Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Профессиональ балыкчы киңәшләре: “Балыкка барганда балык, йомырка һәм банан алырга ярамый”

Татарстанның балыклы сулыклары, һәр сезонга балыкчы киңәшләре, сынамышлар һәм иң дөрес уха пешерү ысулы турында “Татар-информ”га спиннингист Николай Ильин сөйләде.

– Николай, профессиональ балыкчы буларак, уңышлы ауның алтын кагыйдәсе дип нәрсәне атар идегез?

– Бик гади һәм уңышлы бер кагыйдә бар. Ул – тоттың икән, кире җибәр дип атала. Бу профессиональ балыкчыларга гына түгел, гомумән, һәвәскәрләргә дә кагыла. Ник дигәндә, балыкларга мөнәсәбәт начарая бара, балыклар елдан ел азая. Шуңа күрә әлеге кагыйдә теләсә нинди балыкчының беренче законы булырга тиеш. Бигрәк тә трофей балык булса, кире суга җибәрергә кирәк. Кызганычка, бездә әле бу тәртип кабул ителмәгән. Балыкчыларның күп өлеше матди якны күбрәк кайгырта. “Мин бит кармак, җим сатып алдым, вакытымны сарыф итеп, бензин әрәм итеп, су буена барып утырдым, нигә әле мин тоткан балыгымны кире җибәрергә тиеш?” дип уйлый. Балык тоту шөгыле зыян салырга тиеш түгел, табигатькә карата гадел булырга кирәк. Мин аңлыйм, кеше үзенә кирәк кадәр балык тота да, ашый, гаиләсенә алып кайта. Ә бит бездә центнерлап балык тотып, аны кая куярга белмичә, танышларга, күршеләргә тарату гадәте дә бар. Аларга исә балык кирәк түгел, әрәм итә, чыгарып ташлый. Шуннан соң ничек итеп, балык тоту шөгыле табигатькә каршы бармый дип әйтеп була?

– Сезонлы балык тотуның нинди үзенчәленләре бар? Кайсы ел фасылында нинди балыклар шәп каба?

– Һәр сезонның үзенең үзенчәлекләре бар, һәрбер ел фасылында балык үзен төрлечә тота. Суык көннәрдә балык тирәнрәк сулыкларга кача. Аларның ашау активлыгы да үзгәрә. Җәен балык актив була. Балыкчылар арасында шундый ялгыш фикер яши: җәен чуртан балыгы (щука) капмый, көз айларыннан гына эләгә башлый дип уйлыйлар. Чуртанны елның теләсә кайсы вакытында каптырып була. Көзен, кышка якынлашканда, балыклар бергә туплана. Шуңа күрә аны каптыру җиңелрәк дип уйлыйлар. Ә болай бездәге балыкларны теләсә нинди ел фасылында тотарга була. Искәрмә итеп, җәен балыгын (сом) һәм ак оптыны (жерех) гына атарга була, алар – җәйге балык. Судак, алабуга (окунь), чуртанны теләсә кайсы сезонда тотарга була.

– Балыкны ничек дөрес итеп тозларга һәм ысларга?

– Бу сорау күбесенчә профессиональ кулинарларга кагыла, билгеле. Әмма шуны әйтер идем. Мин – өченче буын балыкчы. Минем бабайлар Карелиядә туган. Алар өчен тозлы балык – фанера кисәге кебек кипкән, бөтен җиреннән тоз бөркелә. Ә Татарстанда ысланган балыкның йомшак булуын яраталар. Бабайлар тозлар алдынннан балыкны чистарта, эчен ала иде. Ә Татарстанда чистартмыйча гына тозлыйлар. Бу – һәркемнең шәхси эше.

– Спиннинг гадәти балык тотудан нәрсә белән аерыла?

– Беренче чиратта, спиннинг ул – динамика. Мин ни өчен спиннинг белән шөгыльләнәм? Миңа хәрәкәт ошый, бер урында утырырга яратмыйм. Спиннинг ул – эчке активлыкның көзгесе. Миңа калса, барлык спиннингистлар да табигате буенча шундый. Мин спиннингтан кала бер генә шөгыльдә дә балык тотудан алган кебек хисләр, кәеф, адреналин тоймыйм.


– Балыкчыларның үзләренә хас сынамышлары бар. Иң киң таралганнары нинди?

– Халык арасында киң таралган сынамыш ул – көймәгә балык, йомырка һәм банан алмаска. Күп вакытта без моңа ышанмыйчарак көләбез, әмма бер генә балыкчының да, спиннингистның да үзе белән шушы ризыкларны алганы юк. Белмим, бу сынамыш бәлки дөрес тә түгелдер. Әмма көлсәк тә, бу сынамышка тугрылык саклыйбыз. Шулай ук балыкка хатын-кыз һәм чиләк алырга да ярамый диләр. Әмма XXI гасырда бу сынамышлар актуальлеген югалта бара.

– Балыкларның активлыгы ай фазасына бәйләнгән диләр. Тулы айда балык яхшырак каба, имеш. Бу дөресме?

– Ай фазасының балыклар активлыгына тәэсир итүен күзәткәнебез бар. Тулы ай вакытында балык сизгеррәк була. Хәер, балык ул кешегә караганда болай да хислерәк җан иясе. Ай фазасы җирдәге процессларга йогынты ясый. Шуңа күрә, балык – җир шарының тулы хокуклы әгъзасы буларак, айның теләсә нинди тәэсирен сизә. Тулы айда балыклар активрак була.

– Балык активлыгы атмосфера басымы, явым-төшемнәргә дә бәйле дигән сүзләр бар. Боларында хаклык ни дәрәҗәдә?

– Бу да дөрес, 100 процент килешәм. Атмосфера басымы – балыклар активлыгына тәэсир итүче төп көч. Дөрес, атмосфера басымы төрле балыкка төрлечә тәэсир итә. Түбән басым булганда, кар ява башласа яки җил көчәйсә, кагыйдә буларак, чуртан балыгы активлаша. Алабуга балыгы семьялыгына керүчеләрне (судак, алабуга) югары атмосфера басымы күзәтелгәндә ауларга була. Ак балык, корбан балыгы эре тамчылы яңгыр яки тәңкә-тәңкә кар яуганда активлаша. Тәҗрибәле балыкчы, чыннан да, атмосфера басымы үзгәрешләренә игътибар итә. Көчле җил исә башласа, атмосфера басымы үзгәрүеннән тыш, сулыкның кислородка ихтыяҗы да үзгәрә.


– Балык нинди алдавычка яхшырак каба?

– Ерткыч балыкларны теләсә нәрсәгә тотып була. Бу – безнең әти-бабайлар заманыннан ук калган ялтыравыклы селкенмә алдавыч та, әйләнеп торучы алдавычлар да, хәзер киң таралган силикон алдавычлар да булырга мөмкин. Аз сулыклы, үлән үскән җирләрдә воблер тибындагы алдавычлар кулланыла. Тирән сулыклардан аулаганда силикон алдавычлар отышлы.

– Ә балыкларны нинди җим белән алдарга кирәк?

– Ерткыч балыкларны ашатырга кирәкми. Кайбер балыкчылар үзләре теге яки бу рецепт буенча алдавыч җимнәр ясый. Бүген балык тоту кирәк-яраклары сатучы кибетләрдә җимнең ниндие генә юк. Һәм мин шуны әйтер идем, аларның составы дөрес төзелгән, төрле витаминнар, аминокислоталар, төрле кушылмалар балыкның аппетитын ачуга корылган. Күпләр андый җим сатып алмый, теге яки бу ботканы үзе ясый. Әмма балыкны ашатып туйдырырга кирәкми, безнең максат – балыкны шул җим белән алдап китерү. Ә төрле ярма, кукуруз белән ясалган ботканы ашап балык туя һәм ул җирдән китә.

– Балык тоту өчен Татарстанның нинди сулыкларын аерым әйтер идегез?

– Бу – безнең республиканың ике зур елгасы – Идел һәм Кама. Теләсә нинди һәвәскәр балыкчы өчен әлеге сулыкларга килү – әйтеп бетермәслек бәхет. Татарстан – балык запасы белән мактанырлык төбәк. Дөрес, аларның саны кими барса да, әле чаң сугарлык түгел. Болардан тыш бездә Зөя, Мишә елгалары бар. Әмма мин балыклы сулыклар турында сүз чыккач, шуны әйтер идем - хөкүмәт тарафыннан җитди карарлар кабул ителергә тиеш. Ни өчен күп өлкәләрне үстерүгә җитәрлек караш бирелә, ә бу өлкә читтәрәк кала? Бер карасаң, балыкчылар федерациясе бар бездә. Әмма аңа игътибар бик аз. Узган ел мин көймәле спиннинг буенча Дөнья Чемпионатында судья вазыйфасын башкардым. Чемпионат кысаларында Эстония, Латвия, Италия җыелма командалары белән аралаштым. Һәм барысыннан да: “Сезнең якта контроль ничек?” дип кызыксындым. Бер генә илдә дә бездәге кебек бардак юк. Бездә инде ниндидер кагыйдәләр уйлап чыгарган булалар: 5 килодан артык тотмаска, диләр. Ә чынлыкта бер кеше дә карап йөрми. Балык тотучыларны елга ике тапкыр, әйтер идем хәтта бер тапкыр – язын, балыклар уылдык чәчкәндә тикшерәләр. Анда да ятьмәгә тотучы браконьерларны күрмиләр, нигездә, спиннингистлар зыян күрә. Чөнки бу вакытта балык яхшы каба, шул ук вакытта балыкчылар җәмгыятьләре аякка баса, тикшерә башлыйлар. Җайлы бит, эзләп йөрисе юк. Спиннингистны күрә дә килеп җәзага тарта. Бу – эш түгел. Чит илдә контроль гадел, штраф күләме дә зур. Моннан тыш, кайбер илләрдә халык үзе үк җәзага тарта. Әйтик, мин бүген чуртан балыгы тотып, социаль челтәргә куйганмын икән, мин инде – мөртәт, соң чиктәге кеше булырга тиешмен. Бездә дә бар андый төркемнәр, алар барысы да ачык, анда браконьерлар ятьмәгә күпме балык каптыруы турында мактана. Аны яшьләр дә, балалар да күрә. Бер кеше дә контрольгә алмый. Моңа минем күңелем әрни, без табигатьтән ничек булдыра алабыз – шулай файдаланабыз. Инде мин хәзердән үк хафаланам, болай дәвам итсә, безнең балалар Татарстанда балык таба алмыйча, каядыр, чит илгә барып каптырулары ихтимал. Дөрес, безнең елгаларда балык запасы җитәрлек әле, әмма ситуацияне кулдан ычкындырырга ярамый.

– Балык тотканда нинди куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәк?

– Балык тоткандамы, тотмагандамы, үз-үзеңне су янында тотуның кагыйдәләре бар. Су хаталарны кичерми. Беренче кагыйдә – аек булырга кирәк. Безнең халыкта балык тоту дигән сүз – дуслар белән су буена барып, салып утыруны аңлата. Икенчедән – үзең белән саклану чаралары алу кирәк – коткару жилетлары, түгәрәкләр. Өченчедән, табигать үзгәрешләренә игътибарлы булу сорала. Әйтик, балыкта вакытта яшен башланса, нишләргә? Яшен башланганда су янында торырга бөтенләй ярамый. Балыкка чыгып киткәндә, һава торышы шартларын исәпкә алырга кирәк. Кайберәүләр бит, ял көне икән, аны әрәм итмим дип, яңгырмы, җилме – чыга да китә. Бу кышын аеруча да мөһим. Күп кенә балыкчыларның башы бөтенләй кирегә эшлидер кебек тоела миңа кайвакыт. Теләсә нинди балык, ул нинди генә булуга карамастан, кеше гомеренә тиң түгел. Беркайчан да. Гаилә, әти-әни, хатын, балалар дигән кыйммәтләр бар. Аларга балык түгел, якын кешесенең исән-сау булуы кирәк.


– Балыкчыга нәрсә бүләк итәргә?

– Дөресен генә әйткәндә, балыкчының “О, бик шәп” дип шатланып кабул итә торган бүләген белмим. Ник дигәндә, балык тоту шөгыле – киңкырлы һөнәр. Балыкчылар дөньясыннан эксклюзив бүләк бирү бик катлаулы эш. Әгәр бу кеше балыкчылык белән күптәннән кызыксына, шөгыльләнә икән, бигрәк тә. Нәрсә бүләк итәргә дигәндә, аның нәрсә турында хыяллануын белергә яки балыкчылар кибетенә сертификат бүләк итәргәдер. Ул аңа үзенә кирәкле әйберен сатып ала. Шәхсән үзем шулай итәр идем һәм сертификатка шат та булыр идем. Хәтта кешенең спиннинг белән шөгыльләнүен белә торып та, аңа кыйммәтле, заманча спиннинг бүләк итсәң, ул аңа кирәк булмаска мөмкин.

– Бу сорауны сорамый бирми булдыра алмыйм: иң тәмле уханың сере нидә?

– Өч яшемнән бирле балык тоту белән шөгыльләнүче буларак, шуны әйтәм, иң тәмле уха – учакта пешкәне. Уха пешерүнең әллә нинди вариантлары бар. Әйтик, судак һәм чөгә балыгыннан (стерлядь) пешкән уха – патшалар ризыгы санала. Шулай ук шыртлакадан (ерш) пешкән уханың да тәме үзенчәлекле. Хәтта аны башка балыклар янына берне генә салсаң да, шулпа искиткеч тәмле була. Иң тәмле уха рецепты дигәндә, мин берничә балыктан, әйтик, судак, алабуга балыкларыннан көчле учакта пешкән уханы атар идем. Шулпаның тәмен катнашмалар белән бозмаска киңәш итәм. Балык, суган, бәрәңге, кишер – менә шул. Ухага төрле тәмләткечләр салып, балык тәмен бозучыларны аңламыйм. Ә газ мичендә әзерләнгән уха – уха түгел, ул гади балык ашы.


– Көзен балыкны күбрәк нәрсәгә каптыралар? Татарстанда көзге балык тотуның нинди үзенчәлекләре бар?

– Гадәттә, Татарстан өчен генә аерым үзенчәлекләр юк. Бу үзенчәлекләр Россиянең урта полосасына кагыла. Көзен балыклар тирән чокырларга кача башлый, ак балыклар бер күчкә берләшә, зур балыклар алар артыннан, ерткыч балыклар да тирәнгә китә. Көзен – балыкны тирән сулыклардан эзләргә киңәш ителә. Балыкларның миграция чоры башлана. Судак актив төстә күченә башлый. Җәй айлары белән чагыштырганда, балыкларның тормышы тамырдан үзгәрә. Вак балыклар оясына тап булсагыз, якында гына ерткыч балыклар да бар дигән сүз.

– Татарстанда балыкчылар арасында нинди бәйге һәм турнирлар үткәрелә?

– Бу безнең проблема да инде. Балык тоту спорты буенча республика федерациясе дигән орган бар, ниндидер чаралар да үткәрелә. Әмма аңа финанслар аз бүленә һәм шунлыктан бу өлкәгә яшьләр бик аз тартыла. Хәзер коммерцияле турнирлар күренә башлады. Өченче ел рәттән уздырылган “Тоталь спиннинг” зур кызыксыну уята. Бер тәүлек эчендә анда катнашырга теләүче 100 экипаж теркәлде. Шулай ук 30-50 экипаж чиратка куелды. Мин үзем шәхсән Яшел Үзән территориясендә, ике ел рәттән “Көзге ерткыч” (“Осенний хищник”) турниры оештырдым. Барлык чыгымнарны үзем күтәрдем. Шундый фестиваль-турнирлар үткәрә балыкчылар. Әмма балык тотучыларга, бу юнәлешкә игътибар бик аз. Бүген бездә халыкның 3%ы балыкчылык белән шөгыльләнсә, АКШта 35%. Анда бу өлкә нык үсеш алган. Шулай ук анда турнирлар да җитди һәм оешкан төстә үтә. Балыкчылык спортчылары җитди шөгыльләнә һәм акча да ала. Ә бездә балыкчылык спорты кагыйдәләре бөтенләй юк дәрәҗәсендә. Әгәр без балыкларны саклау, популяция мәсьәләсен күтәрәбез икән, табигатькә сакчыл караш булдыру өчен, яшьләрне дә җәлеп итәргә кирәк. Алар да белсен, теләсә кая йөргәнче, нормаль спорт төре белән шөгыльләнсен, файдасы зуррак булыр.

 

Автор: Чулпан ШАКИРОВА
Фото: Солтан Исхаков, Николай Ильинның шәхси архивы

https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев