Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Путин хәрбиләргә Себер янгыннарын сүндерүдә катнашырга кушты

Красноярск һәм Иркутск өлкәләрендә тулысынча, Бурятиядә өлешчә гадәттән тыш хәл режимы кертелгән.

Россия Оборона министрлыгы хәрби хезмәткәрләре Себердә урман янгыннарын сүндерүдә катнашачак. Президент Владимир Путин Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы докладыннан соң, шундый карар кабул итте. Бу турыда «Интерфакс» хәбәр итә.

«Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы докладын карап, Путин Оборона министрлыгына янгыннарны сүндерүгә керешергә күрсәтмә бирде», - дип хәбәр иттеләр Президентның матбугат хезмәтендә.

Президент  Иркутск өлкәсендә Кораллы көчләрнең төркемнәрен булдырырга һәм яңа карар игълан ителгәнче аларны шунда тотарга күрсәтмә биргән.

Чәршәмбегә Россиядә урман янгыннары 3 млн гектарга якын мәйданны биләп алды, хәзер 147 урман янгыны һәм барып җитәргә уңайсыз урыннарда урнашкан 300дән артык урман янгыны актив рәвештә сүндерелә.

 

Иркутск өлкәсендә иң күп янгын теркәлгән, анда 78 226 га урман фонды җирләрендә 59 янгынны сүндерәләр. Красноярск төбәгендә 21 963 га мәйданда 47 янгын, Якутиядә 1 403 га мәйданда 24 янгын сүндерелә.

Красноярск крае һәм Иркутск өлкәсенең бөтен территориясендә һәм Бурятиядә өлешчә гадәттән тыш хәл режимы кертелгән.

Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев