Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Президенттан нәрсә сорар идегез?

Быел Россия Президенты Владимир Путин белән "Туры элемтә" аша аралашу яздан җәйгә күчте. Аның булмый каламы икән әллә дигән шикләр булды, әмма халыкның сорауларына ул 15 июнь көнне җавап бирәчәк. Бу - унбишенче тапкыр уздырыла торган туры эфир. Беренче мондый форматта аралашу 2002 елда булды, ул чакта Владимир Путин 2...

Айрат ФӘЙЗРАХМАНОВ,

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары:


- Мин инде татар мәктәпләре, югары уку йортлары турында сорауны юлладым. Россия Конституциясе туган телдә белем алу хокукын гарантияли, әмма бу законны тормышка ашыру мөмкинлекләре аз. Татарстанда 1990нчы елларда татар мәктәпләре, бакчалары булдырылды, әмма БДИ кертелгәч, чыгарылыш имтиханнарын туган телдә тапшыру мөмкинлеге бетерелде. Мәктәпләр әкренләп татар теленнән арына башлады, югары уку йортларында милли төркемнәр юкка чыгып бара. Шул уңайдан Путинга милли мәктәпләрдә БДИны милли телләрдә тапшыруны мөмкин дип уйлыймы дип сорау юлладым. Федераль үзәккә караган университетларны республикаларда булган дәүләт телләрендә белем алуны булдыруны ничек оештырырга? Бу мәсьәлә дә бик мөһим.


Гөлинә САДЫЙКОВА, хуҗабикә, Теләче районы:


- Шөкер, барысы да бар. Эшләгәңә күрә тормышы да. Кем эшләми, шул ашамый дип өйрәтеп үстерделәр. Таң белән торабыз, кояш бату белән ятабыз. Абзар тулы мал-туар, яшелчә, җиләк-җимеш үстерәбез. Үзебезгә җитә, артканын кешеләр белән бүлешәбез. Авылларда да, шәһәрләрдә дә кешеләр начар яшәми, кемгә карама кәттә машинада җилдерә, ыспай киенгән. Шөкер, безнең республикада кешеләр җитеш тормышта яши, чөнки хезмәт сөябез. Аллаһы Тәгалә бирә. Ә Путиннан мин ник өйләнми йөри икән дип кызыксынып сорар идем. Аерылышканнарына инде шактый вакыт узды. Төрле очрашулар була, барысы да хатыннары белән, ә Россия Президенты үзе генә басып тора. Ялгыз яшәү авыр бит ул, күңелсез. Хәер, аның эше күптер.

Реклама


Наил ГАЗЫЙМОВ, пенсионер, Питрәч районы:


- Ел саен карыйм бу туры элемтәләрне, калдырганым юк. Күзәтәм, чагыштырам. Анда әйтелгән сүзләр тормышка аша бит. Бик файдалы чара дип саныйм. Үземнең мөмкинлек булса, ике сорау бирер идем. Берсе - эшмәкәрлек турында. Бездә урта һәм кеше эшмәкәрлекне үстерү турында күп сөйлиләр, әмма алга китеш юк. Киресенчә, эшләрен туктатучылар шактый. Ә бу - бюджетка салым кими дигән сүз. Ярдәм итәбез, диләр, ә нәтиҗә юк. Менә бу өлкәдә нинди конкрет адымнар ясарга мөмкин. Икенче сорау - пенсияләрнең күләме. Сугыш чоры, сугыштан соң туганнарның пенсияләре минималь. Чама белән 8-9 мең сум алалар. Мондый түбән пенсия белән ничек яшәп була? Коммуналь хуҗалык чыгымнарына түләсәң, акча "әллүр" дигән сүз. Менә бу мәсьәлә кайчан хәл ителәчәк дип сорар идем.


Наилә ҖИҺАНШИНА, Россия Мөслимәләре берлеге рәисе:


- Сорау биреп йөдәтмәс идем, ә менә рәхмәтләр әйтер идем. Аны телевизордан күргән саен Аллаһы Тәгаләдән Президентка көч-куәт, сәламәтлек бир, акыл-зиһенен арттыр дип сорыйм. Аның эше авыр, җаваплы, ял итәргә дә вакыты калмый. Россия - бүген дөньяда иң көчле дәүләтләрнең берсе. Тырышып эшләгән кешегә сораулар бирергә түгел, куәтләп торырга кирәк.

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев