Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Путин эшләми торган көннәрне май бәйрәмнәре тәмамланганчы озайтты

Президент изоляция, чикләү чаралары этаплап кына гамәлдән чыгарылачагын әйтте.

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин коронавирус белән бәйле эшләми торган көннәрне май бәйрәмнәре тәмамланганчы озайтты. Катгый таләпләр 12 майга кадәр сакланачак. Бу хакта Президент туры эфир барышында хәбәр итте.

"Май бәйрәмнәре арасында болай да күпләр отгуллар, отпуск ала иде. Ә бу шартларда бу өч көндә эшкә чыгу бигрәк тә куркыныч. Ул өч көнне дә исәпкә алып, 11 майны кертеп, бу көннәрне эшләми торган көннәр дип игълан итәм. Ләкин профилактика чаралары төгәл үтәлергә тиеш", - диде Владимир Путин.

Иң элек эшләми торган атна итеп, 30 марттан 6 апрельгә кадәр көннәр билгеләнгән иде. Аннары Владимир Путин эшләми торган көннәрне 30 апрельгә кадәр озайтты.

Россиядә коронавирус белән авыручылар саны 93 мең 558 гә җитте. Соңгы тәүлектә илдә 72 кеше һәлак булган. Барлыгы 865 кеше вафат. Россия авыручылар саны буенча Кытай һәм Иранны узып китеп, сигезенче урынга күтәрелгән.

Фото: Ильнар Тухбатов/архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев