Саба ТВ

Путин бабаймыни?

Владимир Путин чираттагы тапкыр матбугат конференциясе үткәрде. Бу юлы илебезнең төрле почмакларыннан 1640 журналист килгән иде. Бу очрашу да, үткәннәреннән аерылды, сенсацион яңалыклар ишеттем, дип әйтә алмыйм. Журналистлар Путин күзенә чалыныр өчен файдалана сыман миңа бу чараны. Илбашының игътибарын җәлеп итәр өчен нинди генә плакатлар күтәреп чыкмыйлар. Шул рәвешле бу...

ИСКЕ АВЫЗДАН - ЯҢА СҮЗ

Инде матбугат конференциясенә әйләнеп кайтсак, Чаллы шәһәреннән килгән журналистның «Путин бабай» дип язу тотып торуы Путинның игътибарын җәлеп итте. Әмма Путин аны дөрес аңламады «Путин бай-бай» дип укыды да, берәр оппозиция вәкиле дип уйлавы булдымы, аңа сүз бирде. Журналист аңлатып биргәч кенә аңлашылды: баксаң, Путинны Татарстанда бабай дип атыйлар икән. Белмим, бары тик дөрес мәгълүмат кына җиткерергә тиешле профессия вәкиле дөнья каршында дезинформация бирергә тиеш түгел иде: бездә бары тик бер генә кеше «Бабай». Һәм Минтимер Шәймиев моңа үпкәләми, чын мәгънәсендә ул моңа лаек, дип тә саныйм. Бабай дип кадерле кешегә генә әйтәләр. Бабайны кайсы онык яратмый?!. Үземнән беләм… Татарстанның беренче президенты әле дә республикабызны җитәкләсә, туган телебез бу кадәр мәсхәрә хәлдә калмас иде. Ә Путин берничек тә безнең бабаебыз була алмаячак. Ул сайланып куелган президент буларак, илбашы булыр, әмма бабаебыз түгел. Минем ишеткәнем дә юк бу хакта, Чаллы кызы (журналисты, дип атыйсым килми, чөнки журналист юкны бар итәргә тиеш түгел) авызыннан беренче тапкыр ишеттем. Өстәвенә соравы да сәер һәм аңлашылмый. Татарстанны кырмыска оясына таяк тыккан кебек болгаткан тел мәсьәләсен болай гомум әйтеп ташларга кирәк түгел иде. Бу кыз бала, минемчә, татар теленә каршы позициядә дә иде бугай. Һәрхәлдә мин шулай аңладым. Мондый ата-анасы булмаган сорауга җавап та, әлбәттә, тәгаен була алмый. Путинның җавабы гомуми иде. Һәм бу җаваптан мин аның бу проблеманы тирәнтен аңламавын сиздем: димәк, «боярлар» дөрес киңәш бирми. Ә боярлар арасында шовинистик рухтагы затлар җитәрлек. Әлбәттә аларның һәркайсының шәхси мәнфәгатьләре дә бихисап. Һәм милли мәнфәгатьләрдә уйнау иң җиңел һәм иң үтемле чара икәнен дә алар белә. Татарстанда тыныч яшәгән вәзгыятьне куерту бик кирәк. Болганчык суда балык тоту җиңел бит.

Аллага шөкер, әлегә Татарстан - тыныч, имин. Милли вәзгыятьне болгатып, Татарстанда гауга куптарып, Татарстандагы вәзгыятьне катлауландырып, шул сәбәптән - бүгенге җитәкчелекне «булдыксыз»га чыгарганда, майлы калҗаларга үрелергә форсат җиңеләя бит. Ләкин, республикабыз тотрыклы булып, туган киеренкелекне ерып чыга алыр, дип уйлыйм.

Һәр яманның - бер яхшысы, дигәндәй, минем туган телемә кизәнү татар интеллигенциясен йокысыннан айнытып җибәрде сыман. Прокурорларның бармак янауларына, татар теле турында сүз чыгарып экстремист ярлыгы тагылу ихтималы булуга карамастан, татар интеллигенциясе дәшми калмады. Әлбәттә, өркеп калучылар да җитәрлек. Ләкин, татар үз телен саклап калырга көч, мөмкинлекләр табар, дип ышанам.

Аңлаешсыз сорауга аңлаешсызрак җавапта Путинның бер җөмләсе мине сагайтты. «Әгәр кешеләр үз милли телләрен белеп, милләт-ара аралашу телендә - рус теленнән калышсалар, ә әйдәп баручы вузларда белем бирү рус телендә алып барыла, бу Татарстанда яшәүче балаларга карата начар булыр иде», - диде ул. Аңлашылмый: Татарстан балалары бердәм дәүләт имтиханнарында рус телле регионнарга караганда да яхшырак нәтиҗәләргә ирешәләр бит. Димәк, эш монда татар телен укуда түгел. Бүген урысча белмәгән берәр татар баласы бар микән, хәтта авылларда да. Киресенчә, балаларыбызны татарча сөйләштерә алмыйбыз…

Путинның сүзләрен дәвам итәм: «Милли мәсьләләрдә бер нинди киеренкелек юк, дип саныйм. Тел белән бәйле сорау бер генә максатка юнәлгән - Русиянең кай җирендә генә яшәмәсеннәр, бар балаларга да киләчәк тормышлары өчен тигез старт шартлары булдырырга кирәк. Ләкин татарлар Татарстанда гына яшәми, якынча яртысы РФның башка төбәкләрендә яши. Барысына да тормыш башлар өчен тигез шартлар булдырырга кирәк…» Татарстан балалары татарча да укып кимсенгән булып чыгамы, Русия төбәкләрендәге балалар Татарстан мәктәпләрендәге кебек дәрәҗәдә татарча белем ала алмаганлыклары аркасында - өстенрәкме?!

Бу аңлашылмый торган сорауга җавап та аңлашылмый калды. Инде имтиханнарны татар телендә тапшыру хокукы бетерелде. Татар мәктәпләре ябылып бетеп ята. Ләкин мин ышанам, татар теленә басым да безне телебездән ваз кичтерә алмас. Путин үзе дә, милли телләрне өйрәнер өчен шартлар тудырырга кирәк, ди. Татар телен генә түгел, маримы ул, чечен телеме… Кызганыч, әлеге сүзләр бик дөрес булса да, гамәлдә болай түгел.

БЕРЛӘШӘБЕЗМЕ, БҮЛЕШӘБЕЗ?

Төбәкләрне берләштерү, эреләндерү турында әледән әле сүз кузгалып тора. Путин, бу нисбәттән, мондый инициатива төбәкләрнең үзләреннән чыкса, һәм икътисадый максатлардан гына мөмкин дип җаваплады. Татарстан мәсьәләсенә килгәндә, андый дәүләт планы юк. «Мин Президент булганда бу булмаячак» дип вәгъдә итте ул.

Һәм тагын бер мөһим мәсьәлә - дотациядә яшәүче төбәкләрне һаман да дәүләт программасы нигезендә яшәтү дәвам итәчәк. Русиядә бары тик 12гә генә калган донор төбәкләр, Путин сүзләренчә, башка субьектларны һаман да ашатып торачак. Әлбәттә, бу донор төбәкләрне, шул исәптән Татарстанны да борчымый калмый. Татарстан бюджеты елдан ел саега, республика салымнарны үзәккә күбрәк җибәрә бара. Шул рәвеше дәвам иткәндә, дотациягә генә яшәү отышлырак түгел микән, дигән сорау туа…

Кыскасы, бу сөйләшүдә минем хәтеремдә калган темалар шулар булды. Тирән мәгънәле сораулар юк дәрәҗәсендә, әлбәттә җаваплары да мин белергә теләгәнчә үк булып бетмәде. Минемчә, мондый очрашулар кирәк. Әмма анда меңәрләп журналист чакырып, аны менә шулай шоу итеп оештырырга кирәк микән.

СҮЗ АХЫРЫНДА: РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасының Милләтләр эше буенча комитеты рәисе Илдар Гыйльметдинов барлык милли республикалардан диярлек телләрне укытуны камилләштерү буенча тәкъдимнәр җыйган һәм аларны Русия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильевага юллаган. Депутат, милли телләрне мәҗбүри укытуга каршы. Аны өйрәнүне уен рәвешендә җиңел формада яследән башларга тәкъдим итә.

Бу мөрәҗәгатьтә 22 тәкъдим бар. Ләкин аңа әле җавап юк. Ул экс министр Энгель Фәттахов мөрәҗәгате кебек җавапсыз да калырга мөмкин.

Тел темасы әле ябылмаган. Гәрчә инде бүген мәктәпләргә кертелгән федераль стандартлардан читкә тайпылу булмаячагы анык булса да.

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

P.S. ВЛАДИМИР ПУТИННЫҢ МАТБУГАТ КОНФЕРЕНЦИЯСЕНДӘ ЯҢГЫРАГАН БАШКА МӨҺИМ фикерләре

Салымнар күләме турында

«2018 ел ахырына кадәр салымнар артмаячак. Халыкны вакыты чыккан салымнардан азат итү яклы мин. Эшмәкәрләрнең дә салым бурычларын «гафу итәргә» кирәк».

Киләчәк турында

«Русияне ничек күзаллавым турында күп тапкырлар әйткәнем булды. Ул заманча булырга тиеш. Хезмәт җитештерүчәнлеге күп тапкырга артырга, гражданнарның хезмәт хакы үсәргә тиеш».

Пенсия яшен арттыру турында

«Пенсия яшен арттыру турында карар әлегә юк. Карар булган очракта да, ул хәзерге пенсионерларга кагылмаячак».

Балалар өчен пособиеләр турында

«Өченче һәм аннан соң туган балалар өчен 3 яшькә кадәр пособие түли торган регионнар санын 60ка җиткерәчәкбез».

Хөкүмәтнең эшчәнлеге турында

«Проблемалар булуга карамастан, хөкүмәтнең эшчәнлеге канәгатьләндерерлек, дип саныйм. Гомумән, хөкүмәт ышанычлы эшли».

Президент сайлаулары турында

«Президент сайлауларына үз кандидатурамны үзем тәкъдим итәчәкмен. Әлбәттә, минем ил үсешенә булган карашымны уртаклашкан сәяси көчләр - партияләр һәм иҗтимагый оешмалар ярдәменә дә өметләнәм».

Трамп турында

«АКШ президенты Трампның ничек эшләвен мин түгел, ә аны сайлаучылар, ягъни Америка халкы бәяләсен. Ләкин аз вакыт эчендә ул җитди уңышларга ирешә алды дип саныйм».

intertat.tatar

http://beznen.ru/basma/2017-51/putin-babaymini/

 

 

Безнең соц. челтәрләргә кушыл ===>>> Инстаграм, ТикТок

__________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: