Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Путин 2024 елда Россия Президенты вазифасына кабат сайланачагын әлегә хәл итмәгән

Россия Президенты әлеге пробема хакында фикер алышуның тотрыклылыкны какшатуын әйтте.

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин дәүләт башлыгы вазифасына кабат сайланачагын әлегә хәл итмәгән. Ул CNBC (Америка) телеканалы алып баручысы Хедли Гэмблга кичә узган «Россия энергетика атналыгы» форумының пленар утырышы төгәлләнгәннән соң биргән интервьюсында шулай дип белдерде. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәбәрче Путиннан үзенең эшен дәвам иттерәчәк кеше хакында ни уйлавы һәм 84 яшькә кадәр (ягъни 2036 елга хәтле — Т-и иск.) дәүләт башлыгы булып калырга теләге бармы-юкмы икәнлеге турында сорады.

«Мин мондый сорауларга җавап бирмим, бу минем традицион җавап. Алдагы сайауларга кадәр әле шактый вакыт бар», — диде Россия лидеры.

Шул ук вакытта, Владимир Путин әлеге пробема хакында фикер алышуның тотрыклылыкны какшатуын әйтте. «Әлеге темага сөйләшүләр вазгыятьне какшата. Бөтен хакимият органнары, барлык дәүләт структуралары да ышнанычлы рәвештә эшләсен, киләчәккә тыныч карасын өчен вазгыять тотрыклы булырга тиеш», — дип аңлатты сәясәтче үз позициясен.

«Әйе, Конституция миңа моны эшләргә, алдагы срокка кабат сайланырга мөмкинлек бирә, әмма бу уңайдан әлегә бернинди карар да кабул ителмәгән», — дип сүзен төгәлләде РФ Президенты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев