Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Путин гомер озынлыгының артуын илкүләм проектлар уңышының төп күрсәткече дип атады

Россиядә йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан, туберкулездан һәм юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә үлгән кешеләр саны кими.

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Россиядә гомер озынлыгының артуы илкүләм проектлар уңышының төп индикаторы булып тора. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин ТАССка биргән интервьюсында әйтте.

«Иң төп интегратор — гомер озынлыгы, ул калган бар нәрсәне чагылдыра», — диде дәүләт башлыгы.

 

Шул ук вакытта Путин шулай ук үлем очракларының кимүен дә мөһим дип санавын өстәде. Ул илдә йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан, туберкулездан һәм юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә үлүчеләр саны кимүенә игътибар итте.

«Гомуми бурыч — гомер озынлыгын арттыру, шулай булгач, ул бездә бу ел эчендә дә артты. Һәм бу үлем очраклары кимү нәтиҗәсе, һәм ул сизелерлек кимеде», — диде Владимир Путин.

Илкүләм проектлар 2019 елдан Россия Президенты Владимир Путинның «май» указы нигезендә гамәлгә ашырыла. Алар «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Экология», «Демография», «Фән», «Мәдәният», «Торак һәм шәһәр мохите» кебек илнең стратегик үсешенең 12 юнәлешен колачлый.

 

Реклама

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев