Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Путин Фәрит Мөхәммәтшинга һәм Феофанга “Ватан алдындагы казанышлары өчен” орденын тапшырды

Татарстан Парламенты башлыгы һәм архиерей әлеге бүләккә парламентаризмны үстерүгә һәм милләтара тынычлыкны ныгытуга керткән хезмәтләре өчен лаек булды

(Казан, 23 май, "Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путин үзенең указы нигезендә дәүләт бүләкләре белән сәнгать һәм фән, сәясәт һәм бизнес әһелләрен, шулай ук Россия компаниеләре хезмәткәрләрен бүләкләде. Документ хокук мәгълүматы рәсми интернет-порталында басылып чыкты.

Аерым алганда, III дәрәҗә "Ватан алдындагы казанышлары өчен" орденыны белән Татарстан Республикасының V чакырылыш Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан (Иван Ашурков) бүләкләнде.

Татарстан Парламенты башлыгы югары дәүләт бүләгенә "Россия дәүләтен ныгытуга, парламентаризмны үстерүгә һәм актив закон чыгару эшчәнлегенә зур өлеш керткәне өчен" лаек булды.

Татарстан митрополиясе архиерие "җәмгыятьтә милләтара һәм конфессияара тынычлык һәм килешүне ныгытуга керткән зур хезмәтләре өчен" лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев