Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Путин 2020 елдан Россиядә электрон хезмәт кенәгәләре кертү турындагы законны имзалады

Документны кәгазьдә куллану мөмкинлеге гамәлдән чыгарылмый.

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин 2020 елдан Россиядә электрон хезмәт кенәгәләрен кертә торган законга кул куйды, ләкин бу очракта документны кәгазьдә куллану мөмкинлеге кире кагылмый. Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында басылып чыкты.

Закон эш бирүчеләргә һәр хезмәткәрнең хезмәт эшчәнлеге һәм хезмәт стажы, шул исәптән биләгән вазифалары, башка эшкә күчерү, эштән азат итү һәм хезмәт килешүен туктату турында электрон рәвештә мәгълүмат җыю мөмкинлеге бирә. Әлеге мәгълүматларны эш бирүче ай саен Россия Пенсия фондының мәгълүмат системасына (ПФР) тапшырачак.

Закон нигезендә хезмәткәрләр эш бирүчедән үзләренең хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматларны кәгазьдә дә, электрон форматта да соратып алырга хокуклы булачак. Бу мәгълүматларны шулай ук күпфункцияле үзәкләрдән - кәгазь документ рәвешендә, Пенсия фондыннан - кәгазьдә яисә электрон документ рәвешендә, "Дәүләт хезмәтләре" порталын кулланып электрон формада алырга мөмкин булачак.

Закон 1 гыйнвардан үз көченә керә. 2020 ел дәвамында хезмәткәрләр эш бирүчегә тиешле гариза бирү юлы белән кәгазь документлар файдасына электрон хезмәт кенәгәләрен алудан баш тарта алачаклар. 2021 елдан хезмәт мөнәсәбәтләренә беренче тапкыр керүчеләр өчен электрон кенәгәләр генә алып барылачак.

 

Фото: http://news.kirovchanka.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев