “Халыкара ярышларда катнашучылар алдында чыгыш ясаудан тыш, Владимир Путин Россиянең яшь профессионаллар җыелма командасы һәм WorldSkills International президенты Саймон Бартли белән очрашачак”, - диелә Кремльнең матбугат хезмәте хәбәрендә.

Реклама

Владимир Путинның WorldSkills чемпионаты көннәрендә Казанга килүен 2019 елның маенда “Туполев” гаммәви акционерлык җәмгыяте филиалының Горбунов исемендәге авиация заводы хезмәткәрләре сорады. Ул вакытта президент авиазаводка инспекцион сәфәр белән килгән иде. Ул Ту-160 стратегик ракетоносец модернизациясенә югары бәя бирде.

 

Фото: tatarstan.ru/архив

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев