Саба ТВ

Продюсер Фәнил Вакказов «Сабантуй» журналына онлайн язылган

Фәнил Вакказов балаларны татар итеп тәрбияләргә, татарча укытырга өнди.

(Казан, 12 май, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). «Без» телеканалы продюсеры Фәнил Вакказов «Сабантуй» журналына онлайн язылган. Бу хакта ул үзенең «Instagram» сәхифәсендә сөйли.

«Җайлы заманнар җитте, газета — журналларга өйдән чыкмыйча да язылырга була. Кечкенәдән татар газета-журналларын укып үстем. Балаларны татар телендә тәрбияләргә, укытырга телим. Шуңа күрә „Сабантуй“ журналына язылдым», — ди Фәнил Вакказов үзенең сәхифәсендә.

Фәнил Вакказов балаларны татар итеп тәрбияләргә, татарча укытырга өнди.

«Сез дә язылырга теләсәгез, http://tatmedia.ru/ сайтына үтегез! „Сабантуй“ журналы язылучылары арасында самокат та уйната», — ди ул.

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: