Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Путин өчен иң күп тавышны Татарстанның кайсы районында биргәннәр?

Республика Үзәк сайлау комиссиясе бюллетеньнәрне эшкәрткән "Выборы" дәүләт автоматлаштырылган системасы күрсәткечләренә караганда, Татарстанда 19 март иртәсенә, сәгать өчкә, сайлаучылар иң күп тавышны Россиянең бүгенге Президенты Владимир Путинга биргән. Аңа 1 616 660 кеше үз тавышын тапшырган, бу - 82,90 процент дигән сүз.

Мәгълүм булганча, Россия Президенты вазифасына сигез кандидат дәгъва иткән иде.

Татарстанда шулай ук 19 март иртәсенә булган мәгълүматлар буенча, Владимир Жириновский - 2,91 процент (56 716 сайлаучы тавыш биргән), Павел Грудинин - 8,62 процент (168 076), Сергей Бабурин - 0,57 процент (11 090), Максим Сурайкин - 1,76 процент (34 309), Ксения Собчак - 1,21 процент (23 557), Григорий Явлинский - 0,77 процент (15 091), Борис Титов - 0,56 процент (10 925) тавыш җыйган.

Татарстанда барлыгы 2 860 693 сайлаучы исәпләнә. Владимир Путин өчен иң күп тавышны Нурлат районында биргәннәр - 98,14 процент. Кайбыч районында - 97,08, Аксубай районындагы күрсәткеч - 95,73 процент.

Иң аз дигәндә: Түбән Кама шәһәрендә - 70,88 процент, Казанның Авиатөзелеш районында - 72,58, Азнакай шәһәрендә - 72,63.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев