Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Путин Казанга киләме?

Студентлар арасында тәрбия эшен арттырмакчылар. Зәй ГРЭсының киләчәге мәсьәләсендә исә әлегә ачык­лык юк. Хөкүмәт Йортында узган брифингта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова киләсе атнада Казанда Илбашын көтәргәме-юкмы дигән сорауга да анык кына җавап бирмәде.

Бүген – Россия фәне көне уңаеннан, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фән һәм техника өлкәсендә дәүләт бүләк­ләрен тапшырачак һәм вуз ректорлары белән очрашачак дип көтелә. “КФУның Лобачевский исемендәге фәнни китапха­нә­сендә вузның күзәтчелек советы утырышы узачак, аны Рөстәм Миңнеханов җитәкли”, – диде Лилия Галимова. Чарада күтә­ре­ләчәк төп мәсьәләләрнең берсе югары уку йортларында тәрбия эшен оештыруга бәйле. “Рөстәм Миңнеханов Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының еллык коллегия утырышында билгеләп үткәнчә, вузларда тәрбия эшләре буенча проректорларны кайтару бурычы тора. Кызганыч, кайбер югары уку йортларында әлеге вазифа юкка чыккан. Республика башлыгы фикеренчә, болай ярамый”, – диде Казан Кремленең рәсми вәкиле.


Республикадагы югары уку йортларының горурланырлыгы да бар. Идел буе федераль округына керүче төбәкләр арасында Татарстанда студентлар күбрәк. “Республикада барлыгы 46 вуз бар, аларда 147 меңгә якын студент белем ала. Без әлеге күр­сәткеч буенча Идел буе федераль округында – беренче, ил кү­лә­мендә исә – җиденче урында”, – диде Лилия Галимова. Татарстан вузлары чит ил студентлары арасында да зур кызыксыну уята. Былтыр гына да чит илдән килгән 6 меңнән артык егет-кыз республика югары уку йортларына укырга кергән.


Лилия Галимова Зәй ГРЭСы­ның язмышы турындагы сорауга да җавап бирде. Моңа кадәр “КоммерсантЪ” басмасы, үз чыганакларына нигезләнеп, республика җитәкчелегенең электр станциясен 66,5 миллиард сумга яңартырга җыенуы турында хәбәр итте. “Әлеге мәгълүматны каян алганнардыр, белмим. Әлеге юнәлештә бик күп компанияләр белән сөйләшүләр алып барыла. Мәсәлән, моңа кадәр Mitsubishi Hitachi Power Systems, Siemens һәм General Electric кебек зур оешмалар вәкилләре белән очрашулар узды. Бу – бик зур, күләмле эш”, – диде Казан Кремленең рәсми вәкиле.


Россия Президенты Владимир Путин киләсе атнада Казанга киләме? Бу хакта кызыксынгач, Лилия Галимова: “Без Ил­башының эш графигына аңлатма бирә алмыйбыз”, – дип кенә җавап бирде. Инде хәбәр иткә­небезчә, Владимир Путин 10–12 февральдә Казанда РФ Дәүләт Советының торак шартларын яхшырту һәм уңайлы шәһәр мохите формалаштыруга багышланган киңәйтелгән президиум утырышын үткәрергә йөкләмә бирде. 2018 елның декабрендә Владимир Путин ил үсешендәге төп юнәлешләр буенча РФ Дәүләт Советының 16 эшче төркемен оештырды, аларны төбәк башлык­ларына җитәкләргә кушылды. Торак базарын үстерү һәм уңайлы шәһәр мохите формалаштыру буенча эшче төркемне Татарстан Президенты Рөстәм Миң­не­ханов җитәкли.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 18, 08.02.2019/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев