Саба ТВ

Путин дәүләт автоинспекторларына машиналарның номерын салдыруны тыйды

ЮХИДИ хезмәткәрләре законда каралган очракларда транспорт чарасыннан файдалануны тыю хокукын саклап калачак.

РФ Президенты Владимир Путин дәүләт автоинспекторларына, кагыйдә бозу сәбәпле файдалану өчен тыелган очракта, машиналарның номерын салдыруны тыйды. Шул хактагы мәгълүмат хокукый мәгълүмат интернет-порталында урнаштырылган.

Шул ук вакытта ЮХИДИ хезмәткәрләре законда каралган очракларда машиналар һәм ике көпчәкле транспорт, трактор һәм башка транспорт чараларыннан файдалануны тыю хокукын саклап калачак.

Россиядә машина йөртүченең ОСАГО полисы булмау, техник төзексезлекләр һ.б. номерлардан мәхрүм итүдә иң киң таралган сәбәпләр булып тора.  

 

Фото: Елена Саляхова

https://tatar-inform.tatar

 

 

Безнең соц. челтәрләргә кушыл ===>>> Инстаграм, ТикТок

__________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: