Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Путин киләсе WorldSkills чемпионатында Россиягә беренче урынны алу бурычын куйды

Казанда узган һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатында Россия җыелма командасы, кытайлардан гына калышып, икенче урынга лаек булды.

(Казан, 28 август, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Россия Президенты Владимир Путин Россия җыелма командасына Кытайның Шанхай шәһәрендә узачак һөнәри осталык буенча 46нчы WorldSkills чемпионатында беренче урынны алу бурычын куйды. ТР Дәүләт Советы Рәисе һәм «Бердәм Россия» Бөтенроссия партиясенең төбәк бүлеге Сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда «Цифрлы икътисад» илкүләм программасын гамәлгә ашыру буенча иҗтимагый тыңлауларда шулай дип белдерде.

«Владимир Путин Шанхай шәһәрендә узачак WorldSkills чемпионатында Россия беренче булырга тиеш дигән бурыч куйды. Моны «Бердәм Россия» партиясе дә хуплый. Без һәр эшнең үз осталары булуын телибез», - дип искәртте Мөхәммәтшин.

Реклама

Аның сүзләренчә, республиканың көндәшлеккә сәләтле булуында барлык өлкәләрдә диярлек цифрлы технологияләргә таянып эшләү мөһим роль уйный. Аны үстерү профессионаллар тәрбияләүдә ярдәм итәчәк. Ул бүген Кытай делегациясе өчен Казанның ИТ-паркы, Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы буйлап экскурсия үткәрүен әйтте. Республика парламенты башлыгы сүзләренчә, кунаклар әлеге объектларда күргәннәреннән зур хис-кичерешләр алган.

Шунысын да искәртик: рәсми булмаган гомумкоманда зачетында Россия җыелмасы 14 – алтын, 4 – көмеш, 4 бронза медаль яулады һәм икенче урынга лаек булды. Беренче урында – Кытай җыелма командасы. Аның исәбендә 16 – алтын, 14 – көмеш һәм 5 бронза медаль. Өченче урында – Корея җыелмасы. Әлеге илнең вәкилләре 7 – алтын, 6 – көмеш һәм 2 бронза медаль яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев